Нигә 27 сентябрь? Чөнки 1863 елда нәкъ шушы көнне Петербургта беренче балалар бакчасы ачыла. Аны ачучы — педагог Аделаида Семеновна Симонович. Ул вакытта бакчага 3-8 яшьлек балаларны алалар һәм алар белән төрле уеннар үткәрәләр, “Әлифба”, саннар белән таныштыралар. Аделаида Семеновна балалар бакчасын мәктәпкә әзерләү урыны дип кабул итә һәм сабыйларның физик һәм психик үсешенә бик зур өлеш кертә. Тормыш иптәше белән бергәләп хәтта “Балалар бакчасы” дигән журнал да чыгарга башлыйлар, анда исә кечкенәләргә белем-тәрбия бирү проблемаларына багышланган язмалар басыла, авторлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бакчалар түләүле була. Ә иң беренче түләүсез балалар бакчасы Русиядә 1868 елда барлыкка килә, 1918 елдан алар дәүләт мәгариф системасына карый башлый.
Гомумән, “балалар бакчасы” дигән сүз немец теленнән алынган,”kindergarten” дигән терминны әйләнешкә беренче балалар бакчасын ачучы немец педагогы Фридрих Фребель кертә. Статистика буенча бүген Русиядә 60 меңнән артык балалар бакчасы бар һәм аларда 1200 меңнән артык кеше хезмәт сала.
Тәрбиячеләрнең бала тормышында тоткан роле турында сөйләп торасы бар микән? Миңа калса, алар — бер генә түгел, ә биш йөрәкле кешеләр. Чөнки кеше баласын ярату, бөтен вакытыңны, гомереңне аларга багышлау өчен никадәр изге күңелле булырга кирәк! Алар балаларның холкы формалашуга, сәләтләре ачылуга, тирә-якны танып белүгә, туган якны сөючеләр итеп тәрбияләүгә әйтеп бетергесез өлеш кертә.