Иосиф Сталинның 1937 елның февраль-мартында үткән ВКП(б) Үзәк Комитеты пленумындагы чыгышында яңгыраган социализм төзү юлында сыйнфый көрәшнең кискенләшүе турындагы тезислары сәяси репрессиягә юл ача. Милли республикаларда “урындагы буржуаз милләтчеләр” белән көрәш җәелдерелә.
1937 елның августында БАССРга республика партоешмасы тарафыннан “халык дошманнары”н ачыклау эше ничек баруын тикшерергә ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комиссиясе әгъзасы Сахьянова килә. Ул Сталин Һәм Ежовка урындагы партиянең өлкә комитеты җитәкчеләре “халык дошманнары” эшчәнлегенә күз йома, аларга сүз тидерми, яклый дип хат юллый. Сахьянова тәкъдиме буенча 1937 елның 7-11 сентябрендә Уфа шәһәр партия комитетының 2нче пленумы үтә, анда Үзәк Комитетның февраль-март пленумы карарларының үтәлеше тикшерелә. Пленум карарында “партиянең өлкә һәм шәһәр комитетлары троцкий-бухаринчыларның, милләтче-бандитларның, халык дошманнарының тамырын корытуда бармакка бармак сукмый” дип билгеләнә. Халык дошманнарын ачыклау “эше” киң колач җәя...
Дүртөйле районы гәзите “Ярыш”ның 1937 елның 30 июнь санында “Этләргә — эт үлеме” дигән мәкалә басыла. Аның эчтәлеге түбәндәгечә: “Без, “Пушкин” колхозы әгъзалары, Верховный судның фашист этләре, шпион-диверсантлар, халкыбызның иң явыз дошманнары Тухачевский, Эдиман, Уборевич, Корк һәм башкаларны атарга дип чыгарган карарны хуплыйбыз. Без үзебезнең сыйнфый сизгерлегебезне тагын да югарырак күтәрербез. Без хөкүмәтебездән, илебезнең оборона көчен тагын да ныгыту өчен заем чыгаруны сорыйбыз.
Без, “Танып” колхозчылары, Верховный судның фашист этләрен — Тухачевский, Уборевич һәм башкаларны атарга дип чыгарган карарны хуплыйбыз. Безнең дәүләтебез халыкның явыз дошманнарына бервакытта да шәфкать бирмәс.
Без, Дүртөйле укытучылары, Верховный судның фашист этләре, кабахәт җаннар сөекле Ватаныбызга хыянәт эшләүче сволочьларны атарга дип чыгарган гадел карарны чын күңелебез белән хуплыйбыз. Эшчеләр сыйныфы диктатурасы халыкның явыз дошманнарына шәфкать күрсәтмәс. Без үзебезне һәм үзебезнең укучыларыбызны бөек илебезнең патриотлары итәрбез. Без Ленин-Сталин партиясенең җиңелмәс байрагы тирәсенә тагын да ныграк тупланырбыз”.
1937 елның октябрендә республикага ВКП (б) Үзәк Комитеты секретаре А. Жданов килә. Аның җитәкчелегендә партия өлкә комитетының 3нче пленумы үтә. Пленумда ялган гаеп белән өлкә комитеты секретарьлары Я. Быкин һәм А. Исәнчурин, өлкә комитеты бюросы әгъзалары: пропаганда, агитация һәм матбугат бүлеге мөдире Р. Әбүбәкеров, БАССР Халык комиссарлары советы рәисе З. Булашов, Уфа шәһәр советы рәисе Е. Бычков, идарә итүче партия органнары бүлеге мөдире Г. Галин һәм башкалар партия сафыннан чыгарылып кулга алыналар. 20 октябрьдә Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты сессиясе уза, аның 156 әгъзасының 47се “халык дошманы”, “халык дошманы белән бәйләнештә торган өчен”, “сыйнфый уяулыкны югалткан өчен” әгъзалыктан чыгарыла. 26 ноябрьдә өлкә комитетының беренче секретаре А. Заликин И. Сталин, А. Жданов, А. Андреев, Г. Маленков, В. Молотов исеменә НКВД органнары тарафыннан 248 партия, совет һәм хуҗалык җитәкчесе кулга алынуы, 33 МТС директоры, 25 райземотдел мөдире партиядән чыгарылып, эштән бушатылуы, МТС һәм РЗОларның 25 өлкән агрономы, 10 агроном-орлыкчы, 17 МТС механигы, 5 баш бухгалтер кулга алынып хөкемгә тарттырылуы турында хәбәр итә. 50-60нчы елларда А. Заликин исемлегенә кергән бу бер гаепсез кешеләр тулысынча акланды.
Комсомоллар, яшьләр арасында да репрессия корбаннары күп. 1938 елның гыйнварында үткән ВЛКСМның 12нче Өлкә конференциясендә билгеләнүенчә 18 “контрреволюцион оя” туздырыла. ВЛКСМның район комитетының 19 секретаре эшеннән бушатыла, 1673 кеше комсомол сафыннан чыгарыла, аларның күпләре кулга алына, хөкем ителә.
Башкортстанның язучылар оешмасы да читтә калмый. НКВД органнары тарафыннан Афзал Таһиров, Абдулла Амантай, Гобәй Дәүләтшин, Һәдия Дәүләтшина, Булат Ишемголов, Имай Насыйри, Давыт Юлтый, Төхвәт Янәби һәм башкалар кулга алына...
Сталин репрессияләре чорында Башкортстаннан 247 җитәкче кулга алына. Архив мәгълүматлары буенча да, республикада 50 меңннән артык кеше “халык дошманы” дигән гаеп тагылып, репрессия корбаннары була.
1953 елның 5 мартында Иосиф Сталин вафат була. Тиздән, 27 мартта СССР Югары Советы Президиумы Рәисе К. Ворошилов, Президиум Секретаре Н. Пегов кул куйган “Амнистия турында” указ чыга. Анда шундый юллар бар: “Совет җәмгыяте һәм дәүләт строеның ныгуы, халыкның тормыш хәле һәм культура дәрәҗәсе күтәрелү, гражданнарның аңлылыгы, аларның үзләренең җәмәгать бурычларын үтәүгә намуслы карашлары үсү нәтиҗәсендә илебездә законлылык һәм социалистик хокук тәртибе ныгыды, шулай ук җинаятьчелек шактый кимеде. СССР Югары Советы Президиумы болай дип таный: дәүләт өчен зур куркыныч булмаган җинаятьләрне эшләгән һәм үзләренең намуслы хезмәт тормышына кайта алуларын һәм җәмгыятьнең файдалы әгъзалары була алуларын исбат иткән кешеләрне бу шартларда тоткынлык урыннарында тотуның кирәге юк”.
Шулай итеп, бу указ нигезендә кайбер категория тоткыннар азат ителә. Меңнәрчә бер гаепсез кешеләр, шәхес культы корбаннарының исемнәре 1990 елларда гына кире кайтты.