+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 ноябрь 2016, 02:00

Тәмәжникнең гомеркәе тарткан саен кыскара...

“Русия Дәүләт думасы депутатлары “Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны чикләү турында” закон проек­тын кабул итүне тәмамлый алмады, чөнки алар, тәнәфес игълан итеп, тәмәке тартырга чыгып китте”. Бүген, Тәмәке тартудан халыкара баш тарту көнен билгеләү уңаеннан, шушы мәзәк искә төште. Илнең законнар чыгару органнары депутатлары эшчәнлегенә караш нинди генә булмасын, һәрвакыттагыча, бик соңлап һәм бихисап каршылыкларны җиңә-җиңә булса да, ул закон кабул ителде, ә инде аның эшләнеп беткәнлеге-бетмәгәнлеге, камиллеге исә өченче-дүртенче мәсьәлә.

Тәмәкегә кагылышлы көннәрне без елына ике тапкыр билгелибез: бүгенгесе 1977 елда Американың онкология җәмгыяте карары белән билгеләнә башласа, икенчесе 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән булдырылган иде. Ничек кенә булмасын, икесе дә кирәк, икесе дә әйбәт башлангыч, чөнки, белгечләр фикеренчә, дөньяда үпкә яман шешенең – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәкнең ишемия авыруының 25 проценты тәмәке тартудан. Җир шарының кайсыдыр ноктасында 10 секунд саен бер тәмәжник җан тәслим кыла, дигән мәгълүмат та бар.

Русиядә ирләрнең – 50-60 проценты, хатын-кызларның һәр унынчысы тарта, ә башкалардан кача-поса пыскытканнарны исәпләсәң, тагын да күбрәк. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе К. Толкачев “Фейсбук”тагы блогында шушы көннәрдә язганча, ике ел элек кабул ителгән “тәмәке законы” тәэсире нәтиҗәсендә халыкның 25 проценты тартуны ташлаган, ә 13-15 яшьлек үсмерләр арасында бу күрсәткеч 2,5 тапкырдан да артып киткән. Спикер язуынча, элек үсмерләрнең 27 проценты тартса, хәзер андыйлар 9 процент кына калган. Бу саннарны Константин Борисовичка кем биргәндер, анысы аның намусында калсын, әмма ышанасы килмәсә дә ышанасы килә торган саннар бу. Әгәр болар чыннан да шулай булса, димәк, эшли закон! Ләкин боларга ирешүнең юллары урамнарда полиция хезмәткәр­ләренең тәмәке пыскытучыларны тотып йөрүе түгел, ә халыкка, бигрәк тә яшь­ләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру, аларны спортка, сәнгатькә, иҗатка, актив тормыш позициясенә җәлеп итү.

Тәмәжникләр фикерен өйрәнү нәти­җәләре буенча, аларның 12 проценты тартуны ташлау җиңел дип исәпли, 56 проценты авыр ди, 4 проценты мөмкин түгел дигән уйда, 28 проценты бу хакта уйлап та карамаган. Пыскытучыларның 21 проценты ташлап та караган, ләкин ташлаган да башлаган. Аларның күпләре бу гадәтнең зыянлы булуы турында белеп тә тора, әмма я ташлый алмый, я ул чирләр мине читләтеп үтәр әле дип өметләнә.
Бу тормышта, гадәттә, кешене яхшы, сөенечле һәм бәхетле мизгелләр генә ешрак читләтеп үтүчән, ләкин менә яманы сине әллә каян эзләп таба. Ә тапкач, инде соң була. Менә син дә тагын күпме качып йөри алырмын дип уйлыйсың микән? Тарт әйдә, тарт, тизрәк үләрсең...
Читайте нас: