Ил елъязмасында разведчик һөнәре бик борынгы тарихи чорларга барып тоташа. Киев Русе вакытында ук разведка эше дәүләт әһәмиятендә каралган. Разведканың беренче органы — шул чордагы разведка идарәсенә 1654 елда Алексей Михайлович патшалык иткән чорда нигез салына. Ә Петр I 1716 елда кабул ителгән Хәрби уставта разведка эшчәнлеген закон нигезендә һәм хокукый база белән ныгыткан.
Разведка эшчәнлеге заман таләбенә ярашлы зур үзгәрешләр кичерә. 1942 елдан илнең Разведка идарәсе Оборона халык комиссары буйсынуына гына күчерелә. СССРда аның эшчәнлеге илнең һәм башка дәүләтләрдәге агентура разведкасына нигезләнеп оештырыла. Әлеге орган дәүләтнең оборона куәтен, аның хәвефсезлеген ныгыту мәсьәләләрендә мөһим роль уйный. Күп төрле юнәлешләрне үз эченә алган разведка органнары илне хәрби, икътисади, сәяси яктан әһәмиятле мөһим мәгълүматлар белән тәэмин итүдә ышанычлы урын тота. Соңгы елларда дөньядагы “кайнар нокталар”дагы хәл-вакыйгаларны өйрәнүдә хәрби-космик разведка үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Русиядә әлеге һөнәр ияләре Тышкы разведка академиясендә әзерләнә.