Яңа баш табиб Рәис Хәсәнов күрше Гафури районыннан икән. данлыклы Сәетбабага якын гына урнашкан Колкан дигән авылда туып-үскән. Әйткәндәй, ничәмә дистә еллар буе бу авыл артмый да, кимеми дә — 80 тирәсе йорт саклана.
Рәис Мозаффал улы — дин әһелләре нәселеннән, картәтисе Талип та, аның әтисе Хәсән дә (фамилия шуңардан башланган) — указлы муллалар, икесе дә 2-3 тапкыр хаҗ сәфәре кылган. Мофаззал ага бригадир, ферма һәм келәт мөдире кебек җитәкче вазыйфалар башкарган, нинди генә хәлләрдә дә үтә гадел, намуслы булган, кеше рәнҗетмәгән, колхозның бер учма салам-печәненә дә кагылмаган. Ә бит ишле мал асраганнар, чөнки гаиләдә 11 бала үскән. Әти кеше 94 яшькә җитеп, озак авырмыйча гына дөнья куйган. Әниләре Маһибикә киләсе елда 90 яшен тутыра. Авырса да, гомер иткән нигезеннән аерыласы килми. Ул әле пенсиягә чыккан бер кызы тәрбиясендә яши.
11 бертуганның күпчелеге медиклар. Берсе дә Башкортстаннан читкә китмәгән. Һәм барысы да исән-сау. Рәис — иң өлкән бала. Дүртенче сыйныфта укыганда инде ул әтисе белән янәшә басып печән чаба. Гомумән, гаиләдә һәр баланың үзенә генә тәгаен эше булганлыгын хәтерли ул. 5-11нче сыйныфларда Сәетбаба урта мәктәбендә укып, аны тәмамлаган 1965 елда ук Башкортстан медицина институтының дәвалау факультетына керә.
1971 елда институтны тәмамлагач, мәктәп елларыннан ук яратышып йөргән Сәетбаба авылы кызы Әлфиягә өйләнеп, юллама буенча Ярмәкәй район дәваханәсенә хирург булып эшкә китә. Электән ишетеп кенә белгән ерак районда берсе — табиб, икенчесе махсус белемле китапханәче булган яшь гаиләне җылы каршылыйлар, ул вакыттагы гадәт буенча, шундук фатир бирәләр. Шунда тәүге сабыйлары Әлфира туа. Рәисне тиз арада бүлекчә мөдире, баш табибның дәвалау буенча урынбасары итеп үрләтәләр. Сигез елда Ярмәкәйнең үз кешеләренә әйләнәләр.
Авыргазыга барырга тәкъдим ясагач, Хәсәновлар шулай ук шатлана: өлкәнәеп баручы әти-әниләренә якын булачаклар. Республиканың уртасында олы юллар киселешендә урнашкан, авыл хуҗалыгы, сәнәгате, мәгарифе, мәдәнияте алга киткән районда сәламәтлек саклау өлкәсе нигә бу кадәр артта калды икән? Шулай дип аптырый Рәис Мофаззал улы эшкә башлаган көнне үк. Дәваханә биләмәсе ихаталанмаган, асфальтланмаган, юлларга анда-санда ком-таш кына сибелгән, казанлыкны сүтеп ташлаганнар, бер казан бөтенләй юк, яшелчә саклагыч җимерелеп төшкән, гараж итеп файдаланылучы агач каралтыга өч машина “борын тыккан”, тузган агач бинада урнашкан поликлиникада гади генә эш шартлары да тудырылмаган, дүрт участок дәваханәсе арасында бары тик Ишледәгесе түзәрлек хәлдә...
33 яшьлек баш табибны менә шундый күренеш каршы ала. Ләкин ул югалып кала торган заттан түгел шул. Көн үзәгендәге эшләрне җайга салу белән генә чикләнмичә, киләчәккә караш ташлый, аның планнарыннан иң зурысы — район дәваханәсе өчен Толбазының читендә иркен җир мәйданы бүлеп алып, шунда заманча дәваханә төзергә! Ләкин күптән пенсия яшендә булган район җитәкчесе аны хупламый: “Ул кадәр ерак перспектива безгә ник кирәк ул?” — ди. Кәнәфиендә озак кына утырган сәламәтлек саклау министры да шундыйрак фикердә тора. Болар бүгенге көн белән генә яши икән, дип уйлап куя Хәсәнов, әмма максатыннан чигенми. Тик шунысы — барлык биналарны иске урында төзергә туры килә.
“Без бит Авыргазы халкының сәламәтлеген генә кайгыртмыйбыз, район аша узучы зур юллардагы бәла-казаларда имгәнгән пассажирлар да күп керә, безнең дәваханәнең куәте мондый гына булырга тиеш түгел”, — дигән фикерен республика җитәкчелеге алдында дәлилли. Тәүге эше итеп казанлыкны көйләтеп җибәрә, 100 тонна сыешлы яшелчә саклагыч, җимерек каралтылар урынына 20 машинага гараж салына. Үзләренә ярашлы проект юллап Новосибирскига кадәр барып чыга. Санаулы гына еллар эчендә заман таләпләренә җавап бирүче икешәр-өчәр катлы биналар калка. Тиешле җиһазлар урнаштырылган, көненә 600 кеше кабул итәрлек поликлиника республиканың авыл районнары арасында иң куәтлесенә әйләнә. Үзәк дәваханәдә койка-урыннар санын — 210нан 360ка, югары белемле табибларны 22дән 52гә җиткерә. Бу төбәкне инде “дәваханә шәһәрчеге” дип йөртә башлыйлар. Ул тимер рәшәткә белән уратып алына, асфальт җәелә. Авыргазылылар күп тапкырлар республика буенча беренче урынга чыга, РСФСР күләмендә дә алдынгылар рәтендә була.
Райондагы 42 фельдшер-акушерлык пунктының 36сы өчен яңа биналар төзелә, участок дәваханәсе капиталь ремонтлана, матди базалары ныгытыла.
Күрше район егетен авыргазылылар үз итә, аны һәр авылда олысы да, кечесе дә белә, хөрмәт итә. Хезмәт биографиясенең 22 елы язылган бу төбәктә рәсми танылу да ала Рәис Хәсәнов. “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы”, “БАССРның атказанган табибы”, “Русия Федерациясенең атказанган табибы” исемнәренә лаек була. Йорт-ихата төзек, балалар үсә, укый. Шуннан беркая да кузгалмабыз, дип торганда... 2001 елның апрелендә Рәис Хәсәновны Башкортстанның сәламәтлек саклау министры итеп тәгаенлиләр.
Бу тәгаенләнүне көтелмәгән хәл дип тә булмый. Элек, социализм чорында, кадрлар резервы әзерләү сәясәте бар иде. Рәис Мофаззал улын да, Авыргазыда 3 ел эшләгәннән соң, Ленинградта 3 айлык курсларда укытып кайтаралар. Тагын 5 елдан соң Мәскәүдә, Табибларның белемен камилләштерү үзәк институтында (“Евгений Чазов курслары” дип тә йөртәләр аны) 5 ай укыталар һәм СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервы исемлегенә кертәләр.
Бу — сиксәненче еллар урталары. Намуслы хезмәтне демагогларның лыгырдаулары алмаштырган, бушкуык карьеристларның төрле дәрәҗәдәге җитәкчелектә электән эшләгәннәр һәм вазыйфа буенча үрләтелергә әзерләнгәннәр өстенә пычрак ташлаган чор. Үзенә каршы эшләнгән хөсетлекләр турында Рәис Хәсәнов белми дә, бу турыда уйламый да. Чөнки моңа аның вакыты юк: тирә-якта үрнәк булып торачак хирургия корпусының проектын эшләтеп ала, аны төзүне планга кертү өчен Уфа һәм Мәскәүдәге югары оешмалар бусагаларын таптый. Хәсәновны югары вазыйфага якын җибәрмәүдә катнашкан кайберәүләр, бик күп еллар үткәч кенә, бу турыда “кызык тарих” итеп сөйли.
Янә бер министр вазыйфасыннан бушатылгач, Рәис Мофаззал улы кандидатурасына чират җитә. Республикада иң алдынгы Авыргазы район дәваханәсенең уңышлары күздә тотылгандыр, күптән яткан документлар тиешле кулларга килеп кергәндер. Кандидатны һәм аның документларын төрле кабинетларда “энә күзеннән үткәрәләр”.
— Совет чорын искә төшерсәк, БАССРның сәламәтлек саклау министры булып Миңнегалим Камалов 27 елга якын эшләгән. Советтан соңгы бу тармак министрларының фамилияләрен дә истә калдырып булмый. Сезгә кадәргесе дә, Сез дә нибары ике ел министр булгансыз. Сездән соңгысы — 3 ел. Бу кадәр еш алыштыруның сәбәпләре нәрсәдә икән?
Минем бу сорауга Рәис Хәсәнов шактый тәфсилләп, бик күп исем-фамилияләрне телгә алып, гыйбрәтле фактларны искә төшереп җавап бирде. Бүгенге юбилей мәкаләсенә аларны кертү урынлы булмас иде, әлбәттә. Аларны аерым истәлекләр итеп кәгазьгә төшерсә, күпләр өчен чыннан да кызыклы булыр иде, дип уйлап куйдым. Ә сөйләвенең кыскача гына эчтәлеге менә болай:
— ХХI гасыр башы. Коррупция, ришвәтчелекнең котырынган, безнең телгә әле тәрҗемә дә ителмәгән “откат”лар барлыкка килгән чор. Ә сәламәтлек саклау тармагында күп миллиард сумнар әйләнештә. Шактый югары дәрәҗәдә системага салынган урлашу, алдашу, күз буяуларга министрның ялгыз гына каршы торуы файдасыз. Мин дә каршы торып маташтым. Бер бәйрәм уңаеннан яңа объектны ачарга куштылар. “Ул бит әзер түгел, җиһазландырылып та бетмәгән”, — дим. “Соңыннан эшләп бетерерләр”, — дип кысып алып баралар. Үземнекен иттем, ләкин миңа карата мөнәсәбәт кискен бозылды.
Тагын бер очрак. Республикабыз делегациясе составында бер атна Төркиядә йөрдем. Бу ил, читтән детальләр алып, медицина җиһазлары җыя һәм аларны Африка, Урта Азия дәүләтләренә сата. Русиягә кертергә аларның сертификаты юк. Башкортстанга сатып алырга килешү төзергә җыеналар. Ә мин кул куймыйм. Планнары барып чыкмады. Моннан соң югары даирәләр өчен мин чын-чыннан “халык дошманы”на әйләндем. “Гариза язып, үз теләгең белән эштән кит!” — диләр. “Нинди хилафлыклар кылганмын — шуларны күрсәтеп, закон нигезендә эштән бушатыгыз”, — дим. Чираттагы отпускыга чыгарга мәҗбүр иттеләр дә шул ук көнне эштән бушату турында приказ язганнар. Өч ай буе эш бирмичә интектерделәр...
Гомум агымга каршы торып маташкан кешене көйле эшләүче коллективка җитәкче итеп җибәрүләрен көтәсе дә түгел. Рәис Мофаззал улын 2003 елның 1 октябрендә Уфаның 17нче балалар клиник дәваханәсенең баш табибы итеп тәгаенлиләр. 1957 елның язында Черниковка бистәсендәге Гончаров урамында синтезспирт заводы медицина-санитар часте буларак барлыкка килгән киң профильле дәвалау учреждениесе заманында югары абруй казанган. Ике гасыр арасындагы мәгълүм буталчык-болганчык дәвердә завод аңардан баш тартып, язмыш кочагына ташлаган. Җиһазлар тузган, кайбер биналар җимерелә башлаган. Бала тудыру йорты — 5, поликлиника 6 ел бикле торган.
Яңа баш табиб мондагы хәлләр белән җентекләп танышып чыга да якын арада һәм перспективада нәрсәләр эшләргә план төзи. Республика Президентының һәм Хөкүмәтенең, Уфа хакимиятенең игътибарын шунда юнәлтүгә ирешә. Дәваханә биналарын, корылмаларын, инженерлык-техник челтәрләрен яңарту буенча колачлы эш алып барыла. Якындагы 7нче дәваханәне тулысынча һәм 15нче дәваханәнең бер бүлекчәсен монда кушалар. Нибары бер ел эчендә могҗизага тиң эшләр башкарыла. Республикада куәте буенча 3-4нче урында торучы медицина учреждениесенә әверелә. Рәис Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда дәваханәдә 860 хезмәткәр, шул исәптән 156 табиб һәм 425 шәфкать туташы эшли. 32 белгечлек буенча югары технологияләргә нигезләнгән медицина ярдәме күрсәтелә. Андагы югары квалификацияле медицина ярдәменнән Уфа халкы да, республиканың башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә файдалана. Аеруча нейрохирургия, урология бүлекчәләрендә барлык районнардан килеп дәваланалар. Стационар 575 койка-урынлык хирургия, неонаталь һәм педиатрия бүлек-чәләрен үз эченә ала. Ел саен 14 меңнән артык кеше дәвалана, өч мең чамасы операция ясала. Бирегә хәтта чит илләрдән галимнәр килеп, дәвалау хезмәтенең Европа стандартларына ярашлы оештырылуын билгеләп китәләр...
Рәис Мофаззал улы төгәл өч ел элек эштән туктады. Хәзер аның, гади пенсионер буларак, тормыш һәм хезмәт юлына иркенләп байкау ясарга вакыты бар. Күп кенә авырлыклар кичергән, каршылыкларны җиңгән. Нинди генә хәлдә дә намусына хыянәт итмәгән, Гиппократ антына тугрылык саклаган.
Кызлары Әлфира Камаева да —медицина тармагында күптән инде билгеле шәхес. Республика перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы, югары категорияле табибә. Әлфира белән Ринатның уллары Тимур, картәтисе кебек, быел Башкортстан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга кергән. Юбилярның улы Рәлиф Хәсәнов техниканы үз иткән, мәктәптә укыган чагында ук инглиз телендә иркен аралашкан. Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлагач, хәзер ун елдан артык инде Мәскәүдә урнашкан Русия һәм БДБ илләрендә “Боинг” системасы самолетларын төзү һәм хезмәтләндерү берләшмәсендә инженер-конструктор булып эшли. Аның хатыны Елена Мәскәү дәүләт авиация университетын тәмамлаган, ул да әйдәүче белгеч.
Рәис Мофаззал улы белән Әлфия Идият кызы җәйләрен Авыргазы район үзәгендәге йортларында яшиләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Кышкылыкка Уфага кайталар.