+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 ноябрь 2016, 02:00

Фашизм яңадан ишек шакый

Нацизм белән көрәштә гомере өзелгән Юлиус Фучикның чакыруы бүген дә көнүзәк.Күптән түгел республика матбугат басмалары Башкортстанда фашистик юнәлештәге оешманың фаш ителүе турында хәбәр итте. “Белая река” дип исемләнгән экстремистлар берләшмәсе әгъзалары республика районнарының берсендә нацист символикасын кулланып, хокук тәртибен бозу актлары оештыра, аннары видео материалларын Интернет челтәрендә урнаштыра. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Русиянең иң тыныч төбәкләренең берсе – Башкортстанга да килеп җиткәч, фашизм хәвефе һич тә уйлап чыгарылган күренеш түгел, димәк.

Фашизм дигәндә без, беренче чиратта, 1941 елда СССРга бәреп кергән Гитлер Германиясен күз уңында тотабыз. Ә бит идея һәм сәяси агым буларак, фашизм беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Италиядә барлыкка килә. Аның нигезендә сугышчан милләтчелек, аерым милләтнең башкалардан өстенлеге, террор һәм тоталитарлык ята.

Билгеле булуынча, үткән гасырның 20нче елларында Европаның кайбер илләрендә милли хәрәкәт көчәеп китә. Шуларның берсе — Италиядә 1919 елда барлыкка килгән “Боевой союз” оешмасы. Аның җитәкчесе Бенито Муссолини тәүге мәлдә халык күңеленә аеруча якын лозунглар белән эш итә. Мәсәлән, оешма программасында төп таләпләр булып гомум сайлау хокукы, 8 сәгатьлек эш көне игълан итү, 16 яшькә кадәр балаларның хезмәтен тыю һәм башка чакырулар тора. Халыкта теләктәшлек табу белән фашистик оешма, кораллы отрядлар төзеп, социалистик юнәлештәге гәзит редакцияләренә һөҗүм оештыра, эшчеләр демонстрацияләрен таратуда катнаша башлый. Бер сүз белән әйткәндә, Италия фашистлары илдәге куәтле көчкә әверелә.

Шушы ук чорда Германиядә милли социалистик хәрәкәт башлана. Аның җитәкчесе Адольф Гитлерның Германияне ни рәвешле һәлакәткә китергәнен тарихтан яхшы беләбез. Гомумән, моннан соң Польша, Болгария һәм Румыниядә властька килгән фашистик режимнар, ахыр чиктә, тоташ Европаны икенче Бөтендөнья сугышына җәлеп итеп, үз халыклары арасында зур корбаннарга юл куйды. Менә ни өчен фашизмга караш дөнья күләмендә тискәре булып кала да инде.

Гомумән алганда, фашизм идеологиясе инкарь ителсә дә, соңгы елларда сәясәттә дә, анык гамәлләрдә дә бу агымның баш калкытуы күзәтелә. Бу, иң беренче чиратта, дөнья күләмендә алып барылган локаль сугышларда һәм илләр арасындагы бәрелешләрдә чагылыш таба. Атап әйткәндә, Якын Көнчыгыш, гарәп илләрендәге сугышлар нәкъ менә фашистик ысуллар белән алып барыла. Фашизмның баш калкытуына ачык мисал булып Украина тора. Мәгълүм булуынча, биредә Бөек Ватан сугышы елларында Гитлер Германиясенең яраннары булып торган бандерачылар баш калкытып, Украинаның тышкы һәм эчке сәясәтендә хәлиткеч көчкә әверелде.

Фашизмның чын мәгънәсендә баш калкытуына мисаллар күп. Фашистларның яңа буыннары Сүриядәге террорчылар отрядларына берләшеп, милләттәшләренә каршы канкойгыч сугыш алып бара. Балтыйк буе илләрендә, атап әйткәндә, Литвада, фашистик оешмалар ачыктан-ачык хәрәкәт итеп, икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен инкарь итү буенча зур эшчәнлек җәелдерде.

Бу җәһәттән шунысы игътибарга лаек: хәзерге фашистларның һөҗүм итү объекты булып Русия тора. Көнбатыш илләренең бу очракта дәшми калуны хуп күрүе әлеге мәсьәләгә күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертә, әлбәттә.

Гомумән, фашистик идеологиягә нигез салынган Европада тарихтан һичнинди сабак алмаганнар, дигән фикер туа.

Башка исем астында, мәсәлән, Русиядә тыелган Ислам дәүләте (ИГИЛ) рәвешендә фашизмның тергезелүе халыкара капитал файдасына башкарыла, дип расларга да ныклы нигез бар. АКШның бу юнәлештә әйдәүче позициядә торуы беркем өчен дә сер түгел. Украина милләтчеләренә финанс ярдәме күрсәтеп, АКШ ике славян илен зур бәрелешкә җәлеп итте. Ул, канкойгыч алышлар белән генә чикләнмичә, икътисади каршы торуга — “санкцияләр сугышы”на да китерде. Аның ахыргы максаты булып исә Русияне икътисади яктан көчсезләндерү тора.

Әйткәндәй, Русиянең аерым төбәкләрендә дә фашизмның баш калкытуы күзәтелә. Монда инде алгы планга яшь буын вәкилләре чыга. Тормыш-көнкүрештәге икътисади кризис китергән кыенлыкларны төп сәбәп итеп, яшьләр җирле властька каршы берләшә. Монда инде нацизм идеологиясе таяныч ноктасы булып тора.

Хәзерге сәяси яктан катлаулы шартларда шуны онытырга ярамый: тергезелүче фашизм анык рәвештә безнең киләчәгебезгә яный. Нацизмга каршы ялкынлы көрәшче Юлиус Фучикның “Кешеләр, уяу булыгыз!” дигән сүзләре бүген дә көнүзәк яңгырый.
Читайте нас: