1920 елның 19 июлендә Владимир Ленин карары белән Бөтенрусия наданлыкны бетерү буенча гадәттән тыш комиссия оештырыла. 1922 елда үткән РКП(б)ның V Башкортстан конференциясе үзенең махсус резолюциясендә, наданлыкны бетерү мөһим роль уйный, дип билгели. Наданлыкны бетерү буенча Бөтенбашкорт һәм Уфа губернасы Гадәттән тыш комиссияләре төзелә. Бу мөһим эшкә укытучылар, комсомоллар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җәлеп ителә.
1924 елда илдә “Долой неграмотность” (ОДН) җәмгыяте оештырыла, Башкортстанда аның бүлек-чәсе төзелә. Бу оешмага укытучылар, табиблар, инженерлар, хезмәт-кәрләр һәм укый-яза белүче комсомоллар керә. Аларны “культармеецлар” дип атап йөртәләр.
1930 елның 25 июлендә партия Үзәк комитеты “Мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирү турында” карар кабул итә. Бөек Ватан сугышы алды елларында халыкны укый-язарга өйрәтү төгәлләнә диярлек.
Партиянең өлкә комитеты һәм БАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән наданлык бетерелгән районнарны кабул итү оештырыла. Дүртөйле районы республикада иң беренче булып “тулысынча грамоталы район” исемен ала.
Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музеенда булганда, аның директоры Римма Имамова танышу өчен шагыйрь Бәдрүш Мокамайның хатлары сакланган калын булмаган папка бирде. Шушы папка эченнән саргаеп беткән, дәфтәр калынлыгындагы гына “Дүртөйле — тоташ грамоталы район” дигән кечкенә китап килеп чыкты. 1940 елда Башнаркомпростның өлкәннәр мәктәбе методик кабинеты тарафыннан Уфада “Башгосиздат”та нәшер ителгән китапта районда белем бирү, өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерүдәге эшчәнлеккә тирән анализ ясала. Әлбәттә, ул елларны тулысынча күз алдына китерү өчен китаптан алынган текстлар укучыга үзгәрешсез, тел-стиль үзенчәлекләре сакланган килеш тәкъдим ителә.
Китап Башнаркомпросның 1939 елның 16 ноябрендәге 239нчы приказы белән ачыла. Анда шушындый юллар бар: “Дүртөйле районының партия, совет һәм общественный оешмалары тарафыннан өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерүне тәмамлау буенча бик зур эш эшләнгәнен әйтеп үтәргә. Бары тик 1939 елның беренче яртысында гына Дүртөйле районында 3692 грамотасыз, 1024 грамоталы кеше укытылган һәм район хәзердән башлап тоташ грамоталы районга әйләнде. Хәзерге вакытта аз грамоталыларны укыту һәм латин алфавитыннан рус графикасы нигезендәге язуга кабаттан өйрәтү буенча эш киң рәвештә җәелдерелгән. Государство зур эшен уңышлы үтәү өчен БАССР хөкүмәте Башкортстан АССРы Совнаркомының 1939 ел, 23 апрель карары белән билгеләнгән беренче бүләкне Дүртөйле районына бирде. Шуңардан чыгып, приказ бирәм:
1. Дүртөйле районы партия, совет һәм общественный оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдерергә. 2. Район мәгариф бүлеге мөдире иптәш Алкинны 1000 һәм өлкәннәр мәктәбе инспекторы иптәш Даяновны 500 сум белән бүләкләргә. 3. Бөтен район мәгариф бүлекләрен Дүртөйле районы партия, совет һәм общественный оешмаларының грамотасызлыкны бетерүне тәмамлау буенча эш тәҗрибәләрен хезмәтчәннәрнең җыелышларында киң рәвештә тикшерергә һәм 1940 елда грамотасызлыкны бетерүне тулысынча тәмамлау өчен, бөтен грамотасызларны тулысынча уку эше белән чолгап алуга ирешергә. Башкортстан АССР Мәгариф Халык Комиссары М. Хәсәнов”.
“Бөек эш үтәлде” дигән беренче бүлектә Дүртөйле җиренең Октябрь революциясенә кадәрге чоры тасвирлана. Әлбәттә, ул вакытка хас рәвештә: “Патша Россиясендә Дүртөйле тирәсендә дә, башка җирдәге кебек үк, массаның грамоталылыгы турында нинди булса да дәрәҗәдә сөйләргә мөмкин түгел, ул вакытта яшәгәннәргә бик билгеле мәсьәлә. Нинди культура булсын соң? Ул чактагы Дүртөйле районында 4 мәдрәсә бар иде. Мәдрәсә дисәң хәтере калыр, дигән кебек, дип әйтерлек иде. Чөнки ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә:
“Мәдрәсә дип нәрсәләр
асырый агайлар җилкәсе,
Тап эче азган мөрит, мәҗнүн,
ишаннар хөлләсе”,– иде.
Чынлап та бу мәдрәсәдә азмы-күпме грамота сыман нәрсә алыр өчен башта әллә ничаклы дини агу алырга, күп еллар буенча расходлар тотып, анда укырга, бик күп дигәндә гарәп хәрефендә икмәклек-тозлык, кешене кунакка чакырып хат язарлык “грамота” алалар иде. Алары да бөтен авылда юк иде әле. Мәсәлән, Дүртөйле районында бары шундый 4 мәдрәсә бар иде. Аларда 200ләп кеше укый иде.
Ә кемнәр иде соң алар? Билгеле, кулак, мулла, бай балалары гына. Шул 200 кешедән бары 11 ярлы һәм урта хәлле керәстиян балалары иде.
— Мәдрәсәләрдә идән юарга, мич ягарга ничә кеше кирәк булса, ярлылар шул санда гына була иде, — ди элекке ярлы Габдулла Фатхуллин иптәш. Менә Өчбүлә авылындагы Мырзакай хәзрәт күпләрнең хәтерендәдер әле. Аның мәдрәсәгә ярлыларны укырга алу турындагы вәхшәтлекләрен әле дә сөйләп бетә алмыйлар.
— Мырзакай хәзрәткә укырга алуын сорап барган идем, — ди элекке ярлы Шәрипов Нурый. — “Ай саен ике пот иген бирерсең, җәй көне бер ярым дисәтинә ашлык урып бирерсең. Шуңа күнсәң мәдрәсәдә укырсың”, дип әйтте хәзрәт.
— Тагын берәр нәрсә сорамадымы? — дигәч: — “Бер тозланган каз бирерсең дә, аннан соң көз көне ашлык сугышырсың”, — диде, менә шул гына, — ди Шәрипов.
Шуңа күрә дә Дүртөйле районы авылларында грамоталы кеше йөз йортка 1-2 кешедән артмый иде. Кешеләр прошение яздырырга икенче авылларга “писарь” эзләп китәләр иде. Газета уку, театр, кино турында сөйләп тә торасы юк. Бөтен районда югары катлам тарафыннан 2-3 данә “Вакыт” газетасы алына иде. Халык сәламәтлеген саклау муллалар өшкерүенә һәм им-томчыларның хорафатларына кайтып кала иде. Шуңа күрә дә районда авырулар хөкем сөрә иде... Патша Россиясе вакытында “культураны” шулай гына характеризовайть итәргә мөмкин. Билгеле, ул чакта районда тоташ грамоталылыкка ирешү турында хыял итәргә дә мөмкин түгел иде. Бөек Октябрь Социалистик революциясе булгач, хезмәтчән халыкларның азатлыгы, хуҗалык фронтында яңа баштан төзелү белән генә калмыйча, культура фронтында да революция ясалды.
Башкортстанның алдынгы районнарының берсе буларак, Дүртөйле районында революциядән соңгы елларда бигрәк тә Сталинчы ике бишьеллыкта, культура фронтында гигант эшләр эшләнде. Хәзер Дүртөйле районында 416 укытучы, 12496 бала укый торган 74 мәктәп бар. Урта мәктәпләрдә генә 2000нән артык бала укый. 73 колхоз кызыл почмагы, 56 клуб, 63 драмтүгәрәк, тавышлы 5 кино, күп санда радиоприемник, 5 больница, унлап врач, 12 акушерка, меңнәрчә данә газета, журнал һәм китаплар — болар барысы Октябрь Социалистик революциясенең җимешләре. Барсыннан да күрсәткечлерәге — район 1939 елның беренче маена тоташ грамоталы районга әйләнде һәм бу бәхеткә ирешү белән район партиягә, хөкүмәткә һәм сөекле юлбашчыга рапорт бирде...”
Арытаба партиянең Дүртөйле район комитеты һәм аның җитәкчелеге (секретарьлары — Нурисламов, Казыйханов һәм Шәңгәрәев), район башкарма комитетының (рәисе — Тимергалиев), район мәгариф бүлеге (мөдире — Алкин), укытучылар союзының район комитеты (рәисе — Хаков), ВЛКСМның Дүртөйле район комитеты (секретаре — Абсаликов), культармеецларның, башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларының, комсомолларның, түләүле укытучыларның (район буенча барысы 26 кеше), җәмәгать методистлары, лекторларның грамотасызлыкны бетерүдә башкарган эшләре, эш алымнары санап үтелә. Бу мөһим эштә, әлбәттә, район укытучылары зур роль уйный һәм сүлпәнлек күрсәтүче Үткен авылы укытучыларына шелтә эләгә: “Районда барысы 290 культармистан 240 кеше укытучылар булды. Алар җәмәгать эше тәртибендә грамотасыз 2653 кешене грамотасызлар мәктәбендә укытып чыгарып, аз грамоталылар мәктәбенә укырга күчерәләр, шулай итеп бөтен укытылган укучылар саныннан 73 процент укытучылар көче белән укытылган. Дүртөйле район укытучылары районны тоташ грамоталы итү өчен көрәштә гүзәл эш өлгеләре күрсәттеләр һәм бу почетный эшне намус белән үтәделәр. Чөнки алар социализмнан акрынлап коммунизмга күчү чорына кергән вакытта хезмәтчәннәрнең грамоталы булуларының ни кадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлыйлар. Әлбәттә бу мөһим көрәш фронтында укытучылар арасында да вак буржуа кирелеге күрсәтүчеләр, кыенлыклардан куркучылар булды. Бу турыда Үткен ТБУМы (тулы булмаган урта мәктәбе) мисал булып тора. Бу мәктәпнең 15 укытучысы олыларны укыту эшенә катнашмады. Грамотасызларны һәм аз грамоталыларны укыту мәсьәләсе тикшерелгән һәрбер киңәшмәдә бу коллективтан мәктәп директоры Шәрипов, укыту эшләре мөдире Нәбиуллин һәм башка укытучылар да ыңгыраштылар. Олыларны укытырга комачаулык иткән объектив сәбәпләр табарга тырыштылар. Ләкин большевистик тырышлык аларның бу кирелеген дә җиңде. Үткендәге грамотасызлык тавы юылып ташланды. Монда авыл комсомоллары хәлиткеч ярдәм күрсәттеләр. “Игенче” колхозында (Иске Кәңгеш) комсомолка Нәҗибә Гәрәева 1938 елда 2 кешене, 1939 елда 11 кешене укытып чыгарды. Хәзерге вакытта 22 кешедән торган аз грамоталыларны укыта. Аны яхшы эш күрсәткечләре өчен колхоз правлениесе бүләкләде. Ә Үткен авылында комсомолецлар 14 грамотасыз кешене укырга-язарга өйрәттеләр. Дүртөйле районы колхозларында мондый комсомолецлар күп”.
Китапта “Урал” колхозы (Миңеште авыл советы) грамотасызлыкны бетерү өчен ничек көрәште”, “Элекке грамотасызлар идарә эшләренә үрләтелделәр” һәм “Сөземтәләр һәм бурычлар” дигән бүлекләр бар. БАССР Халык Комиссарлары Советының 1939 ел, 23 апрель карары нигезендә грамотасызлыкны бетергән районнарны кабул итү буенча республика Комиссиясе 1939 елның 7 июнендә акт төзи. Бу актта шундый юллар бар: “Республика Комиссиясе тарафыннан 31 майдан алып 5 июньгә кадәр район комиссиясеннән Дүртөйле районында грамотасызлыкны бетерүне тәмамлау мәсьәләләре буенча материаллар кабул итү үткәрелде. Комиссия членнары тарафыннан 16 авыл советы, район активы тарафыннан 9 авыл советы тикшерелде. Тикшерү сөземтәсендә түбәндәгеләр дөрес дип табылды: Дүртөйле районында 50 яшькә кадәре булган бөтен грамотасызлар 1939 елның 1 маена, нигездә, һәм Башкортстан АССРның 20 еллык юбилеена тулысы белән укытылганнар. Шушы елның гыйнварына районда грамотасызлар мәктәбе программасын үтәгән кешеләр 4000 булган. Шулардан, 401 читкә эшкә китүчеләрдән һәм авыручылардан башка, 28 авыл советыннан һәм 96 колхоздан торган 3599 кеше укытылган, Дүртөйле районында хәзердән башлап грамотасызлар юк инде. Шулай итеп, Дүртөйле районы республикада беренче район булып тоташ грамоталы районга әйләнде...”
1939 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРы Халык Комиссарлары Советының 1741нче санлы карары чыга. Анда: “... Башкортстан АССР Халык Комиссарлары Советының “Укый-яза белмәүчелекне бетерүне төгәлләгән районнарны кабул итү һәм бүләкләү турында”гы 1939 ел, 23 апрель карары билгеләнгән беренче бүләк — җиңел автомашина, мотоцикл һәм 5000 сум акча белән Дүртөйле районын бүләкләргә. Район Советы башкарма комитетларының һәм шәһәр Советларының председательләрен, БАССР халкы арасында укый-яза белмәүчелекне тиз арада бетерүне төгәлләү өчен Дүртөйле районы үрнәгендә чын-чыннан большевистик көрәш оештырырга мәҗбүр итәргә”, — диелә. Шулай итеп, 1940 елның 1 маена Дүртөйле районы Башкортстанда беренчеләрдән булып наданлыкны бетерүгә ирешә.
1967 елдан ЮНЕСКО карары белән 8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белүне тарату көне билгеләнә.