Сез дә шундый хатлар яза идегезме? Ә конвертка “Лети с приветом, вернись с ответом!” дип өстәргә онытмый идегезме? Сагынулар белән сугарылган бу кәгазь битен конвертка салганда, хат ташучы, гәзиткә төреп, аны капка ярыгына кыстыруын, суга барган әнкәй, күреп алып, чиләк-көянтәләрен җиргә куеп, йотлыгып укуын күз алдына китерә идегезме? Нинди матур гадәт безнең арадан мәңгелеккә китеп бара, ахрысы. Хәзер һәркемнең кесәсендәге телефон аша кабатланган: “Сәлам! Хәлләр? Ярар, пока! Давай!”га калдык. Әлбәттә, беркем дә фәнни казанышларны кире кагарга җыенмый, әмма аларның кайберләре кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең югалуына китерә түгелме?
Шәһәр транспортында барганда игътибар иткәнегез бармы икән, яшь егет һәм кызлар бер-берсенә күтәрелеп тә карамый – барысы да телефонына текәлгән. Күпләре җитәкләшеп урам әйләнүдән, “смситься итүне” артык күрә, виртуаль дөньяда алар үзләрен кыюрак тоя, ә аннан чыкса, югалып калырга да мөмкин. Очрашып йөри башласалар да, күбесенең мәхәббәт түгел, ә интернетта яралган мөнәсәбәтләр... Их, бер тапкыр гына булса да почта мөһере сугылган конвертта килгән мәхәббәт хаты алсыннар иде дә бит!
Кешелек тарихында хатлар һәрвакыт зур роль уйнаган. Аны балчык чүлмәк ватыкларына, каен тузына да, пергамент, соңрак кәгазьгә дә язганнар. Кешелек тарихында иң зур пергамент хатны ХIV гасырда төрек солтаны Сөләйман алган. Аның озынлыгы – 10, киңлеге 7 метр. Ул әлеге Әнкара этнография музеенда саклана. Ә Стокгольм Почта музеена килүчеләр 23х36 миллиметрлы хатны күрә ала. Аның барлык штемпель, мөһерләре дә бар.
Һади Такташ узган гасыр башында “Киләчәккә хатлар” поэмасын иҗат итә. Автор аны 10 бүлектән торган әсәр дип башласа да, өчесен генә язып өлгерә.
...Киләчәккә хатлар барып җитә,
Ә үткәнгә хатлар бармыйлар.
Совет чорында да күпләр “киләчәккә хатлар барып җитә” дигән ышаныч белән яшәгән. 2000 елда “Артек” пионер лагереның 75 еллыгын билгеләгәндә хәзерге үсмерләргә алтмышынчы еллар пионерларыннан капсуладагы хат ачыла. Анда Советлар Союзының барлык төбәкләреннән җыелган 1200 пионер 40 елдан соң дөнья халыкларының барысы да тынычлыкта яшәр, кешеләр Айга очып барып йөрер, ә “Артек” лагереның үз космодромы булыр дигән ышаныч белдерә.
2045 елның 9 маенда Мамаев курганда Бөек Ватан сугышы яугирләренең киләчәк буынга хаты салынган капсула ачылачак.
Әлеге заманда да бу традиция саклана, аның бүгенге көн таләпләренә якынрак булганнары да бар. Әйтик, интернеттагы бер порталда һәркем, берничә елдан ачу шарты белән, үз-үзенә, яки үзеннән соң киләчәк буынга хат язып калдыра ала. Аны илтеп тапшырырга хат ташучы инде кирәкми.
Ә бит бар иде почта сумкасы аскан мөлаем апалар! Авылның төрле башында яшәүчеләр атналар буена күрешә алмаса, хат ташучы һәркемне көн саен күреп тора иде. Бәлки шуңа да алар авыл халкына аеруча якын, үз кешегә әйләнде. “Араларның ераклыгын кем якынайта?” дип юкка гына җырламый идек бит. Хәзер дә аларның почта сумкасы буш түгел түгеллеккә. Әмма анда хатлар сирәгрәк күренә, гәзит-журналлар саны да азайганнан-азая...
Иртәгә башланачак “Бөтендөнья хат атналыгы”нда якыннарыбызга булган ихлас хисләрне кәгазь битләренә төшереп, конвертка салып юлласак, яраткан басмабызга язылып куйсак, без теләгән заман озак көттермәс.