+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 сентябрь 2016, 02:00

“Алтын боҗра” — үзебездә!

27 сентябрьдә дөньяда Халыкара туризм көне билгеләнә. Ул 1979 елда Бөтендөнья туризм оешмасы тарафыннан булдырыл­ган. Ә бу оешманың үзенә исә 1925 елда ук нигез салынган. 1970 елның 27 сентябрендә Испаниянең Торремолинос шәһәрендә әлеге оешманың уставы кабул ителгән. Шул дата, тугыз ел үтүгә, ягъни, 1979 елның 27 сентябрендә, халыкара туризм көне итеп билгеләнә башлаган. Русиядә исә ул 1983 елдан башлап билгеләнә. Бу көнне дөньяның төрле почмакларында төрле чаралар үтә: тематик кичәләр, бәйгеләр, конференцияләр оештырыла, турларга ташламалар ясала. Русиядә ел саен эчке туризмны үстерү буенча яңа идеяләр туып тора. “Башкортстанның алтын боҗрасы” проектын оештыручы Айнур Галәветдинов аларны тормышка ашыру һәм республикага туристларны күбрәк җәлеп итү турында сөйләде.

Проект турында
Агымдагы елның августында без гаилә дусларыбыз белән республиканың иң кызыклы истәлекле урыннарында булдык. Көнчыгыш төбәкне аеруча яхшы үзләштердек. Арытаба көньякка юнәлеш тотабыз. Проект кысаларында туристларны җәлеп итү өчен 14 үзәк билге­ләнде. Проектның асылы — республикада туризм юнәлешен, ял итү зоналарын, сәламәтләндерү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарын берләштерүдә. Төп бурыч — кешеләрдә Башкортстанга сөю хисе уяту һәм аларны патриотик рухта тәрбияләү. Бу эш барлык категория гражданнар арасында да алып барылырга тиеш.

Безнең төбәкнең үзенчәлеге шунда — ул Европа белән Азия чигендә урнашкан. Бездә төрле климатик зоналар бар, моны кадерли белергә кирәк. Туган төбәкне, туризмны, табигатьне, беренче чиратта, үзебез яраткан очракта гына Русия һәм чит ил халкы да бездә еш кунак булыр.

Балачактан яраттым

Кешенең яраткан шөгыле балачакка барып тоташа. Мин кечкенәдән үк карт­­әни һәм картәти янына авылга еш кайта идем. Ә анда — себерке бәйләү, җиләк-җимеш, гөмбә җыю, балык тоту. Нәкъ шул вакытта миндә табигатькә сөю хисе туды. Мәктәптә укыган елларда да сыйныф җитәкчесе укучылар өчен еш кына туристик походлар оештырды. Шуны да билгеләргә кирәк, 90нчы елларда турлар һәм тиешле инфраструктура юк иде. Әмма, шулай булуга карамастан, укытучыбыз ел саен безне Башкортстан һәм Русиянең иң күркәм урыннарына алып барды.
Бүген минем дусларым күп. Безне актив тормыш рәвеше алып бару бер­ләштерә. Мәсәлән, биш елда без бик күп мәгарәләрдә булдык. Уралның иң зур Сумган-Котык мәгарәсенә төшү онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.

Киләчәккә күз ташлап

ШОС һәм БРИКС саммитлары үткән­нән соң, башкалада туризм өчен инфраструктура югары дәрәҗәгә күтәрел­де. Әмма республикада һәр район үзенчәлекле. Бездә истәлекле урыннар күп. Аларны тирә-якка таныту өстендә эшләргә кирәк.

Әлеге вакытта “Башкортстанның алтын боҗрасы” проектында 50 кеше катнаша. Алар — төрле һөнәр ияләре. Шул ук вакытта, Ерак Көнчыгыш һәм Ставро­польдә дә мондый проектлар тормышка ашырыла. Илдә эчке туризм һәрдаим үсешә. Ә безнең төп бурыч — Ватаныбызны ярату һәм аны дөньяга таныту. Шулвакыт туристлар агымы да артачак.
Читайте нас: