83,6 килограмм авырлыгындагы аппаратны С. П. Королев җитәкчелегендәге галимнәр төркеме ясый. Ул, ракета ярдәмендә орбитага чыгарылып, җиһан киңлекләрендә 92 көн, ягъни өч ай сәяхәт итә, 1440 әйләнеш ясап, 60 миллион километрга якын ара үтә. Аның радиотапшыргычлары старттан соң ике атна дәвамында эшли. Аппаратның радиосигналын Җир шарының теләсә кайсы ноктасында ишетергә мөмкин була. Ул барлык дөнья алдында Советлар Союзының фәнни һәм техник көчен генә исбатлап калмый, галимнәр ясаган исәпләүләрнең, техник карарларның дөреслеген дә раслый, ионосфераны, атмосфераның югары катламнарының тыгызлыгын тикшерергә мөмкинлек бирә. Америка Кушма Штатлары СССРның космик уңышын 1958 елда гына кабатлый ала.
Бу очыш, һичшиксез – тарихи вакыйга. Һәм әлеге көн Халыкара астронавтика федерациясе тарафыннан 1967 елда хаклы рәвештә Кешелекнең космик эрасы башлану көне дип игълан ителгән.