+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 октябрь 2016, 02:00

Яшәеш – кешелек кулында

Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне — 1979 елда Европадагы кыргый табигатьне һәм тереклек мохитен саклау турындагы Берн конвенциясе кысаларында барлыкка килә. Аның максаты — кешелекнең игътибарын планетадагы фаунаны саклап калу проблемаларына җәлеп итү. Мәсьәлә бик җитди. Әйтик, безнең эраның ХIХ гасыры дәвамында Җир шарында имезүчеләрнең — 150 һәм кошларның 139 төре юкка чыккан.

Кызганычка каршы, планетада фауна һәм флорада тереклек төренең әкренләп кимүе Европага гына хас түгел. 1992 елда кыргый хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклап калу проблемаларына багышлап үткәрелгән БМО конференциясе дә моны ачык дәлилли.

Соңгы 500 елда гына, мәсәлән, җир йөзеннән үсемлек һәм хайваннарның 800гә якын төре югалган. Әлеге вакытта да юкка чыгу куркынычы янаган тереклек ияләре һәм үсемлекләр аз түгел. Рәсми чыганакларга караганда, ел саен планетада аларның җитмештән артык төре юкка чыга. Мондый югалтуда кешеләрнең гаебе бар. Мәсәлән, Ру­сиядә 2014 елда теркәлгән 151 меңгә якын янгында — 10 меңнән артык, 2015 елда 153,5 мең янгында 10,5 меңләп кеше үлгән. Фа­җигадә күпме хайван, кош үлүе, үсемлекләр дөнья­сына китерелгән зыян теркәлмәгән.

Җиргә кояштан килүче ультрашәмәхә нурлары да зур зыян сала. Алар планетаны саклаган озон катламы “тишекләре” аша үтеп, тереклек яшәешенә куркыныч тудыра.

Кешенең рәхимсез эшчәнлеге дә тереклек мохитенә кире йогынты ясый. Тимер сыныклары, көнкүреш нефть — химия калдыклары-һәммәсе яшәешкә куркыныч тудыра.

6 октябрьдә дөнья халкы игътибарын табигатьне саклау, экологиягә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү проблемаларына юнәлтү максаты куела.

Башкортстанда да аеруча сакланган табигый урыннар бар һәм алар республика территориясенең гомум мәйданының 7,3 процентын тәшкил итә. Иң зурлары — “Башкортостан”, “Шүлгәнташ” һәм “Көньяк Урал” тыюлыклары. Алардан кала, Милли парк, өч табигый парк бар. Фауна һәм флораның табигый мохитен саклауга, шулай ук, 16 зоологик, 4 ландшафтлы, 9 ботаник дәүләт заказниклары зур өлеш кертә. Башкортстанда терек­лекнең яшәеш урыннарын саклауда 181 табигать һәйкәленең һәм дистәләрчә савыктыру курортларының да роле зур.
Читайте нас: