Без өлкән музыкант белән училище музеенда очраштык. Биредә миңа барысы да яхшы таныш: музейларда гына була торган шул ук тарих исе, мохит, элекке (борынгы дип әйтә яздым) афишалар, вакыт тузаны астында тоныкланган уен кораллары һәм хәзер инде үзе дә чал тарихның тере шаһиты булган Булат ага. Болай дип язуыма ачуланмастыр, шәт, чөнки ул үзе дә юмор хисенә бай. Әгәр үзенә дә шулай дип әйтергә батырчылык итсәм, ул үпкәләмәс, зыялылыгы йөзенә чыккан бу чын сәнгать әһеле тыйнак кына елмаеп куяр иде.
Сөйләшүне мин, сәнгатьтән читкәрәк китеп, үземне күптән кызыксындырган сораудан – атасының исеме һәм фамилияләре сәеррәк яңгыраудан башладым: каян чыккан ул бездә Осман һәм ни өчен Әбделгани түгел, ә Әбделбәни? Өстәвенә, Булат Осман улының җәмәгате дә “Памира” исемле... Шулай итеп, без тагын да тирәнрәк тарихка кереп киттек.
Булат Осман улының картәтисе Гомәр Җаек буйларында яшәгән хәлле кеше була, тегермәннәр тота. Ныклы гәүдәле Осман ага исә, тамырлары шул яктан булганлыкны онытмыйча, гомер буе Җаек казаклары токымыннан булуы белән горурланып яши, “үзе дә бик кырыс булды, мине дә каты тотты” ди аның турында Булат ага. Октябрь революциясеннән соң, әлбәттә, аларның милке тартып алына, ә гаилә, эзәрлекләүләрдән качып, Ташкент якларына чыгып китә. Әнә шунда большевиклардан эз яздыру максатында фамилияләрен дә Әбделбакиевтан Әбделбәниевка үзгәртәләр дә инде. Шул елларда Памира ханымның да ата-бабалары Таҗикстанга, Памир таулары ягына чыгып киткән була, кыз мәгърур таулар илендә туганлыктан, аңа шундый үзенчәлекле исем кушалар.
Зилзиләле еллар басыла төшкәч, Осман Гомәр улы Казанга югары белем алырга юллана, агрономлыкка укый. Шул елларда Казан медицина институты студенткасы Зәйнәп белән кавышып, гаилә коралар. Эшләргә Уфага кайткач, Осман Гомәр улы – Авыл хуҗалыгы, ә Зәйнәп Әхмәт кызы Күз авырулары фәнни-тикшеренү институтларында эшлиләр, соңрак фән кандидатлары дәрәҗәсенә ирешәләр.
Кечкенә Булатны әтисе 1943 елда җиде яшендә ул вакытта Уфада бердәнбер булган 1нче музыка мәктәбенә (хәзер Н. Сабитов исемен йөртә) укырга бирә. Ул укытучылардан бик уңа, дип әйтергә кирәк, чөнки Булат сугыш вакытында башкалабыздан эвакуацияләнгән билгеле скрипкачы, Мәскәүнең Зур театры оркестры солисты Юлиан Бенцман классында укый, ә сугыштан соң ул Мәскәүгә кайтып киткәч, Булатны музыка мәктәбеннән соң укырга кергән Уфа сәнгать училищесында шулай ук күренекле остазга – заманында Европада киң билгеле Варшава консерваториясен һәм данлыклы Лейпциг югары осталык мәктәбен тәмамлаган легендар шәхес Моисей Файн классына күчерәләр.
Арытаба укуын Булат Осман улы БАССР Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә дәвам итә, анда профессор Яков Рабинович классында укый. 1961 елда Уфага кайткач, аны Башкортстан дәүләт филармониясенә композитор Хөсәен Әхмәтов башлангычы белән оештырылган кыллы квартетка чакыралар. Ләкин ул анда өч кенә ай эшләп өлгерә, чөнки катлаучы чир (теш казнасы бозылу) аңа скрипкада уйнарга мөмкинлек бирми, ә бу уен коралын нәкъ шул тирәгә терәп уйнарга кирәк.
Һөнәрен кискен үзгәртергә туры килгәнлектән, 1962 елда ул көчен радио өлкәсендә сынап карарга уйлый. Телерадиокомитет җитәкчесе аңа музыкаль редактор вазыйфасын тәкъдим итсә дә, Булат Осман улы тавыш операторы булуны хуп күрә. Ике ел үтүгә үк аңа иң югары категория бирелә һәм аны телеүзәктә оешкан кино төркеменә чакыралар. Төркемгә эшкә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының элекке балеринасы Памира Сөләйманова да чакырылган була, яшьләр арасындагы мәхәббәт очкыны нәкъ шунда кабына да инде.
Яңа һөнәрен ничек кенә яратмасын, Булат Осман улы скрипкасыннан аерылуын бик авыр кичерә, шуңа биш елдан, 1967 елда, ул сәнгать училищесына килә һәм бер үк вакытта монда да эшли башлый, соңрак бөтенләйгә күчә һәм бераздан кыллы уен кораллары бүлеген һәм скрипкачылар ансамблен җитәкли.
Элекке елларда Башкортстан белән Германиянең Һалле округы тугандаш төбәкләр булып, үзара мәдәни бәйләнешләрне ныгыту өчен еш кына делегацияләр белән алмашу гадәте бар иде. Нәкъ шундый багланышларның берсендә республикабыздан барган сәнгать әһелләре төркеме составында Булат Әбделбәниев та була. Шуннан кайтканда Булат Осман улыннан берәр чит илдә эшләп кайту теләге булу-булмау белән кызыксыналар һәм, икеләнүгә урын калдырмыйча, СССР Мәдәният министрлыгына алып китәләр, андагы халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә анкета тутырталар. Бу хәл инде онытылды дигәндә генә Уфада үз җаена эшләп йөрүче скрипкачыга Мәскәүдән телеграмма килеп төшә, анда аңа гаиләсе белән Сүриягә дүрт елга укытучылык эшенә барырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, махсус юллама буенча Әбделбәниевлар гаиләсе, 16 яшьлек өлкән кызлары Альбинаны Уфада туганнары карамагына калдырып, 9 яшьлек Карина белән 1980 елның салкын, шыксыз ноябрендә җылы кояшлы Сүриягә оча. Анда Булат Осман улы Дамаск консерваториясендә укыта, илнең төрле шәһәрләрендә солист буларак концертлар бирә. Сөйләшеп утырганда ул әлеге вакытта бу илдә барган канкоеш турында ачынып сөйләде, үзе чыгыш ясаган Алеппо шәһәренең хәрабәләргә әверелүенә сызланды...
Чит илгә командировка тәмамлангач, Булат Осман улы туган училищесына әйләнеп кайта һәм янә яраткан эшенә чума: укучыларына музыкаль белем серләрен юмарт өләшә, үзе оештырган ансамбль өчен пьесалар эшкәртә, аранжировкалар ясый, хәтта сәнгать институтында да булмаган скрипкачылар ансамбле белән бик күп төрле концертларда чыгыш ясый... Шунысы гына кызганыч: дәүләт дәрәҗәсендәге чыгышлары белән дә дан казанган скрипкачылар ансамбле Ш. Бабич исемендәге премиягә тәкъдим ителсә дә, конъюнктура үзенекен эшли.
Ләкин музыкант төшенкелеккә бирелми, укучыларын Башкортстан сәнгате өчен югары әзерлекле белгечләр итеп әзерләүгә бөтен күңелен биреп эшли. Үзе дә Уфаның һәм республиканың музыкаль коллективлары үсешенә зур өлеш кертә. Бу җәһәттән училищеның Н. Үтәшев җитәкчелегендәге, институтның А. Калачёв җитәкләгән “Башкортстан”, Т. Камаловның Милли симфоник оркестрларында уйный, “Музыкаль терминнар сүзлеге”н төзү өстендә армый-талмый эшли, композиторларның заманча һәм классик әсәрләрен үзенең скрипкачылар ансамбле өчен эшкәртә, укучыларында югары зәвык тәрбияләүгә көчен сала.
Һәм бу тырышлыкның нәтиҗәләре дә күркәм, аның тәрбияләнүчеләре һәм инде бүген үзләре укытучы булып эшләүче элекке укучылары төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Мәсәлән, элекке укучылары Алина Әхтәмова белән Анна Чердынцева музыкаль уку йортлары укытучылары арасында уздырылган башкару осталыгы конкурсында 1нче урын яулаганнар, Анна исә Саратовта үткән Халыкара камера ансамбльләре конкурсында лауреат та булган. Альбина Шәфиева яшь башкаручыларның Халыкара “Vivat, талант!” конкурс-фестиваль проекты кысасында үткән бәйгедә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән һәм, бу җиңү нәтиҗәсе буларак, Санкт-Петербург дәүләт филармониясе симфоник оркестрының алыштыргысыз дирижеры, маэстро Юрий Темиркановның юбилей концертына махсус кунак итеп чакырылган. Әлбәттә, мондый җиңүләргә ирешкән музыкантлар тәрбияләгән укытучыларының хезмәте дә тиешле бәһаләнгән: Булат Осман улы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Министрлар кабинеты каршындагы Телерадиокомитетның Мактау грамотасы һәм Русия Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” махсус билгесе белән бүләкләнгән.
Язмышына да, менә инде 53 ел матур итеп бергә гомер кичерүче җәмәгате, гомер буе телевидениедә эшләү дәверендә “Русиянең мактаулы кинематографисты” исеменә лаек булган Памира Мансур кызына да рәхмәтле Булат ага. Үзенең барлык дип әйтерлек уңыш-казанышлары артында ышанычлы тылы булган хатыны да торуын кайсы гына ир инкарь итәр иде икән? Памира ханым белән алар ике кыз тәрбияләп үстергән, укыткан, олы тормыш юлына чыгарган. Бүген икътисадчы-бухгалтер Альбина нефть тармагында эшли, аның кызы Виктория Америкада яши. Кече кызлары Карина – дизайнер, ире белән Ирландиядә гомер кичерәләр, ике малай тәрбиялиләр, быел җәй, барысы бергә җыелышып кайтып, Башкортстанда бер ай булып киткәннәр.
Эшеннән быел җәй генә туктаган остазлары Булат Осман улын укучылары бүген дә онытмый, бәйрәм һәм бәйрәм булмаган көннәрдә дә шалтыратып, хәлен белешеп торалар. Ул шалтыратулардан 1 ноябрьдә аның телефоны тынып та тормагандыр инде, чөнки нәкъ шул көнне ул 80 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләде. Бу котлауларга без дә ихлас күңелдән кушылабыз. Бәйрәмегез белән Сезне, Маэстро!
Фәнис ГӘРӘЕВ.