“Кәгазьне нәтиҗәле файдаланырга өйрәник!” — халыкара “кәгазьсез” кампаниянең төп тезисы шундый. Чара бөтен дөнья күләмендә октябрьнең дүртенче пәнҗешәмбесендә уза. Бу көнне икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәт салучы әйдәүче компанияләр кәгазьне файдасыз кулланудан котылу тәҗрибәсе белән уртаклаша, бу юнәлештә үз акцияләрен оештыра.
Халыкара кәгазьсез көннең максаты — тәгаен мисаллар ярдәмендә табигать ресурсларын саклау технологияләрен тәкъдим итү. Бу акция табигатькә генә түгел, эшчәнлекнең үзенә дә файдалы. Документлар әйләнешенең электрон технологияләрен куллану, эшчәнлек процессларын оптимальләштерү оешмаларга кәгазьне саклауга, бастыру һәм транспортлауга тотынылган чыгымнарны кыскартырга мөмкинлек бирә.
Статистика мәгълүматлары буенча, бер тонна кәгазьне кабаттан эшкәртү 17 агач, 26000 литр су, 3 кубик метр җир, 240 литр ягулык һәм сәгатенә 4000 кВт электрны саклый. Һәм дөньяда кәгазьне куллану масштабларын күзәтсәң, бу проблеманы тик коллектив рәвештә җиңеп чыгып булуы аңлашыла. Соңгы 20 елда кәгазь тотыну күләме 26 процентка арткан. Тулысынча кәгазьдән баш тарта алмаячакбыз, билгеле. Әмма дәүләт югарылыгында гына түгел, һәр кеше үз мисалы белән дә табигатьне саклауга зур өлеш кертә ала.
Әйткәндәй, әлеге акциягә һәркем кушылырга мөмкин. Һәм билгеләнгән көнне генә түгел, ә һәрвакыт!
Шунысы кызыклы:
* Бер елда 768 миллион агачтан эшләнгән офис кәгазе кулланыла.
* Бер офис хезмәткәре елына 160 килограмм кәгазьне чүп савытына ыргыта.
* Барлык кәгазь документларның 45 проценты 24 сәгать эчендә чүп савытына ыргытыла. Шул ук вакытта, агач кисү күләмнәре аларның табигый рәвештә үсүеннән берничә тапкыр артык.