Бу бәйрәмнең кайчан һәм ничек килеп чыгуын беркем дә белми. Ләкин шунысы бәхәссез: әлеге һөнәрнең тамырлары шактый борынгы. Тарихта иң оста чәчтарашларның берсе булып мисырлылар санала. Алар париклар йөрткән, чәч бөдрәләтергә маһир булган, гомумән, башларындагы чәч катламына игътибарлы булулары белән аерылып торган.
Һәр чорда чәч тарауның, бизәүнең үз үзенчәлекләре булуын беләбез. Урта гасырларда хатын-кыз чәчен толымлап үрү белән мавыкса, XVIII гасыр чәчбикәләренең башында чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләре, әкәмәт корылмалар пәйда була: йортлар, кораблар, бакчалар... Аннан инде прическалар гадиләнә төшә.
Татар хатын-кызлары бүген, башкалар кебек үк, чәчен кистерергә, буярга ярата, ягъни чәчтараш белән шактый еш очраша. “Чәчкәйләрең толым-толым” дигән сүзләр җыр текстларында гына калып бара дисәң дә, озын толымлы кызларыбыз кайчак ил күләмендә дә балкып ала.