+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 ноябрь 2016, 02:00

Хәвефсезлек белгече кем ул?

Хәвефсезлек белгече көне Русиядә 2005 елдан башлап билгеләнә. Ул хәвефсезлек буенча Sec. RU интернет-порталы тарафыннан оештырыла.

Чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, аның тамырлары антик вакытларга ук барып тоташа. Чөнки тәүге “секьюрити”лар (хәвефсезлек белгече инглиз теленнән шулай тәрҗемә ителә) хуҗалары ашыйсы ризыкны алдан кабып карый торган була. Шулай ук алар хуҗаларын төрле хәвеф-золымнардан да саклый.

Совет заманында бу эшне Дәүләт хәвефсезлек комитеты (КГБ) башкара. Бүген исә кесәсендә акчасы бул­ган һәркем үзенең хәвефсезлеген тәэмин итә ала.
Читайте нас: