+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 ноябрь 2016, 02:00

Гыйлем үрендә гүзәл зат булып балкый

Дөньякүләм билгеле галимә, педагог Лена Сәяховага – 85 яшь.Лена Сәяхованың исеме педагогика даирәсендә, бигрәк тә урыс теле укытучылары һәм методистлар арасында, республикада һәм илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы таныш. Аны галим, урыс теле укыту методикасы белгече, башка милләт балалары өчен урыс теленнән дәреслекләр һәм төрле сүзлекләр авторы буларак та беләләр.

Педагогия фәннәре докторы, профессор, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп, югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, бик-бик сирәк­ләр­гә генә бирелүче А. С. Пушкин исе­мен­дәге медаль иясе, Русия Педа­гогик һәм социаль фәннәр акаде­мия­сенең гамәли әгъзасы Лена Гали кызы методика өлкәсендә хәтта иле­бездә дә бик зур абруйлы белгеч буларак бил­геле.

Лена Саяхованың шәхесе күп­кырлы булуы белән сокландыра: ул галим, педагог, тәрбияче, әңгәмәдәш белән тиз арада уртак тел таба белүче аралашучан кеше, оста оештыручы, максатчан, тормышны яратучан, сынаулар алдында югалып калмый торган, кызыксынучан һәм эшлекле, киң эрудицияле, зыялы. Аның хезмәт юлы яшь буынны тәрбияләү, югары квалификацияле яшь кадрлар әзерләү белән бәй­ле, ә иҗади һәм педагогик юлы сайлаган һөнәргә тугрылык үрнәге булып тора.

1953 елда К. А. Тимерязев исем­ендә­ге Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул сигез ел Дәүләкән районы һәм Уфа мәктәпләрендә урыс теле укыта. Шул чорда ук ул фәнгә тартыла һәм 1961 елда РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең Мәскәүдәге Милли мәктәпләр фәнни тикшеренү институтына аспирантурага керә. 1964 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, ул Уфага кайта һәм Башкортстан дәүләт университетында эшли башлый. Биредә ул ассистенттан профессоргача күтәрелә, кафедра мөдире һәм озак еллар филология факультеты деканы була, әлеге көндә профессор-консультант вазыйфасын башкара. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык һәм 2 докторлык диссертациясе язылган.

Ул лингвокультурология буенча фәнни методик мәктәп булдырды. Аның максаты – мәдәниятара аралашуга сәләтле тел белгече тәрбияләү. Профессор Сәяхова җитәкчелек иткән диссертацияләр куелган мәсьәләләр яңалыгы һәм аларны кыю хәл итә белү белән аерылып тора. Аларның авторлары хәзер инде Русиянең байтак югары уку йортларында хезмәт сала, үзләре дә фәнни кадрлар әзерли.

Лена Саяхованың урыс теле дәрес­лекләре буенча Башкортстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә менә инде 40 елдан артык төрле милләт балаларына укытыла. Ул — башкорт мәктәпләренәң 5-10нче сыйныф укучылары өчен уку әсбапларының автордашы, Русия милли мәктәпләренең 9, 10, 11нче сыйныфлары өчен урыс теле дәреслекләренең фәнни мөхәррире һәм автордашы.

Вакыт белән сыналган бу әсбап­лардан тыш, Лена Гали кызы яңа буын урыс теле дәреслекләре төзүгә җитәкчелекне дә үз өстенә алды. Алар лингвокультурология юнәлешендә булулары белән үзенчәлекле. Галимә Сәяхова җитәкчелегендәге авторлар коллективы урыс теленнән 5, 6, 7, 8, 9нчы сыйныфларга яңа дәреслекләр төзеде. Алар барысы да Русия фәннәр һәм Педагогия академияләре тарафыннна хупланды һәм мәктәпләргә тәкъдим ителде. Алай гына да түгел, бу дәреслекләр фәнни даирәдә югары бәя алды һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек булды. Лена Гали кызы җитәкчелегендә төрки телле алты республика белгеченнән торган авторлык коллективы төзегән “Урыс теле дәресләрендә төрки халыклар мәдәнияте” уку әсбабы әлеге дәреслек­ләргә яхшы кушымта буларак бәяләнде.

Профессор Саяхованың урыс телле һәм милли мәктәпләрдә урыс теле укыту методикасы буенча 500 гыйльми һәм гыйльми-методик хезмәте бар. Алар методика фәнен яңа идеяләр һәм гамәли киңәшләр белән баетты.

Лена Гали кызының лексикография өлкәсендәге титаник хезмәтен аерым билгеләү дөрес булыр. Ул үзе төзегән һәм автордашлар белән бергә иҗат иткән төрле юнәлештәге урыс теле сүзлекләре зур күләмле һәм саллы. Аның җитәкчелегендә Уфа лексикография мәктәбе барлыкка килде. 1983 елда “Милли мәктәпләр өчен урыс теле лексик-семантик системасының лингвистик нигезләре һәм уку сүзлекләре” темасына яклаган докторлык диссертациясе киң танылу алды.

Профессор республика укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора: лекция, семинарлар, осталык дәресләре үткәрә, яңа дәреслекләрне сынау мәйданчыкларына җитәкчелек итә. Аның чыгышларындагы яңалык, фә­һем, тирән фикерне республика, Русия­дә генә түгел, Польша, Германия, Чехословакия, Кытай, Франциядә дә кызыксынып кабул иттеләр. Ул фәнни дөнья белән тыгыз элекмтәдә тора, бай тәҗрибәсе белән гәзит-журналлардагы мәкаләләрендә, төрле конференция һәм семинарлардагы чыгышларында уртаклаша. “Башкортостан укытыусыһы” журналында гына да аның 50гә якын мәкаләсе дөнья күрде.

Иң мөһиме – гыйлем баскычла­рының иң югарысын яуласа да, Лена Гали кызы үтә гади, изге күңелле, ихлас йөрәкле кеше, мөлаем хатын, хәстәрлекле ана, яраткан дәү әни булып кала. Күркәм юбилеен ул матур каршылый, студентлар һәм фикердәшләре белән тыгыз элемтәдә булуына шатлана. Без дә аңа алда тагын да җи­мешле хезмәт белән тулы имин еллар, ныклы сәламәтлек телибез.

Кәбир ЗАКИРҖАНОВ,
педагогия фәннәре докторы, Башкортстан
дәүләт университеты профессоры.
Читайте нас: