Кино ахырында гомерен шушы хезмәткә багышлаган кыз, тәрбиягә алган кечкенә баласын күтәреп: “Якты киләчәктә илдә җинаятьчеләр булмаячак, шул рәвешле милициянең дә кирәге калмаячак!” дигән сүзләр әйтә. Кызганычка каршы, ул вакытта илдә чәчәк атып кына килгән җинаятьчелек әлеге балага гына түгел, аның оныкларына да җитте...
Җинаятьчеләрне эзләүнең үзәк идарәсе 1918 елның октябрендә оештырыла. Шул елдан “тәртипне җинаятьләрне тикшереп һәм бандитизмга каршы көрәшеп саклау өчен” милициянең урындагы органнарында махсус бүлекчәләр эшли башлый. Озак еллар бу хезмәт үсешә һәм камилләшә.
Уголовный розыск — Эчке эшләр министрлыгының зур һәм мөһим бүлекчәләренең берсе. Аның хезмәткәрләре ел саен җинаять эшләренең 70 процентын ача: шуның 20 меңе — үтерү, 45 меңе — талау, 130 меңе — урлашу. Моннан тыш, алар ел саен хәбәрсез югалган 70 мең гражданны һәм 120 мең җинаятьчене эзләп таба.
Бүлекчәнең бурычлары — криминалитетны власть структураларына якын җибәрмәү, террорчылык актларын кисәтү, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш, коралның законсыз әйләнеше каналларын ябу.