Инкыйлабның икенче көнендә үк халык мул, имин тормышта яши башлады дисәк, дөрес булмас. Чөнки Октябрь революциясеннән соң Гражданнар сугышы башлана. Ил халкы, акларга һәм кызылларга бүленеп, кан коя. Моңа карамастан, инкыйлаб уңай үзгәрешләргә китерә. Эшчеләр, крестьяннар озак еллар дәвам иткән коллыктан котыла. Яңа шартлар буенча бер кеше икенчесен эксплуатацияли алмый. Социаль изү, милли тигезсезлек юкка чыгарыла. Моңа кадәр эшче көч буларак кына файдаланылган гади халыкка игътибар арта. Наданлыкны бетерү өчен җитди чаралар күрелә, сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр була.
XX-XXI гасырларда күпчелек сугышларның, хәрби конфликтларның, илләрдәге махсус рәвештә оештырылган үзгәртеп коруларның сәбәбе уртак. Аларның күпчелеге табигый байлыкларга бай территорияләрне яңадан бүлү белән бәйле. Революциягә кадәр Русия җирләренә Бөек Британия, АКШ, Германия һәм башка илләр кызыккан була. Инкыйлаб булмаса, икътисады үсешмәгән, аягында көч-хәл белән басып торган илебезнең язмышы аяныч булыр иде. Октябрь революциясе коллыктан, басып алудан коткарып кала.
Русиядәге Октябрь инкыйлабы Европа, Азия һәм Латин Америкасы илләре революционерларын да дәртләндерә. Нәтиҗәдә, изелеп, коллыкта, ач-ялангач яшәүче бик күп халыклар азатлык яулый.
Бүген 99 ел элек тормышыбызны тамырдан үзгәрткән вакыйга турында төрле фикерләр йөри. Кайберәүләр, революция булмаса, яхшырак яшәр идек, дип уйлый. Нәрсә генә дисәләр дә, бүген мул, имин тормышыбызга нәкъ Октябрь революциясе нигез салган. Сигез сәгатьлек эш көне, ай саен түләнүче хезмәт хакы, отпуск, ял көн-нәре, шифаханәләргә юлламалар... Ягъни, хезмәт кешесенә хөрмәт революциядән соң күрсәтелә башлый. Җаныбыз теләгән урманга барып каен себеркесе бәйли алуыбыз, җиләк-гөмбә җыюыбыз, сулыкларда балык кармаклап, су коенуыбызга да Октябрь революциясенә рәхмәтле булырга тиешбез. Шуңа күрә, бәйрәм безнең өчен бик кадерле һәм әһәмиятле.