1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен илбасарлар берничә юнәлештә фронтны өзә. Ачылган урыннарга танк дивизияләре кертелә. Көнбатыш, Брянск һәм Резерв фронтларының төп көчләре чолганышта кала (1 миллионга якын кеше һәлак була һәм әсирлеккә эләгә).
Катлаулы хәл килеп туа. Агрессор танклары зур тизлек белән башкалага якынлаша. 1941 елның 12 октябрендә Дәүләт оборона комитеты (ГКО) Мәскәү тирәсендә һәм шәһәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Моның өчен йөзләрчә мең мәскәүле мобилизацияләнә.
15 октябрьгә немецлар Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәрдә паникага юл куймау өчен Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла.
1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә. Артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование Ставкасы Мәскәү янына Ерак Көнчыгыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.
Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Алар “Чигенергә урын юк, артта — Мәскәү!” лозунгы астында сугыша. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатыла. Мәскәүне бер омтылу белән алу нияте уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор И. Панфиловның (1892-1941) дивизиясе, Волоколам юлында вермахтның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмен кире кагып, зур батырлыклар күрсәтә.
1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия дошман көтмәгәндә контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстен булмаса да, ул немец гаскәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә.
Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 меңләп кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый. 1942 елның 7 гыйнварына немец гаскәрләре Мәскәүдән 100-250 чакрымга чигенергә мәҗбүр була.
Соңрак Германия генераллары Мәскәү янында җиңелүне урыс кышының техника һәм солдатлар өчен һәлакәтле кырыс шартлары белән аңлата. Әмма немецларның яшен тизлегендәге сугыш планы өзелүенең һәм вермахтның кышкы шартларда сугышырга мәҗбүр булуының төп сәбәпләре Кызыл Армиянең көчле каршылык күрсәтүеннән һәм СССР җитәкчеләренең илбасарларга каршы тору буенча катгый чаралар күрүеннән гыйбарәт.
Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмамлануы Германия армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны челпәрәмә китерә. Ул Германия һәм аның союздашлары басып алган территорияләрдә халыкларның фашизмга каршы хәрәкәте үсүгә этәрә.
Кызыл Армиянең уңышларында совет солдатларының һәм офицерларының каһарманлыгы аеруча зур роль уйный. Бомбардировщиклар эскадрильясе командиры, капитан Н. Гастелло һәм аның экипажы — лейтенантлар А. Буденюк, Г. Скоробогатый һәм өлкән сержант А. Калининның батырлыгы киң таныла. 1941 елның 26 июнендә аларның бомбардировщигын дошман уты сафтан чыгара, ләкин очучылар үлемне әсирлектән өстен күрә һәм дөрләп янган самолетны немец танклары өстенә юнәлтәләр. 1941 елның 7 августында Мәскәү янында барган һава сугышында лейтенант В. Талалихин үзенең истребителе белән дошман бомбардировщигын таранлый. Соңыннан аның батырлыгын күп кенә совет очучылары кабатлый.
Һөҗүмнәр вакытында Кызыл Армия сугышчылары иптәшләрен коткару бәрабәренә еш кына үзләрен корбан итә — дошманның ут нокталарын гәүдәләре белән каплыйлар. Мондый батырлыкка барган кызылфлотчылар А. Ваганов һәм С. Санин, сержант В. Васильковский, кече лейтенантлар А. Халин һәм И. Шевляков, рядовойлар А. Шешков һәм Я. Падерин, якташыбыз А. Матросов һәм башкаларның исемнәре тарихка кереп калды.