+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 октябрь 2016, 02:00

Гыйлем дөньясы, белем чишмәсе

Мәктәптә гел генә үзенә тартып торучы күңелгә якын бер урын бар. Юк, юк, ашханә түгел, берсеннән-берсе серлерәк китаплар дөньясыннан торучы китапханә ул. Зур тәнәфестә булсынмы, дәрестән соңмы, китап сөюче укучыларны нәкъ шунда очратырга була. Һәрхәлдә, элек шулай иде. Шуңа да мәктәп китапханәсенең үз бәйрәме булуына бер дә аптырыйсы юк.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан ок­тяб­рьнең дүртенче дүшәм­бесендә билге­ләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһә­миятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.

2008 елның октябрендә беренче тапкыр мәктәп китапханәләре айлыгы оештырыла. Акциягә Русия дә кушыла һәм әлеге айлык “Көн кадагында — мәктәп китапханәсе” девизы астында үтә. Шул елда китапханә айлыгының традицион программасына нигез салына. Аңа мәктәп китапханәчеләре съезды, “педагог-китапханәче” һөнәрен презентацияләү, ветеран китапханә­че­ләрне тәбрикләү, семинар, конкурс, кон­ференция, күргәзмә, авторлар белән очрашу, китаплар җыю кебек чаралар керә. Әлеге мөһим чараларга китап­ханәчеләр генә түгел, укытучылар да, укучылар һәм аларның әти-әниләре дә ихлас кушыла.

Русиядә бу айлыкның иң зур чарасы булып Псков өлкәсенең Пушкин тыюлыгында үтә торган Мәктәп китапха­нәчеләре форумы санала.

Әлбәттә, бүген укучылар тормышын яңа технологияләр яулап алса да, мәктәпнең бер почмагында урнашкан китапханәнең ишекләре алар өчен һәрчак ачык, ә андагы китаплар якын сердәш булып калсын иде.
Читайте нас: