Гашура сүзе гарәпчәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган.
Дин тарихыннан күренгәнчә, Гашура көненә күп төрле бәхетле очраклар туры килә. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Җир һәм Күкне, дүрт фәрештәне бар итә; Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсе кабул була; Юныс пәйгамбәрне балык карыныннан коткаралар; Ибраһим пәйгамбәр туган; Гайса пәйгамбәр күккә ашкан; Муса пәйгамбәр фиргавеннән котылган; су басканнан соң Нух көймәсе Җудин тавы янында туктаган һәм башкалар.
Шигыйлар, Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәен (626-680) мөхәррәм аеның унынчы көнендә җәзалап үтерелү сәбәпле, бу вакытны матәм көннәре буларак билгеләп уза.
Бер хәдистә язылганча, Гашура көнендә ураза тоту мөселманны үткәннәрдәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан сафландыра. Ә бу көнне бирелгән сәдака бөртеге өчен дә Аллаһы Тәгалә Өхөд тавы кадәр әҗер бирер диелә.
Шуңа Гашура көнендә сәдака бирәләр, балаларны, якыннарны шатландыралар, догалар укыйлар һәм башка саваплы гамәлләр кылалар. Ә менә имам Хөсәен мәрхүм булуга бәйле рәвештә шигыйларның үз-үзләрен җәзалау йолаларының ихластан табынуга катнашы юк, ди сөнни голәмәләре.