+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 сентябрь 2016, 02:00

“Кешеләр, уяу булыгыз!”

“Кайнар нокта”ларда ел саен дистәләгән матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәренең гомере өзелә.Халыкара журналистлар оешмасының 4нче конгрессы карары белән 1958 елның маенда булдырылган истәлекле дата 1943 елның 8 сентябрендә фашистлар тарафыннан җәзаланып үтерелгән чех журналисты Юлиус Фучик истәлегенә багышлана.

Гомумән, ялкынлы публицист: “Кешеләр, уяу булыгыз!” дигән ораны белән халык хәтерендә калды. “Элмәктә язылган репортаж” китабы исә 1950 елда Халыкара тынычлык премиясенә лаек булды.

Халыкара теләктәшлек көне дә Юлиус Фучик кебек журналистларны искә алуны күздә тота. Әйткәндәй, журналист һөнәре хәзер дә иң куркынычы булып кала. Дөньяның барлык төбәкләрендә дә диярлек матбугат хезмәткәр­ләренә һөҗүмнәр, янаулар оештырыла, һөнәри бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелүчеләр дә күп. Халыкара журналистларны яклау комитеты мәгълүматлары буенча, планетабызның төрле төбәкләрендә 2014 елда – 61, 2015 елда 41 матбугат хезмәткәре һәлак булган.

Халыкара оешма экспертлары 2014 елда журналистлар өчен иң куркыныч төбәк булып Сүрия торуын билгеләде, биредә 17 жур­налистның гомере өзелгән. Икенче урында — Ирак һәм Украина, бу илләрдә матбугат хезмәткәр­лә­реннән бишәр кеше үтерелгән. Журналистлар өчен хәвефле төбәкләрдән шулай ук Сомали, Израиль, Пакистан, Әфганстан, Парагвай һәм Бразилия күрсәтелә. 2015 елда киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен хәвефле илләрдән Франция, Сүрия, Көньяк Судан, Бангладеш, Йәмән, Мексика аталган.

Украинадагы сугыш Русия журналистлары арасында зур югалтуларга китерде. Атап әйткәндә, гәзит хәбәрчеләре һәм телевидение хезмәткәр­ләреннән дүрт журналист һәлак булды. Болар – Андрей Стенин, Анатолий Клян, Игорь Корнелюк һәм Антон Волошин.

Журналистларның халыкара теләктәшлек көнендә дөньяның барлык төбәклә­рендә иҗади конференцияләр, һөнәри форумнар үткәрү гадәткә керде. Аларның төп максаты – каләмдәшләр һәм коллегаларны искә алу, һәлак булган журналистларның гаиләләренә теләктәшлек белдерү, ярдәм күрсәтү.

2013 елда Русия Журналистлар берлеге секретариаты тарафыннан Анна Политковская исемендәге “Камертон” милли премиясе булдырылган иде. Югары бүләк кеше хокукларын яклау һәм матбугат азатлыгы өлкәсендә зур казанышларга ирешкән журналистларга бирелә.
Читайте нас: