+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 сентябрь 2016, 02:00

Ышанычлы юлдашыбыз булырмы?

Интернетсыз яшәүне бүген күз алдына да китерү кыен. Ашарга пешерергә кирәк икән — рецептлар, ремонт ясау өчен — файдалы киңәшләр, чирләп китсәң, дәвалау ысуллары тәкъдим итә, кыскасы, теләсә нинди сорауга да җавап бирергә әзер Интернет.

Бигрәк тә шәһәр кешесе өчен Интернет бетү дөнья бетү белән бер. Авыл кешесе дә үзен “Одноклассники”, “Контактта” челтәрләрендәге дусларыннан башка ялгыз тоя хәзер. Интернет безнең өчен укытучы да, киңәшче дә, психолог та, табиб та, дизайнер да, реклама белән тәэмин итүче һәм эш эзләүче дә.

1998 елның 30 сентябрендә Русиядә Интернет белән кулланучылар исәбен алганнар. Мондый кешеләр бер миллион булган. Исәпне оештыручы “IT Infoart Stars” компаниясе шушы көнне Русиядә бәйрәм — Интернет көне итеп билгеләргә тәкъдим иткән. Сез дә Интернетсыз яши алмыйсыз икән, бу көнне бәйрәм итәргә онытмагыз!
Читайте нас: