Чөнки бүгенге кәрваннар, башлыча, диңгез белән бәйле. Хәзер күп илләр үзләренең миллионнарча доллар торган кыйммәтле йөкләрен кәрван итеп ташырга омтыла. Бу, әлбәттә, соңгы чорда чәчәк ата барган диңгез пиратларының активлыгы белән аңлатыла — алар, гадәттә, ялгыз корабларга һөҗүм итә. Кәрван сүзе безнең гасырга кадәр ике йөз еллап элек барлыкка килә. Ул чакта, шулай ук, юлбасарлардан куркып, зур юлга күмәкләп чыкканнар. Төп транспорт булып ерак араларны ашамый-эчми узарга сәләтле чүл дөяләре торган, әлбәттә. Тарихтан Кытай белән Урта Азияне бәйләгән “ефәк юлы” билгеле. Бу юл озакламый безнең дәвердә яңадан тергезеләчәк — асфальт түшәлгән Пекин — Мәскәү юлы Башкортстанның берничә районы аша узачак.