+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 октябрь 2016, 02:00

Арысланнар көтү белән йөрми...

ВЛКСМ бүген үзенең 98 еллыгын билгеләр иде.Хәтеремдә, узган гасыр­ның 80нче еллары уртасында, без, пионер галстуклары тагып, мәктәп коридорларыннан йөгереп йөргән дәвердә, хулиганрак малайларның берсе мине тотып алып, укытучы-фәлән күренмиме дип, алан-йолан карангач: – ВЛКСМ сүзенең, чынлыкта, ничек озынайтылганын беләсеңме? – дип сорады. Аннары:– Возьми Лопату, Копай Себе Могилу! – дип, үз соравына үзе җавап биреп, “вәт, кызык иттем моны!” дип шаркылдап көлә-көлә, ары йөгергән иде.

Заманында кулаклар уйлап чыгарган бу гыйбарәдәге “көрәк” сүзенең мәгънәсен әле генә аңладым. Комсомол оешмасы­ның асылын аң­лат­кан икән бит бу корал. Үзегез уйлап карагыз: гражданнар сугышында большевикларга хакимият яулап алып биргән­нән соң, комсомоллар, кәйлә-көрәк күтәреп, илнең икътисади куәтен күтәрүгә керешә, Магнитка, ДнепроГЭС, Беломорканал төзелешләрен алып бара, соңрак Бөек Ватан сугышында һәлак була. Беренче комсомолларның балалары сугыштан соңгы елларда, аталары юлыннан китеп, чирәм күтәрә, янә шул көрәк-кәйлә белән БАМ төзи, ә иң “акыллылары”, җылы кәнәфиләргә җәелеп утырган яшь чиновниклар, акчаны көрәк белән көрәргә өйрәнә. Тиздән алар “өлкән агалары” – КПСС җитәк­челегенә дә менеп утырды. Өйрәнгән “гыйлем­нәре” инде үз балаларына зур файда китерде – алар бабаларының хәләл көче белән туплаган ил байлыгын үзләре төзегән төрле акционер оешмалары, ширкәт­ләр, банклар арасында бүлгә­ләп, СССР дигән дәүләтне таптый-таптый көрәк белән күмеп куйдылар. 1990нчы елларда “кинәтбай”-олигархларга әверелгән Березовский, Гусинский, Ходорковский, Абрамович кебек шәхес­ләрнең биография­сенә күз салсаң, аларның һәм­мәсенең дә комсомолдан үсеп чыгуын күрер­гә мөмкин. Көрәк белән акча көрәп, ил байлыгын бүлгә­ләргә шунда өйрәнгәннәр булып чыга инде...

Мин үзем ВЛКСМга 1989 елда кабул ителдем. Ул вакытта оешма исеме өстендә бернинди романтик ореол да калмаган иде инде, җәмгыять­тә булган ихтирамы да ташка үлчим иде. Комсомол җитәк­че­ләренең күпчелеге алыпсатарлыкка кереште, илдәге беренче бизнесменнар да алар арасыннан чыкты. Шуңа күрә мин бу оешмага мәктәптә пионер галстугы тагып йөрмәс өчен генә кердем. “Огонек”, “Пульс”, “Аргументы и факты” кебек либераль карашлы, тарихның күп сәхи­фәләре өстен­нән серлелек пәрдә­ләрен алып ташлаган басмаларны йотардай булып укыгангадыр, күрәсең, тиздән минем бу оешмадан тәмам күңе­лем кайтты. Һәм мин (мәктәп директоры малае!) 1990 елда үз теләгем белән комсомолдан чыктым. Бу “олы” югалтуны ВЛКСМ да күтәрә алмады булса кирәк, 1991 елда, үзен тудырган илдән аз гына иртәрәк, җан тәслим булды...

Әйе, комсомол оешмасы Совет иле белән бергә туды, бергә үсте, бергә бакыйлыкка күчте. Илнең бу чордагы барча казанышлары да, югалтулары да комсомол исеме белән бәйләнгән. Тарихка караш ташласак, 1918 елның 29 октябрен­дә эшче һәм крестьян яшь­ләренең 1нче Бөтенрусия корылтаенда Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) оештырыла. 1924 елдан ул – Русия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) дип атала башлый. Оешманың эшчәнлеге Коммунистлар партиясе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскә­ри берлекләрен­дә башлангыч комсомол оешмалары төзелә. Оешманың иң югары органы — Бөтенсоюз съезды. Ул ВЛКСМның Үзәк Комитетын сайлый. Пленумнарда Үзәк Комитетның бюросы, секретариаты сайлана. Комсомолга әгъза буларак 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.

Комсомол дәүләт һәм җәм­гыять эшләре белән ида­рә итүдә, яшьләрне тәрбия­ләүдә, сәяси, халык хуҗалы­гына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар партиясе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазыйфасы аң-белемле, хез­мәт сөючән, төрле яктан әзер­лекле коммунизм төзүчеләр­не, чын патриотларны тәрбия­ләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буынны пролетар интернационализм принципларына тугрылык рухында тәрбия­ләү­гә омтыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хез­мәт­тә үрнәк күрсәтергә, бе­лем­нәрне, мәдә­ниятне үзләш­терергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиеш була. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтен­союз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә, орден-нар белән бүләк­ләнә.

Ләкин “үзгәртеп кору” мәң­гелек дип саналган идеологик кануннарны челпәрәмә китереп, комсомолны да юк итте. ВЛКСМ­ның 1991 елның 27-28 сентяб­рендә узган XXII Гадәттән тыш съездында оешма үзенең тарихи вазыйфасын үтәгән дип бәяләнелде һәм таратылды. Бу исә җитәк­челекнең эчтән череп таркалганлыгын күрсә­түче бер факт иде, чөнки делегатларның 80 процентын төрле төбәк­ләрдәге ВЛКСМ аппараты вәкилләре тәшкил итте. Ягъни оешма җитәк­че­ләре үз-үзләрен юк итеп, ВЛКСМны яшьләр бер­лек­ләре федерациясе итеп үз­гәрт­те һәм оешманың барча мал-мөлкәтен үзара бүлеш­те.

Оешма нигә шулай тиз юкка чыкты соң? Моның төп сәбәбен комсомол оешма­сының тулаем марксизм-ленинизм идеология­сенә корылып, аның шул идеологияне яшьләр арасында таратучы һәм пропагандалаучы булып хезмәт итүеннән күрергә кирәк. Коммунистик партия үзенең Конституциядә бер­кетелгән “совет җәмгыятен әйдәп баручы авангарды” ролен югалткач, аның яшьләр “ка­нат”ына да ихтыяҗ калмады. Шулай итеп, бер әйбер ачыкланды: баксаң, дистә еллар дәвамында комсомол оешмасы яшьләр мәнфә­гатьләрен түгел, ә рәсми идеологияне яклаган икән бит! Идеология юкка чыгу белән, ВЛКСМның да кирәге бетте. Нәкъ Галимҗан Ибраһи­мов­ның “Тирән тамырлар” әсә­рен­дәгечә, “сәвит үз баласын үзе ашады”.

Бүген хәтта рәсми даирә­ләрдә дә ВЛКСМны яңа идеологик нигезгә корып, оешманы яңадан тергезү омтылышы ачык сизелә. Янәсе, ул үсеп килүче буынны патриотик рухта тәр­бия­ләячәк. Кирәкме бу? Белмим. Ләкин шәхсән үзем бала­ларымның, сафка тезелеп, җитәк­челек сызган юлдан тайпылмыйча, каядыр – билгесез “якты киләчәккә” атлауларын һич кенә дә теләмим. Көтү белән йөрергә алар сарык түгел. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзул­лин сүзләре белән әйтсәк, “арысланнар көтү белән йөрми”...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.


Комсомол – әйдәүче көч

СССРның иҗтимагый-сәяси яшьләр берлеге ил үсешенә зур өлеш кертте.

Комсомолның туган көне уңаеннан якташларым, яңа тормыш төзүдә катнашкан актив яшьләр хакында язып үтәсем килә.

Авылдашым Нурлыгаян Ихсанов Дүртөйле районында беренче комсомолецлардан санала. Ул 1919 елда укырга керә. 1920 елның февралендә комсомол сафына кабул ителә, укуын дәвам итә алмыйча Үткенгә кайта. Туган авылындагы яшьләрне комсомолга керергә өнди, ярлылар арасында эш алып бара. Харис Басыйров, Хаматша Булатов һәм Гата Латыйпов косомол эшендә актив катнашалар. 1921 елда шушы кешеләрдән торган база ячейкасы төзелә. Гаян Ихсанов икмәк хәзерләүдә яхшы җитәкчелек иткән өчен — комсомол костюмы, авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру планын үтәгән өчен велосипед белән бүләкләнә. Ул Бөек Ватан сугышында да катнашып, исән-сау авылга әйләнеп кайта, бик күп медальләр белән бүләкләнгән.


1924-25 елларда Исмаел, Анастасьино һәм Андреевка волостьларында комсомол оешмалары төзелә. Үткен, Өчбүлә һәм Дүртөйле авылларында РЛКСМның авыл ячейкалары оештырыла. Үткен комсомол ячейка­сының җаваплы секретаре итеп ВКП(б) әгъзалыгына кандидат, РЛКСМның волком секретарьлары курсын тәмам­лап кайткан Хәсән Таҗетдинов сайлана. Партячейкадан аңа ярдәм итү максатында коммунист Л. Тупиев беркетелә. Волком бюросының шушы ук утырышы карары белән Дүртөйле халык йорты комсомол ячейкасы карамагына бирелә. 1925 елда Өчбүлә, Яңа Кәңгеш, Суккул, Бәйгелде һәм Иске Солтанбәк авылларында да ячейкалар ачыла. Юкәлекул авылында 1929 елда Лотфулла Назифуллин җитәкчелегендә төзелгән комсомоллар ячейкасы халык арасында абруй казана.

1926 елда Үткен авылында 6-7 комсомолецны берләштергән оешма-ячейкага Хәмис Камалов җитәкчелек итә. Хәмис Камал улы ул чорда иң алдынгы карашлы яшьләрнең берсе, авылның беренче комсомолецы була. Ул — 1932 елдан КПСС әгъзасы, 1940 елның 9 гыйнварында Дүртөйле районы гәзите, “Ярыш”ның беренче би­тендә “хезмәт ияләре депутатла­рының беренче сессиясендә район Советы башкарма комитетына сайлауларда Хәмис Камалов секретарь итеп сайланды” дигән хәбәр басыла. Арытаба ул Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, аннан соң төрле җаваплы вазыйфалар башкара. 1949-51 елларда Благовар район Советы башкарма комитеты рәисе була. Хәмис Камал улы хаклы ялга киткәнче Зианчура районы Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Пенсиягә чыккач, Уфада яши.

Суккул урта мәктәбе укучыларына юллаган хатында Хәмис Камалов менә нәрсә дип яза: “Ул елларда авылда гәзит-журнал алдырган кеше юк, радио турында әйтеп тә торасы түгел. Шуңа барлык аңлату эшләрен халык белән очрашып алып бардык. Үткен авылы­ның комсомол ячейкасы секретаре итеп сайланганда миңа нибары 16 яшь иде. Аңлату эшләре өчен һәр уңай моментны файдаландык. Авыл халкына яңалыкларны таратуда кызлардан Фәйзә Тимергалина, Мөгал­лимә Сәфәрова актив ярдәмче булдылар”.

Авылның актив комсомол яшьләре Нурлыгаян Ихсанов, Фазыл Юнысов, Фәйзелгаян Ибраһимов, Зәйнулла Сәфәров, Харис Басыйров партия оешмасы җитәкчелегендә авылда зур эшләр башкара. Алар җыелышлар үткәрә, яшьләргә белем бирү, өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерү, партия һәм хөкүмәтнең карарларын халыкка аңлату эшләре алып бара. Хезмәттә үзләре дә барча кешеләргә үрнәк күрсәтә, эш планнарын 150 процентка, 2 тапкыр арттырып үти.

1935 елдан Гаян Ихсанов, Фазыл Юнысов һәм башка актив яшьләр беренче спектакльләр куя башлыйлар, алардагы кызлар рольләрен дә егетләр үзләре башкара. Авылыбыз яшьләре турында “Ярыш” гәзитенең 1938 елның 4 апрель санында түбәндәге эчтәлекле язма басыла: “Союздан тыш яшьләр арасында политик тәрбия эшләрен көчәйтү нәтиҗәсендә, соңгы бер-ике ай эчендә генә Үткен тулы булмаган урта мәктәбе комсомол оешмасында алдынгы яшьләрдән 16 кеше комсомол сафына алынды. Комсомол оешмасы тарафыннан оештырылган политик уку түгәрәкләрендә комсомолецлардан һәм союздан тыш яшьләрдән 58 кеше укый. Пропагандистлар укырга йөрүчеләр өчен дәресләр башланыр алдыннан информацияләр үткәрәләр”.

Чынлап та ул чорда авыл яшьләре гаять актив була, республика, ил белән бер сулышта яши, бер генә сәяси кампаниядән, чарадан читтә калмый. Район гәзитенең 1938 елның 18 август санында “Ленин-Сталин партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланырбыз” исеме астында Үткен авылы комсомоллары һәм союздан тыш яшьләре җыелышы резолюциясе басыла. Анда шушындый юллар бар: “Без, “Кызыл таң” колхозы яшьләре, Япон самурай­ларының яңа провокацион максат белән, тынычлык теләүче социалистик ватаныбызның җиренә керүләрен ишетү белән япон провокация ясаучыларына ныклы протест белдерәбез. Сөекле юлбашчыбыз, даһиебызның: “Без тынычлык ягында торабыз һәм тынычлык эшен яклыйбыз. Ләкин без янаулардан куркмыйбыз һәм сугыш уты кабызучыларның ударына удар белән җавап бирергә әзербез», дигән сүзләрен барлык яшьләр бер авыздан кабатлыйбыз. Котырынган япон сугыш чукмарларының оятсыз рәвештә ясаган провокацияләренә җавап итеп, без быелгы мул уңышны югалтусыз, кыска срок эчендә уңышлы үтәп чыгарга сүз бирәбез. Партия, хөкүмәт карарларын киң массага аңлату эшен үз биеклегенә куеп, коммунистлар партиясе һәм халыкларның сөекле юлбашчысы тирәсенә тагын да тыгызрак тупланачакбыз”.

Бу чорда барлык комсомол оешмаларында яшьләрне Кызыл Армиягә әзерләү бара. Яшьләр арасында “Ворошилов укчылары” әзерләнә, алар ГТО, ГСО, ПВХО нормаларын тапшыра.

Бөек Ватан сугышы елларында Үткен авылы кешеләре, яше-карты, бөтен ил халкы кебек үк, көнне төнгә ялгап эшли. Авылыбызның актив яшьләре кайбер башлангычларның әйдәүчесе ролен дә үти. Мисал өчен, 1942 елның декабрь аенда “Ярыш” гәзитендә “Комсомолец Башкирии” исемендәге танклар колоннасы төзү фондына” дигән язма басыла. Анда шундый юллар бар: “Комсомолның Үткен авылы тулы булмаган урта мәктәбе каршындагы башлангыч оешмасы инициативасы белән “Комсомолец Башкирии” исемендәге танк колоннасы төзү фондына акча җыю эше башланды. Биредә комсомолецлар көче белән (комсомол оешмасы секретаре иптәш Ихсанов, ул драмтүгәрәк җитәкчесе дә) бер постановка куелып, 400 сум акча җыелды һәм ул тулысы белән танклар колоннасы төзү фондына тапшырылды. Бу комсомол оешмасының инициативасын башка оешмалар да хуплап каршы алдылар...”

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: