+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 ноябрь 2016, 02:00

Лидерлар картлыкка бирешми

Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка — 75 яшь.Педагог, язучы, публицист, җәмә­гать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара югары уку йортлары академиясе әгъзасы... Республикабызның рухият өлкәсендә ярты гасырдан артык фидакарь эшләгән бу шәхесне берничә буын укытучылар, журналистлар, әдипләр, галимнәр ихлас остаз буларак хөрмәт итә. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Кол Гали исемендәге һәм мари халкының Яныш Ялкайн исемендәге премияләре лауреаты рәсми хакимият тарафыннан да, иҗтимагый җәмәгатьчелектә дә киң танылу яулады. Башы яңадан-яңа идеяләр белән тулы, һәрчак каядыр ашыгучы, җитез хәрәкәтле Рәиф Кадим улының шундый яшьтә булуына ышанасы да килми. Ә чәчләре... Алар яшь чакта ук чалланган иде.Аның турында мин беренче тапкыр язучы Сәгыйть Агишның, 1974 елда булса кирәк, “Агыйдел” журналындагы интервьюсыннан белдем. “Әле генә минем янда Рәиф Әмиров дигән яшь галим булып китте. Бөре педагогия институтында эшләгән, күптән түгел Уфага күчкән икән. Кыюлыгы, яңалыкка омтылуы белән бик ошады ул миңа. Әдәбият гыйлеменә шундый яшь талантлар килүе шатландыра”, — дип язган “башкорт прозасы Чеховы”.

Әлеге мәкаләне язар алдыннан Рәиф Кадим улы белән сөйләшкәндә шушы фактны искә төшергәч, ул да хатирәләргә бирелде:
— 1967 ел. Мәскәүдә Н. К. Крупская исемендәге педагогия институты аспирантурасында укуым тәмамлану алдында тора иде. СССР язучылар съездына ничектер эләктем. Фойеда, бер як читтә, Сәгыйть ага таягын тукылдатып йөренеп тора. Кәефсез. “Борис Пастернак китабын саттылар, миңа җитмәде”, — ди. Аның делегат мандатын алдым да киттем. “Бу нихәл ул? Карачай-Черкес республикасы язучылары бөтенләй Пастернаксыз калган”, — дидем Кавказ халыклары акценты белән. “Сезгә ничәү кирәк”? — ди сатучы ханым. Аңа да, үземә дә алдым.

Бөредә эшлим. Шуңа игътибар итәм — биографияләре буенча язучыларыбыз барысы да... ярлы крестьян, батрак балалары, имеш. Гамәлдә бит алай түгел, аларның күпләре әти-әниләренең сәүдә­гәр, эшкуар, дин әһеле булганлыгын яшер­гән. Шуларны дөресләп белешмә чыгарасы килә. Социаль чыгышларын дөрес күрсәтүләрен сорап, язучыларга 100 хат җибәрдем. Берсеннән дә җавап юк.

Ул арада Уфага эшкә күчтем. Хатларым артыннан һәркемнең өенә барырга булдым. Сәгыйть агадан башладым. Мәскәүдәге кыска вакытлы очрашуга байтак еллар үтсә дә ул мине шундук таныды. “Теге заманнар кире кайтмагае, дип куркалар”, — дип аңлатты каләмдәшләренең минем мөрәҗәгатькә дәшми калуларын.

Башкорт совет очеркы буенча якланган диссертациям өстендә ничек эшләвемне бик кызыксынып тыңлады. 20нче елларда гарәп имласында чыккан китапларны карт кешеләрдән укытырга мәҗбүр идек. Мәс­кәүдә шундый бер өлкән милләттә­шебез миңа Мөхетдин Корбангалиевның гарәп имласына өйрәтү китабын бирде. Чынлап та бер атнадан мин инде үзем укый башладым. Сәгыйть ага минем бу гамәлемне бик ошатты — теге интервьюда да шул хакта телгә ала...

Рәиф Әмировка 3 ноябрьдә 75 яшь тулды. Бу көн аның тормышында өч вакыйга белән билгеләнә. Дөньяга килгән көн. Бу вакытта яшь әти — колхоз тракторчысы Кадим өч ай инде фронтта дошманнарга каршы көрәшә; яшь ана Җәми­гага, зур гына хуҗалыкны алып бару бе­лән бергә, туганнарыннан калган ике кеч­кенә сабые турында хәстәрлек күрү дә йөкләтел­гән. Тагын да өч елдан нәкъ шушы көнне Кадим солдатның һәлак булуы хакында “кара кәгазь”гә кул куела. Мәрхүмнең бердәнбер улы 1972 елда әтисенең ерак Лиепая шәһәрендәге (Латвия) каберен барып таба. Һәм янә килеп, 3 ноябрьдә Рәифнең тәүге улы Марсель туган.

Әтисен бервакытта да күрмичә, аның сөекле хатынын һәм баласын яратучы, кешелекле һәм кыю образын фронт хатлары, туган-тумачаларның сөйләве буенча гына күз алдына китереп үскән Рәиф балачакта тимер юлчы булырга хыяллана. Ләкин бу хыял өлкәннәрнең, яшь бала әллә кая китеп югалыр дип куркып, аның документларын яшереп куюлары аркасында җимерелә. Бу хәл җиденче сыйныфтан соң була. Тормышка ашмаган хыял урынын токарь булу теләге били. Үзе кебек үсмер белән Уфа янындагы Ново-Александровка бистәсендә урнашкан 4нче һөнәрчелек училищесына юл тота. Киләләр, барлык укучыларның да акбурга буялып беткән кара комбинезонда йөргән­леген күрәләр. Шуларның берсе болар янына килә: “Малайлар, сез кайдан?” “Балтач районыннан”. “Ничек укыдыгыз?” “Дүртле”гә, “бишле”гә. “Сез монда укырга кермәгез! Минем кебек “өчле” капчыкларына башкача барыр урын юк. Бер ел укыйм инде — токарь станогын якыннан күргәнем юк. Кара эштә көннәребез үтә”.

Балтачлылар кире борыла. “Әни бит мине укытучы итеп күрәсе килә. Аның сүзен тыңларга кирәк шул”, дип уйланып кайта Рәиф. Хәер, алтынчы сыйныфта язма эштә үзе дә “Мөгаен, мин әдәбият укытучысы булырмын”, дип язган.

Мәшһүр Батыршаның туган авылы Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлагач, Рәиф Әмиров Бөре педагогия институ­тының филология факультетында укый. Студент чагында ук әдәбият кафедрасына эшкә алына, сабакташларына урыс, совет, чит ил әдәбиятлары буенча дәресләр бирә. 1962 елда матбугатта тәүге язмасы дөнья күрә — А. Солженицынның “Иван Денисовичның бер көне” повесте буенча студентлар конференциясе үтүе турында мәкалә була ул. Сол­же­ницынның иҗаты җиде кат йозак астына алынганнан соң да аның әсәрләрен уку әмәлен таба. Рәиф Кадим улы бу уңайдан кызыклы хәлләрне искә төшерә: “Мәскәүдәге Ленин исемен­дәге китапханәдә аспирантлар тыелган әсәр­ләрне шундагы уку залында ук укый иде. Яшерен рәвештә үзнәшер ысулы белән басылган аерым битләр теләсә кем үрелеп алырлык киш­тәләрдә тезелеп торган Ленин томнары эчендә саклана. Ленин томын аласың да...Солженицынны укый­сың һәм урынына куясың. Китап­ханәчеләр бу турыда бел­сәләр дә күз йомганнардыр. Шунысы да кызыклы: аспирантлар нинди әсәрнең яки китапның рәхимсезлеккә тарыячагын алдан сизгән­нәрдер кебек. Юрий Некричның “1941 ел, 22 июнь” китабын укып та өлгердек, аны тыйдылар да”.

Хәтер янә студент елларына әйләнеп кайта. Рәиф Әмиров анда укудан, укытудан, комсомол эшләреннән һәм спорттан тыш та үзенә төрле шөгыльләр таба. Җәмәгать эшләре аша сәясәткә дә кереп киткәли. Гаделлекне, хакыйкатьне яклап чыгышлар ясарга да туры килә. Бервакыт студентларга “югарыдан” Двосья Львовна Соркина дигән укытучының дәресләренә йөрүдән баш тартырга, аңа каршы сөй­ләргә “тәкъ­дим итәләр”. “Бер көн элек ке­нә зачеткаңа беренче һәм бердәнбер булган “өчле” куйды шушы начар укытучы, син аңа каршы эндәшми калырга тиеш түгелсең”, — дип Рәифне дә котырталар. Ләкин ул җыелышта укытучыны яклап чыгыш ясый:
— “Өчле” алуымда мин үзем гаепле. Двосья Львовнага рәхмәтлемен, чөнки ул миндәге ялкаулыкны ачыклады, ялкаулык белән ерак китеп булмаячагын тагын бер тапкыр аңлатты.

Менә шундый гадел студентлар саклап кала укытучыны. Дөрес, соңрак аңа барыбер китәргә туры килә. Рәиф белән аның дусларча мөнәсәбәте озак еллар саклана.

Студентларны кирәкмәгән ыгы-зыгыларга җәлеп итү очраклары да булгалап тора. Мәсәлән, үзләре белән килешеп тә тормыйча, аларны Сталин урамының исемен Интернациональгә үзгәртүне таләп итүчеләр исәбенә кертергә телиләр. Монда да каршы чыгучы студентларның башында Әмиров тора. Аңлашыла ки, каршылык күрсәтүчеләрнең бу гамәле Сталинны яратудан түгел, үзләре белән исәпләшмәү аларның ачуын кузгата.

Рәиф Әмиров институттан соң Бөре районындагы бер мәктәптә бер ел эшләп ала. Ә инде Нуриман районындагы данлыклы яугир Ришат Исмәгыйлев җитәкче­лек иткән Байгилде урта мәктәбендә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасында үткән бер елны ул әлегәчә үзенең төп тормыш университет­ларының берсе дип исәпли. Мәктәптә, авыл­да, колхозда ул искиткеч яхшы кеше­ләр белән очраша, аларның күпләре гомерлек дус булып кала.

Бу вакытта инде ул үзе кебек филолог Олия Нурулла кызы белән тормыш кора, Марсель исемле ул үстерәләр. Алгарак китеп әйткәндә, Әмировларның өч баласы — уллары Марсель, кызлары Динара, Гөл­нара да табиб һөнәрен сайлаган.

Югарыда телгә алынганча, Рәиф Әми­ров 1965-67 елларда Мәскәүдә аспирантура үтә. 1968 елда “Башкорт совет очеркы. 1917 — 41 еллар” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Шул ук елдан башлап Бөре дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы, доцент булып эшли. Бөре картиналар галереясына нигез сала, җәмәгать башлангычында аның тәүге директоры эшен алып бара. Вуздагы мәдә­ният университеты ректоры буларак, студентларны урындагы шартларны исәпкә алып эстетик яктан тәрбияләү системасын эшләү һәм гамәлгә ашыру авторларының берсе булып таныла. “Яшьлек” татар-башкорт әдәби-иҗат берләш­мәсен оештырып, әдәби фестивальләр үткәрүне җайга сала. Ул заманда “Яшьлек”, гомумән, Бөре шәһәре, республи­каның Уфадан соң икенче әдәби үзәгенә әверелеп ала, дисәк тә ялгыш булмастыр. Очрашуларга нинди генә язучылар, ша­гыйрьләр килми! Олы талант ияләре Әмир Мәхмүтов, Марис Нәзировлар нәкъ менә шушында иҗат канатларын ныгыта. Яшь доцент моннан тыш күренекле башкорт язучысы Һәдия Дәүләтшинаның тормыш юлын өйрәнүне, әсәрләрен халыкка тулырак җиткерүне оештыручыларның берсе дә.

Бу вакытта Рәиф Әмировка — тулар-тулмас 32 яшь. Тормыш баскыч­ларына күз салсаң, авыл мәктәп­ләрендә эшләү аны мөстәкыйльлеккә, гап-гади кешеләр хәленә керә белергә өйрәткән, аспирантура киң әдәби һәм фәнни офыклар ачкан, Бөредә эшләү аны вуз укытучысы һәм җәмәгать эшлеклесе итеп формалаштырган.

Аңа проректор вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ләкин ул аннан баш тартып, Башкортстан дәүләт педагогия институтында доцент булып эшен дәвам итүне өстен күрә. Бу – 1974 ел. Беренче курска кабул ителгәннәр арасында Әлшәй районыннан Рәүф Хәкимов дигән ут бөрчәсе кебек егет тә була. Әле ул — күренекле журналист, атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълү­мат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исе­мендәге премия лауреаты. Укытучысы һәм остазы турында болай дип сөйли:

— Бәхетебезгә, Рәиф Кадим улы группа­бызның кураторы итеп бил­геләнде. “Үзе артыннан яшьләрне ияртүче лидер, гыйлемле, кечелекле шәхес менә нинди була икән!” — дип сокландык без аңа тәү­ге көн­нәрдән үк. Бер ай гына укый идек әле. Бер­вакыт төркемебезне җыйды да Салават һәйкәле янына алып китте. “Бүген Рәүфкә — 18 яшь!” дип мине калкурак урынга бастырды һәм шигырь сөйләргә кушты. Икенче бервакыт теплоходка төялешеп Кызыл Яр авылындагы Чапаев музеена юл тоттык. Кураторыбыз үзенең кечкенә өч баласын да иярткән иде. Әле алар белән, әле безнең белән мәш килеп, безгә ул әти кешенең үз сабыйларына мөнәсәбәт сабаклары да бирде.

Сентябрьдә үк татарча һәм башкортча иҗат итүче студентлар өчен “Тамчылар” әдәби берләшмәсе оештырды. Тәүге утырышка мин берүзем генә килгәнмен булып чыкты. Рәиф Кадим улы һич иренмичә сә­гать буе минем шигырьләргә җентекле анализ ясады. Икенче утырышка Нур Шәфыйков, Әдһәм Әскаров дигән каләм тибрәтүчеләр килде. “Аңа әле озак кына укыйсы бар”, — дип укытучыбыз мине бер­­­ләшмәнең старостасы итеп билгеләде. “Иҗаттан беркайчан да туктамагыз”, — дип безгә хикәя, новелла, шигырьләр язарга задание бирә. Ватман кәгазьләрен бер-берсенә ялгап, 5 метр озынлыкта стена гәзите чыгара башладык. Күпти­ражлы “Учитель” гәзите дә шигырь­лә­ре­безгә урын бирде. “Тамчылар” елгага әве­­релде, биредә Әхмәр Үтәбаев, Инсур Шәңгәрәев кебек язучы-шагыйрьләр үсеп чыкты...

Рәиф Әмировның 1986 елда яклаган докторлык диссертациясе “Башкорт әдәбиятында әдәби-публицистик жанрлар. Формалашуы һәм үсеше. ХVI-ХХ гасырлар” дип атала. Биредә ул беренчеләрдән чәчәннәр, абызлар иҗатын халык фикерен чагылдыручы шәхесләр буларак тикшерә. Алар җитди гыйльми ачыш дип бәяләнә.

— Башкортның тарихы да, әдәбияты да публицистик характерда, — дип фәнни хезмәтенә кыскача гына анализ бирә аның авторы. — Хөкүмәткә халык исемен­нән хатны гадәттә чәчәннәр, абызлар язган. Аларда чагу образлар, фикерләр ялтырап калган. Мәхәббәт турында шигырь­ләр, җырлар тәэсир көчен арттыру өчен сүз уңаенда гына язылган.

Рәиф Әмиров хәзер М. Акмулла исемен йөртүче педагогия югары уку йортында 40 елга якын хезмәт салды. 1987 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. Доцент, факультет деканы, кафедра мөдире була. 1981 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, берлекнең очерк һәм публицистика, тәнкыйть советлары, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе, “Агыйдел”, “Русский язык в башкирской школе” журналларының мөхәрририят әгъзасы булып тора.

Егермеләп монография, уку әсбабы, 300 чамасы мәкалә һәм рецензия авторы. Хезмәтләре республикадан тыш Русия, СССР, чит илләр матбугатында басыла. Башкорт прозасы буенча Мәскәүдә һәм Уфада чыккан әдәби җыентыкларны төзүче.

Республика Язучылар берлегенең очерклар һәм публицистика секциясе рәисе буларак, Рәиф Әмиров 80-90нчы елларда әдип сүзенең абруен күтәрүдә күп эшли. Аның башлангычы белән “Башкорт тарихи прозасы: табышлар һәм перспективалар”, “Башкорт әдә­биятында һәм публицистикасында үзгәртеп кору һәм тарихи тема”, “Республиканың гыйльми потенциалы һәм үзгәртеп коруда аның урыны” дигән темаларга “түгәрәк өстәл”­ләр оештырыла. Экология темасына күчмә утырышлар язучы публицист­лар­ның һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә, респуб­ликаның тарихының һәм хәзерге хәленең мөһим темаларын эшкәртергә булышлык итә. Ә инде “Су чисталыгын саклыйк”, “Республикабыз урманнары: алар ни белән авырый?”, “Икътисад һәм экология” темаларына “түгәрәк өстәл”ләр барган урын күпмедер вакытка респуб­ликаның үзенчәлекле бер “яшелләр хәрәкәте” үзәгенә әверелә.

Профессор Әхәт Нигъмәтуллин бер чыгышында Рәиф Әмировны Акмулла, Сергей Аксаков, Николай Крашенинников традицияләрен дәвам итүче, ягъни татар, башкорт, урыс, мари әдәбиятлары арасындагы дуслык, хезмәттәшлек, йола бәй­ләнешләрен фәнни тикшеренүче, гамәли пропагандалаучы дип телгә алган иде. Аның бу гамәлләре педагогик, гыйльми, әдәби һәм җәмәгать эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора. Күп кенә шәхес­ләр­нең исемнәрен мәңгеләш­терүдә, хез­мәтләрен халыкка билгеле итүдә зур хезмәт салды һәм сала. Бу җәһәттән иң беренче булып мәшһүр райондашы Батыршаны телгә алырга кирәк. Мишкә районында туып-үскән ике күренекле зат — мәгърифәтче Васфи Гыйльмияров, фольклорчы, шагыйрь Яныш Ялкайн исемнәре нәкъ менә Рәиф Кадим улы фидакарьлеге белән безгә кайтты. Аларның тәүгесе белән ул Бөредә чакта шәхсән аралашкан, истәлек­ләрен дә яздырып калдырган һәм соңын­нан күләмле документаль әсәр иҗат иткән. Мари халкының данлыклы улы Яныш Ялкайн исемендәге премия булдыру артыннан йөри, кирәкле документларны эшли. Нәтиҗәдә Мишкә һәм Калтасы район хакимиятләре бу премияне гамәлгә куялар.

Рәиф Әмировның тормышында җәмә­гать эшләре зур урын биләве турында әйтә биреп куйган идем. Ул эшләр рәсми­ләре белән шулкадәр бәйләнгән ки, тәүгеләре кайда тәмамланып, икенчеләре кайда башланганын да белер хәл юк. Һәм хикмәт монда бу шәхеснең ташып торган энергия­сендә, хыял-омтылышларында гына түгел. Читләрнең кайгы-хәсрәтен дә ул йөрәгенә якын ала.

Сиксәненче еллар уртасында, СССР­ның башка халыкларындагы кебек, татарларда да милли хәрәкәт кузгала. Һәм Рәиф Әмиров аның лидер­ларының берсенә әверелә.

— Башкортстанда ул дәвердә Кәрим Яушев җитәкчелегендәге Татар иҗти­магый үзәге үзен реаль сәяси көч итеп таныткан, югары даирәләр дә аның белән исәпләшә иде, — дип хатирәләргә бирелде Рәиф Кадим улы. — “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Морзалар мәҗлесе, Татар телле язучылар берлеге, “Ал калфак” һәм башка оешмалар аерым-аерым хәрәкәт итәләр, әмма кайбер мәсьәлә­ләрдә фикер аерымлыклары килеп чыккалый, шуларны килештерергә, берләш­терергә кирәк иде. Республика җитәк­челеге Башкортстан татарлары съезды үткәрергә карар итте, аңа әзерлек комиссиясе рәисе итеп Дәүләт җыелышы-Корылтайның Вәкилләр палатасы рәисе Миңнерәис Ишморатов билге­ләнде, “Азатлык”тан Заһир Хәкимов белән мин аның ярдәмчеләре булдык. Съездның көн тәртибе, каралачак мәсьә­ләләр, проектлар әзерләп атна-ун көн иртәдән кичкә кадәр утырдык.

Бөтендөнья татар конгрессының барлык 5 съездында да делегат, тәүге ике чакырылышта идарә әгъзасы, шулай ук Башкортстан татарларының барлык 4 съездында да делегат һәм мәдәният-әдәбият комиссиясе рәисе булдым.
Казандагы беренче съезд вакытында республикабыз вәкилләре Риза Магазовны, Мадриль Гафуровны, Рәүф Хәсәновны һәм мине Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Икенче көнне Шәй­миевның киңәшчесе Рафаил Хәкимов, Кәрим Яушев һәм мин, төн буе утырып, Татар­стан белән Башкортстанның мәдә­ният-мәгърифәт өлкәсендәге килешү проек­тын төзедек. Әйтергә кирәк, безнең шундагы күп кенә пунктлар соңрак ике рес­публика арасындагы гомум килешүгә дә керде.

Бөтенрусия “Мәгариф” фондының Башкортстан буенча бүлеген оештырдык, аңа “Мәгърифәт” дип исем куштык.Спонсорлар табып, хәтта сәүдә белән шөгыль­ләнеп, иң тәүдә татар теле-әдәбияты укы­­тучылары өчен методик әсбаплар, арытаба татарча, урысча шигырь, проза китаплары нәшер иттек. “Мәгърифәт”тә авыл укучыларын югары уку йортларына (беренче чиратта педагогия, медицина, авыл хуҗалыгы) керергә әзерләү курслары оештырдык, алар берничә ел эшләп килде...

Рәиф Кадим улы Әмиров — халкы­бызның, милләтебезнең кайнар патриоты. Туган районына, авылына да бихисап изге гамәлләр кылган шәхес ул. Балтач районындагы Начара авылы мәктәпле, утлы, сулы булган икән, монда аның да тырышлыгы зур. Әле дә ул якташлары мәнфәгатен кайгыртучы проектларны гамәлгә ашыру артыннан йөри.
Читайте нас: