+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 ноябрь 2016, 02:00

“Мин яшим икән, иҗат итәргә тиешмен”

Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның тууына — 95 ел.Нәҗип Асанбаев гомеренең соңгы көннәренәчә “Кызыл таң” гәзите редакциясенең еш кунагы булды. Һәр килүендә, бөтен эшебезне ташлап, өлкән дустыбыз белән әдәбият, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга гадәтләнеп киттек. Шундый сөйләшүләрнең бер язмасы минем дәфтәремдә һаман саклана. Мин аны укып чыккач, андагы фикерләрнең бер дә искермәвенә, киресенчә, бүгенге көнгә нык аваздаш икәненә инандым. Халык язучысының 95 еллыгы уңаеннан аларны гәзит укучылар белән дә бүлешәсем килде.

— Язучы язмый тора алмый. Әгәр яза алмый икән, ул моны бик авыр кичерә. Мостай Кәрим үзенең бер юбилее уңаеннан “Кызыл таң”га биргән интервьюсында: “Юбилеемны бернинди яңа әсәр белән дә каршы алмыйм. Биш том әсәр язар өчен миңа 85 ел гомер яшәргә кирәк булган. Әгәр иҗаттан тыш эшләргә вакыт сарыф итмәгән булсам, кырык елы да җитәр иде, югыйсә”, — дип үкенеч белдергән иде. Нәҗип абый, туксанны уздыгыз, әлеге көндә Сез ничек яшисез?

— Тукай әйтмешли, Газраилны күргәндә дә кулымнан каләм төшмәс. Язучы кеше өчен дөньяда иң кадерле нәрсә — иҗат. Туган ил, Ватан, халык, милләт, аларның язмышы, гаилә, сөйгәнең — алар, әлбәттә, язучының йөрәгендә яши торган төшенчәләр. Шушы мохиттә яшәп, язучы үзенең табигать биргән билге­ләнешен, язучылык вазыйфасын үтәргә тиеш. Миннән еш кына сорыйлар: “Хәзер инде ял итәсездер”. Мин аларга: “Сез, нәрсә, “Кызыл таң”ны укымыйсызмыни, “Башкортостан” гәзитен алдырмыйсызмыни, минем анда көн саен диярлек публицистик язмаларым чыга. Телевизор, радиодан театрларда барган әсәрләрем турында тапшырулар була. Сез мине бөтенләй белмәгән кеше кебек сорау бирәсез!” — дип ачуланып җавап бирәм. Нинди ял булырга мөмкин?! Ял — ул язучы өчен үлем. Мин яшим икән, язарга тиеш.

Минем әле, яшь чактагыча, иҗади энергиям кайнап тора. Тәҗрибә тупланган, гомернең ахыры якынлашканын сизәсең, әйтелмәгән сүзләр, фикерләр, күрсәтел­мәгән характерларны, дөнья хакындагы уйларымны әйтеп каласым килә. Кеше олыгайгач кына иң камил фикерне әйтерлек була. Юккамыни аксакал, диләр. Мин үземне шундый халәттә тоям.

— Әйтелмәгән фикерләр ди­гәннән. Театрларда Сезнең әле күбесенчә элекке пьесаларыгыз сәхнәләштерелә.

— Гомеремнең егерме еллап әлеге өлеше иң авыр елларга туры килде: система алышынды. Мостай Кәрим Мәскәүдә Президент Владимир Путин кулыннан орден алганда: “Минем әсәрләрем совет чорында язылган”, — дигән иде. Ә бит шул әсәрләр әле булса театрларда куела, димәк, тәрбияви әһәмияте бар һәм алар халыкка кирәк. Әле талантлы композитор Рөстәм Сабитов аның “Прометей” әсәренә балет өчен көй язып, Салават Юлаев премиясенә лаек булды. Димәк, совет чорында язылган әсәрләр югары художестволылыгы белән алдыра. Минекеләр дә шулай. Аларның өчесе әле менә театрларда бара. Салават театрында Олег Ханов куйган “Зәйтүнгөл” узган гасырның 70нче елларында язылган иде. “Нур” театрында Илдар Вәлиев 80нче елларда язылган “Су юлы”н сәхнәләштерде. Бүген дә гөрләп бара. Моннан ике ел элек Туймазы татар театры “Рәйсә+Фәйзи”не куйды (режиссеры Байрас Ибраһимов). Быел да сезонны шушы спектакль белән ачтылар. Театрга егерме ел тулганда иң яхшы әсәр дип куйдылар. Зал шыгрым тулы булды. Туймазының бөтен зыялы кешеләре карады. Артистлар шулкадәр матур уйнады. Димәк, чын художество әсәре ул бернинди системага да буйсынмый. Халык язмышы турында һәм халык язмышына бәйләнгән икән, ул картаймый да, искерми дә. Әйтик, Шекспир, ничәмә еллар сәхнәдән төшми. “Король Лир”ны гына алыйк. Король Лир, үзенең матур өч кызына ышанып, байлыгын аларга бүлеп бирә. Кызлар әтиләрен бомж хәленә калдыра. Мондыйлар әле дә бар. Ата-анасын карамаган, унар-егермешәр ел туган йортына кайтмаган, хәтта хат та язмаганнар бар. Газиз балаларын сагынып, саргаеп үлә андыйларның ата-анасы. Шатлыкка, безнең халыкта алар сирәк очрый. Безнең татар, башкортта ата-ананы хөрмәт итү борынгыдан килә һәм бик көчле фактор. Шулай итеп, Мостайның да совет чорында иҗат ителгән әсәрләре әле булса актуаль. Мин дә үземнең иҗатка шундый күзлектән карыйм.

— Аксакал күзлегеннән караганда, күңелегезгә ошамаган әсәрләре­гез бармы?

— Пьесаларымның кайберләрен бүгенге күзлектән бәяләгәндә сызып ташлыйсым килә. Ник болай яздым икән дигән үкенүләр дә бар. Заманга ярарга тырышып язылган әсәрләрем дә бар. Бәхеттән, андыйлар күп түгел. Заманга яраклашу дигәннән. Алар барыбер минем йөрәгем аша үткән пьесалар бит. Әйтик, “Таң йолдызы” дигән спектаклем. Ул Октябрь революциясен яклаган пьеса. Хәзер революцияне күпләр якламый. Бөтен дөнья аны ялгышлык дип атый, бөтен Русиягә бәхетсезлек китерде дип карый. Әгәр революция булмаса, Русия мондый көнгә калмас иде, авыллар колхозлашмас, авыл хуҗалыгы бөлгенлеккә төшмәс иде, эре промышленниклар таралышып бетмәс иде, олигархлар барлыкка килеп, дөньяны таламаслар иде. Менә бу әсәрем минем хәзер каршылыкка очрады.

Әсәрләремдә мәхәббәткә зур урын бирергә тырышам. Әхмәт-Зәки Вәлиди турында пьесамда олы мәхәббәт, сәяси киртәгә тап булып, челпәрәмә килә. Зәки Вәлиди ашыгыч рәвештә китәргә мәҗбүр булгач, авырлы хатынын үзе белән ала алмый. Барып урнашкач, хатынын китерү турында кайгырта башлый. Әмма Сталин Нәфисәне җибәрми. Зәки Вәлиди төрле илләрнең югары вазыйфа биләгән шәхесләренә, илчеләргә Сталинга йогынты ясауларын сорап мөрәҗәгать итә. Тик файдасыз: Сталин сүзендә нык тора. Ул Нәфисәсе артыннан Вәлидинең үзен кайтартырга тели. Нияте: Вәлидине кулга алып, атып үтерү. Әмма Зәки Вәлиди үзенең башкарасы эшләрен мәхәббәттән өстен куя һәм хатыны, улы артыннан кайтмый. Илле яшькә кадәр өйләнми, фәнгә, милләткә хезмәт итә. Соңыннан, әлбәттә, өйләнә, улы, кызы туа. Беренче хатынын кайтып ала алмавын ул эше белән аклый.

Бу пьесамны тәүдә Салават театры куйды. Аннары киң планда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәләштерде. Бу спектакль белән алар Төркиягә дә барды.

— Әңгәмә башында гәзитләрдә мәкаләләр бастыру турында да сүз булды, Нәҗип абый. Гәзитләргә язышу редакцияләр соравы буенчамы, әллә ихтыяҗмы?

— Әйе, соңгы елларда мин гәзитләр белән тыгыз элемтәдәмен. Бу шөгылем миңа ошап та куя. Халык белән аралашуның бер ысулы бит ул. Ә мин аралашырга яратам. “Кызыл таң” да “Гомерем буе бәйге тоттым” дигән баш астында синең белән бер сөйләшүебез басылгач, Чакмагыш районының Имәнлекул авылында яшәүче Ансаф Гыйззәтов дигән кешедән “Сәер һәм куркыныч прогноз” дигән хат килгән иде. Анда автор минем “Русия” бәхетсез ил. Әле дөньяга Америка хуҗа. Русия өченче дәрәҗәдәге илгә әйләнде. Әгәр барысы да әлегечә барса, Русия я Американың колониясенә әйләнер, я бөтенләй юкка чыгар (дәүләт булудан туктар)” дигән фикерләремә каршы чыккан иде. Мин аңа бит тутырып “Кызыл таң” аша “Тарихчыга минем җавабым” дигән ачык хат яздым. Ул тарихчыдан башка хат булмады. Димәк, минем җавабым белән канәгать калды.

Салават Юлаев турындагы капма-каршылыклы фикерләр йөри башлагач та, кулыма каләм алдым. Безнең Башкортстанны милли батырсыз калдырырга тырышучыларга катгый җавап бирдем. Милли геройсыз халык ул — мескен халык. Безнең телебез бар, тарихыбыз бар, геройларыбыз бар. Шундый вакыйгаларга карата һәм күңел кушылу буенча язылган мәкаләләрем ике томга җыелды.

— Нәҗип абый, һәр язган әсә­регез театрларда куелдымы?

— Бер пьесам бар, “Чияле тау” дигән. Салават театры куячак быелгы сезонда, гыйнвар-февраль айларында.

— Күптән түгел Салават театры өчен “Җиде кыз” пьесасын яздыгыз бит әле. Гомумән, бу театр белән Сезнең иҗади бәйләнешләр нык.

— Салават театры мине бик хөрмәт итә. Яшь чакта үзем дә анда директор булып эшләп алдым бит. Ул миңа туган театр кебек. Аның директоры Наилә Байкова бик эрудицияле, акыллы, кешелекле иҗатчы. Салават театрының 75 еллыгы уңаеннан Наилә ханым миңа мөрәҗәгать итте. Юбилей тантанасына сценарий язуымны сорады. Мин риза булмадым. Сценарий түгел, әдәби әсәр, пьеса язам, дидем. Һәм яздым. Пьеса аңа бик ошады, елый-елый укыды. Анда театрның тарихы сурәтләнгән. Пьесаны яшь режиссер Айрат Абушахманов сәхнәгә куйды. Халык яратып карады. Шулай итеп, дүрт театрда бүгенге көндә спектакльләрем куела. Алар миңа яшәргә хокук биргән кебек.

—Язучыларның әсәр язар алдыннан халык арасында яшәп, аларның тормышын өйрәнүләре күптән билгеле. Сезнең дә пьесаларда геройларыгыз тормыштан алынган. Бәлки, шуңа күрә дә алар озак яшидер?

— Геройларны тормыштан алырга дигән девиз совет чорыннан килә. Партия дә шулай кушты, чынбарлык та шуңа чакыра иде. Мин Октябрьский шәһәренә яшәргә үк күченеп киттем. Нефтьчеләр тормышын өйрәнергә, яңа төзелеп килүче шәһәр тормышын, андагы эшчеләрнең күңелен аңларга. Беренче әсәрләремнең геройлары шушы шәһәрне төзүче кешеләр булды. Төркиядә Зәки Вәлиди эзләре буйлап йөргәндә Истанбул университетына кердем. Зәки Вәлиди кабинетына алып керделәр. Кәнәфиенә утырып, үземне Зәки Вәлиди итеп хис иттем. Артта китап киштәсе. Ачып карадык. Иң алда урысча башкорт хикәяләре җыентыгы тора. Бу 1955 елда Мәскәүдә чыккан китап. Минем анда “Бораулаучылар” дигән хикәям кергән. Зәки Вәлиди барлык ав­торларның да хикәяләрен укыган, яннарында төрекчә дә, инглизчә дә язмалар бар. Мин аларны укый алмадым. Әмма минем хикәямә бәяне соңыннан, Зәки Вәлидинең СССР, Башкортстан турында язган хатирәләрендә таптым. Менә шуларны күргәч, пьесамда Зәки Вәлидинең кичерешләрен тасвирлау миңа җиңелрәк бирелде кебек. Тормышны өйрәнү мотлак кирәк диясем килә. Өстәл артында утырып кына тормышчан әсәр иҗат итеп булмый.

— Нәҗип абый, иртәгә Сезнең туган көн. Сезне “Кызыл таң” гәзитен укучылар исеменнән дә, коллектив исеменнән дә юбилей елына аяк басуыгыз белән ихлас котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗади учагыгызның сүнмәвен телибез. Элеккечә, иртәгә — Октябрь бәйрәме. Сез бу көнне нинди халәттә буласыз?

— 7 ноябрь... Мин аны туган көн буларак беркайчан да бәйрәм итмәдем. Октябрь революциясеннән үземне зур куймадым, шуңа күрә без аны гаиләдә Октябрь бәйрәме буларак бәйрәм иттек. Сүз уңаеннан гына мине искә алалар иде. Әле дә үзгәреш кермәде. Система алмашынды, СССР таркалды, әмма СССР ирешкән уңышларны, Бөек Ватан сугышында Җиңүебезне Октябрь револю­циясенең казанышлары итеп кабул итәм. Мин сагынам Октябрь бәйрәмен...

Ә без Нәҗип абыйның үзен, аның төпле фикерләрен, акыллы киңәшләрен сагынабыз...

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.
2012 ел.
Читайте нас: