+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 ноябрь 2016, 02:00

Бурычлы үлми, приставтан тынгы да күрми

Суд приставлары турында тәүге тапкыр Русьта феодализм чорында ук искә алына. Ул чакта приставлар эшкә гаскәр белән полицияне җәлеп итә алган, ә җәза рәвешендә хәтта каторга эшләре бирелә торган булган. Александр IIнең 1864 елгы суд реформасы тергезгән суд приставлары институты властька большевиклар килгәнче гамәлдә була. Аннары ул юкка чыгарыла һәм 1997 елда гына суд карарларын мәҗбүри үтәтү өлкәсен көйләүче махсус законнар кабул ителә. Ул документлар “Башкарма производство турында” һәм “Суд приставлары хакында” федераль законнарны эченә ала.

Русия Федерациясендә суд приставлары көне 2009 елдан билге­ләнә. Бу кешеләр дәүләт законнары урнаштырган тәр­типне тәэмин итә, шулай ук барлык суд актларын һәм махсус вәкаләтле органнар актларын башкару бурычларын үти.

Республика суд приставлары бәйрәмнә­рен яхшы уңышлар белән каршылый. Быел хезмәт тарихында бер­ничә әһәмиятле вакыйга булган. Шуларның берсе — Федераль суд приставлары хезмәте директоры Артур Парфенчиковның Башкортстандагы коллегаларына Идарә байрагын тапшыруы. суд башка­ручыларының Уфада узган 7нче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе идарә үсешенең яңа баскычын бигеләде. Анда дөнья­ның 22 иленнән килгән 150 хезмәткәр тәҗрибә уртаклашты. Ата-ана каравыннан калган балаларга, өлкән­нәргә һәм инвалидларга ярдәм итү, милеккә карамаган башка хокукларны тергезү — бу мәсьә­ләләрне хәл итүне идарә хезмәт­кәрләре һөнәри генә түгел, әхлакый бурыч итеп тә кабул итә.

Суд приставы эше — катлаулы, ул түземлек, кешелеклелек таләп итә. Шулай да приставның беренче бурычы — законнарны үтәү. Бу хезмәт ияләренең җавап­лы­лык дәрә­җәсе елдан-ел арта. Бүген алар бер миллион башкарма производство үтәү алдында тора, һәр суд приставы көненә җиде-сигез башкарма производство тәмамлый, ягъни бурычларны тулысынча түләтеп бетерүгә ирешә.
Читайте нас: