+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 сентябрь 2016, 02:00

Тәртип һәм иминлек сагында

2 сентябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Патруль-пост хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Бу көнне 1923 елда НКВДның Үзәк административ идарәсе “Пост милиционеры инструкциясе”н бастырып чыгара. Әлеге документ пост хезмәтенең гомум положениеләре, хезмәткәрләрнең бурычлары һәм хокуклары турында бәян итә.

1926 елның җәенә патруль-пост хезмәте бүлекчәләре барлык шәһәрләрдә дә диярлек барлыкка килә. Бу вакытка ППС хезмәткәрләре өчен бердәм форма кертелә һәм аерым билгеләре дөнья күрә. Патруль-пост хезмәте бүлекчәләре урамда, бакчаларда, паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында тәртип сакларга тиеш була. Ул гына да түгел, ил җитәкчелеге җәмәгать иминлеген саклауны милициянең төп бурычы итеп билгели.

1962 елда КПСС Үзәк коми­тетының һәм СССР Министрлар советының “Совет милициясе эшчәнлеген көчәйтү чаралары турында” карары чыга. Анда аның төп бурычлары, дәүләт ида­рәсенең гомум системасында тоткан роле һәм урыны билгеләнә. Күп өлеше патруль-пост хезмәтен оештыруга багышлана. Бер елдан соң хез­мәтнең Уставы көченә керә.

2002 елдан башлап 2 сентябрьне Патруль-пост хезмәте оештырылган көн буларак билгелибез. Аның 5 меңнән артык хезмәткәре (байтагы үлгәннән соң) хокук тәртибен саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Патруль-пост хезмәте — Русия полициясенең күпсанлы бүлек­чәләренең берсе. Алар тәүле­генә 24 сәгать хезмәт итә һәм бәйрәмнәрендә иң матур теләк­ләргә һәм котлауга лаек.
Читайте нас: