+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 октябрь 2016, 02:00

Командир — корабның төп коралы

Рәсми рәвештә “Су өсте, су асты һәм һава корабы командиры көне” дип йөртелүче бәйрәм, Русия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие боерыгына ярашлы, 2007 елның 8 октярендә кертелә.

Истәлекле датаны булдыру башлангычы белән илнең ветераннар ассоциацияләре чыгыш ясый. Тәкъдимне “Адмираллар клубы” төбәк оешмалары да хуплый.

Бәйрәм көненең 8 октябрьдә билгеләнүе тарихи вакыйгаларга, атап әйткәндә, Наварин диңгез сугышына бәйле. Анда бер яктан — Русия, Англия һәм Франциянең берләштерелгән эскадралары, икенче яктан төрек-мисыр флоты катнаша. 1827 елның 8 октябрендә Наварин бухтасында үткән диңгез бәрелеше 4 сәгать бара һәм “безнекеләрнең” җиңүе белән тәмамлана.

Русия флоты кораблары арасында беренче ранг капитаны Михаил Лазарев җитәкчелегендәге “Азов” флагман корабы экипажы зур батырлык күрсәтә, төрек флотының 5 корабын юк итә. Алыш барышында “Азов” нык зарарлана, шуңа да карамастан, бәрелеш азагына кадәр су өстендә кала. Зыян күргән корабны 1828 елда гына сафка бастыра алалар. Тиңдәшсез батырлыгы өчен “Азов” корабы Георгий флагы белән бүләкләнә.

Наварин диңгез сугышында җиңү Русия империясенең Балкандагы хәлен нык яхшырта, ахыр чиктә исә 1828-29 еллардагы урыс-төрек сугышында да җиңүгә китерә.

Кораб командирының осталыгына, диңгез сугышы барышында тактик хәлне яхшы белүенә күп нәрсә бәйле. Ул үзенең корабының техник мөмкинлекләрен яхшы белергә, өстенлекләрне максатлы кулланырга тиеш. “Азов” корабы капитаны Михаил Лазарев Наварин алышында үзен нәкъ шундый командир итеп күрсәтә.

Командир көнендә су өсте, су асты һәм һава кораблары экипажлары командирларын бәйрәм белән котлый. Әлеге бәйрәмгә туры китереп, командирларга һөнәри бүләкләр тапшыру да гадәткә кергән.

Читайте нас: