+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 сентябрь 2016, 02:00

Котыру чире куркыныч

Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне аны контрольдә тоту буенча Глобаль альянс башлангычы белән гамәлгә ашырыла һәм 2007 елдан башлап билгеләнә.

Бу көн авыру таралуга һәм аның нәтиҗәләренә игътибарны көчәйтергә чакыра. Дата юкка сайланмаган — 1895 елда бу көнне котыруга каршы вакцина уйлап табучыларның берсе, күренекле микробиолог Луи Пастер вафат була. Котыру чире (икенче исеме гидрофобия) инфекцион авырулар арасында аерым урында тора, чөнки ул — үлемгә китерүче чир. Әгәр аны йоктырган кешегә беренче сәгатьләрдә үк ярдәм күрсәтелмәсә, ул һичшиксез үләчәк. Альянс күрсәткечләре буенча, ел саен дөньяда 55 мең кеше котыру чиреннән вафат була. Бу ун минут саен бер кеше дигән сүз.

Русиядә дә бу яктан хәлләр имин түгел: хайваннар эпидемиягә дучар булган төбәкләрдә авыруның үсеш тенденциясе күзәтелә. Иң хәвефле төбәкләр — Көньяк һәм Үзәк федераль округлар. Дөньяда котыру чире 150дән артык илдә очрый. Шул ук вакытта әлеге авыруны туктата торган хәвефсез һәм нәтиҗәле вакцина да бар. Ул җәнлек тешләгәннән соң берничә сәгать эчендә ясалса, кеше үлми. Статистика буенча, мондый вакцина ел саен 15 миллион кешегә ясала. Шулай да, кыйммәт булуы сәбәпле, үсеш юлына яңа аяк баскан илләрдә яшәүчеләр аларны алалмый.

Бөтендөнья котыру чиренә каршы көрәш көнендә күптөрле чаралар үтә. Белгечләр кешеләрне кисәтә, авыруны булдырмау чаралары хакында сөйли.
Читайте нас: