Ганди 1869 елның 2 октябрендә индус гаиләсендә туа, ул сәүдәгәрләр (банья) кастасына карый. Аның әтисе кечкенә Порбант кенәзлегенең (әлеге вакытта Гуджарат штаты) баш министры була. Лондонда юридик белем алгач, Ганди 1893-1914 елларда Көньяк Африкадагы һинд фирмасында юрист-киңәшче булып эшли. Ул вакытта бу илдә 100 меңнән артык һинд кешесе яши. Приторийда ул үзен беренче тапкыр сәясмән буларак таныта. Аның җитәкчелегендә раса буенча кимсетүләргә каршы һинд мигрантларының демонстрацияләре үтә. Үз максатларына ирешү өчен Ганди көч кулланмыйча каршы якка йогынты ясау ысулы – сатьяграханы (тәрҗемәсе “хакыйкатькә омтылуда ихтыярлы булу”) тормышка ашыра. Ул Лев Толстойны үзенең укытучысы һәм остазы дип исәпли.
1915 елда туган иленә кайткач, Ганди “Сабармати-ашрам” сатьяграханы өйрәтү үзәге ача, көч кулланмыйча гына зур кампанияләр үткәрә. 1920 елда ул Һиндстан милли конгрессында төп фигурага әйләнә. Гандиның тактикасы Британия учреждениеләренә, судларына бойкот игълан итүдән гыйбарәт була, митинг, пикет, хартал (ябык лавкалар) һәм демонстрацияләр үтә. Бу ысуллар колониаль хакимиятне чарасыз калдыра, Һиндстан шартларында зур нәтиҗә бирә. Һиндлыларның Британия колониаль идарәсенә каршы көрәшнең төп кампанияләре 1920-22, 1930-31, 1932-34 һәм 1942 елларда була. 1947 елның 14еннән 15 август төнендә Һиндстан бәйсезлек яулый.
Ганди гаять дини кеше була. Ул кешегә иман туганда ук бирелә, кешеләрнең Алланы төрлечә танып белүе, ышануы адәм баласының табигатеннән дигән фикердә тора. Ганди дини капма-каршылыкларга каршы чыга, индуслар һәм мөселманнар арасында татулыкны саклауга көч сала. Ул касталар системасына да каршы була, “кагылгысызлык” институты индуизмның рухи традицияләренә туры килми дип исәпли. Шул ук вакытта Гандиның тарафдарлары арасында аның тәгълиматы белән килешеп бетмәүчеләр дә була. Аның сәнәгать производствосы һәм төзеләчәк җәмәгать строенда һәр кеше алачыкта яшәргә һәм очсыз тукымадан кием киеп йөрергә тиеш дигән фикерләрен тулысынча кабул итмиләр.
Гандины туган илендә “милләт атасы” дип атап йөртәләр. Аның портретын Һиндстанның кәгазь акчаларында күрергә мөмкин. Һиндстанда Гандины Махатма – “бөек рух” дип атыйлар.
Ганди 1948 елның 30 гыйнварында Делиның мөселман кварталларын җимерүгә каршы 17нче мәртәбә ачлык игълан иткән вакытта һәлак була. Аны индус фанатигы үтерә.
Тамиланд штатында Ироду шәһәреннән ерак түгел урнашкан Сентхампалаям авылында Махатма Гандиның гыйбадәтханәсе эшли. Аны ачу уе Субраманья Вайяпури исемле тукымалар белән сату итүче сәүдәгәрнең башына килә. Сәүдәгәр 1996 елда панчаятка ягъни авылның урындагы үзидарә органына “милләт атасы”ның гыйбадәтханәсен ачарга кирәк дигән тәкъдим белән килә. Вайяпуриның тәкъдимен авылдашлары хуплый. Бер миллион рупийга якын акча җыялар.
Гыйбадәтханәне елганың биек ярында төзиләр. Махатма Ганди һәм аның хатыны Кастурбаиның кара таштан ясалган 50-60 сантиметр биеклектәге сыннары гыйбадәтханәнең үзәгенә урнаштырылган.
“Милләт атасы Махатма Ганди һәм анасы Кастурбаи” гыйбадәтханәсендә 8 сәгать 30 минутта, төш вакытында һәм 18 сәгатьтә гыйбадәт үтә. Йоланы ике бертуган-жрецлар Пракаш һәм Каннан үти. Алар сыннарны Бхавани елгасы суы белән юа, чәчәк гирляндалары белән бизи. Жрецлар йола вакытында күптапкырлар индусларның изге текстларын кабатлый. Игътибар белән тыңлап торсаң, аллалар исеме урынына Гандиның исеме кабатлануын аңлап була. “Милләт атасы”ның туган һәм үлгән көннәрендә таш потларның өстенә сөт, хуш исле су һәм бал сибәләр. Гандиның киеме һәм Кастурбаиның төсле сарилары көн саен алмаштырыла. Аларны аена бер тапкыр юалар.