-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 ноябрь 2016, 02:00

“Яраткан эш авыр булмый!”

Бүген – Участок уполномоченныйлары көне.Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эше буенча өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Радик Мостафин шулай ди.

Радик Мостафин милициянең Илеш районы бүлегенә 2003 елда эшкә килә. Башта ул участок уполномоченные итеп тәгаенләнә. Берничә елдан участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эше буенча өлкән участок уполномоченные итеп үрләтелә. Бүген Радик Алигер улы, Яңа Аю һәм Ябалак авылы биләмәләренең участок уполномоченныеннан тыш, Андреевка, Этәй, Кужбахты, Базытамак, Яңа Аю, Ябалак авыл биләмәләренең өлкән участок уполномоченные вазыйфасын башкара. Тырыш һәм фидакарь хезмәте 2013 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының III дәрәҗәдәге “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бәяләнә.

Күпчелек полиция хезмәт­кәрләренә хас булганча, Радик Мостафин да аз­сүзле. Ул үз эшенең үзенчә­лекләре һәм нечкәлекләре турында ачылып китеп сөйләргә яратмый. “Мин бары тик үземә йөкләтелгән бурычны намус белән башкарырга тырышам. Шул гына”, — дип тыйнак кына җаваплый.

Әлбәттә, мине аның бу кыска җавабы канәгатьләндер­ми һәм мин Радик Моста­финнан үзе белән рейдка алып чыгуын үтенәм. Участок упол­номо­ченныеның: “Карагыз аны, мин бик соң кайтачакмын!” — диюенә карамастан, аның артыннан иярәм.

Менә без иртәнге унда Уяндык авылына — Радик Мостафинның төп эш урынына (кабинеты “Ал роза” кунакханә комплексының административ бинасында урнашкан) юл тотабыз.

— Сез дөрес аңлагыз: тикшереләчәк җинаять эше буенча мин сезгә бернинди дә мәгълүмат бирә алмыйм: ярамый! — дип, юлда барышлый ачыклык кертә Радик Алигер улы һәм дәвам итә: — Участок уполномоченныеның тәгаен генә эш сәгате юк. Миңа караучы участоклардан җинаять кылыну турында нинди дә булса хәбәр килсә, көннең-төннең нинди вакыты булуга карамастан, шунда юл тотарга туры килә.

— Сезнең биләмәләрдә җинаятьләр еш кылынамы? Статистика саннары ни сөйли?

— Күп дип әйтмәс идем. Ел башыннан алып Яңа Аю һәм Ябалак авыл биләмәләрендә барлыгы 30 җинаять теркәлде, ел дәвамында шуның 26сы ачылды.

— Бу бик әйбәт күрсәткеч ләбаса! Сер булмаса, авыл җирендә җинаятьләрнең нинди төрләре күбрәк кылына?

— Бармаклар төрле булган кебек, җинаятьләрнең дә төрлесе бар: урлашу, мошенниклык очраклары, көнкүреш­тәге җәнҗаллар, җәмәгать урыннарында хокук бозулар, еш булмаса да, булып тора. Без аларның һәркайсын “кызу эз”дән ачыкларга тырышабыз. Моның өчен тиешле оператив эшләр алып барабыз. Ә төп эшебез — җинаятьләрне булдырмау чарасын күрү.

— Ул җәһәттән ниләр эшләнә?

— Ике ел элек, Яңа Аю һәм Ябалак авыл биләмә­ләренә участок уполномоченные итеп тәгаенләнгәч, шул авыллардагы йортлар буйлап йөреп чыгуны максат итеп куйдым. Һәр йортка кереп: ”Мин — сезнең участок уполномоченные булам. Миңа сорауларыгыз юкмы?” — дип кызыксындым. Кешеләр белән берлектә эшләмәсәң, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Халык үзенең участок уполномоченныен якыннан белеп һәм танып торырга тиеш.

Шәхсән аралашулардан тыш, шушы төбәктә яшәүче­ләр белән авыл җыеннарында да еш очрашып торам. Халыкка районда һәм үзләре яшәгән биләмәдә кылынган җинаятьләр турында җентек­ле мәгълүмат бирәм, җинаять­ләрне булдырмау чаралары турында сөйлим.

Соңгы вакытта мобиль мошенниклар саны артты. Авыл халкының беркатлылыгыннан һәм тиз ышанучанлыгыннан файдаланып, мошенниклар нәкъ шушы контингентны сайлый. Әлеге вакытта менә шушы юнәлеш буенча актив рәвештә аңлату эшләре алып барам. Урындагы халык белән элемтәне тагын да якынайту максатында атнаның һәр чәршәмбесендә һәм җомга­сында гражданнарны кабул итүләр үткәрәм. Бер сүз белән әйткәндә, эшчәнлегемне халык белән берлектә алып барам.

— Димәк, җинаятьләрне ачуда халык төп ярдәм­челәрнең берсе булып тора?

— Нәкъ шулай. Нинди дә булса җинаятьне тикшерә башлар алдыннан иң элек урындагы халык белән сөй­ләшеп чыгам. Бу сөйлә­шүләр, чыннан да, уңай нәтиҗә бирә. Җинаятьләрнең күбесе урындагы халык ярдәме белән ачыла.

— Ишетеп белүемчә, авылларда халык дружиналары да актив эшли. Сез дә үз эшчәнлегегездә, мө­гаен, аларга таянасыздыр?!

— Әлбәттә. Минем һәр авылда шундый дружина­ларның әгъзалары булып торучы ышанычлы кешеләрем бар. Имин булмаган гаи­ләләр­гә, һәртөрле рейдларга без алар белән берлектә чыгабыз. Алар — чыннан да, минем төп ярдәмчеләрем, — ди Радик Алигер улы.

Сөйләшә-сөйләшә килгәч, юлның озынлыгы да сизел­мәде. Менә без Уяндыкка борылып кердек тә “Ал роза” кунакханә комплексы каршына килеп туктадык. Участок уполномоченные машинасыннан төшәргә өлгермәде, урындагы халык аны уратып та алды. Күренеп тора: Радик Мостафин — биредә үз кеше.

Алдан вәгъдә иткәнчә, участок уполномоченные мине җинаять кылынган урынга якын да җибәрмәде: “Эшем беткәнче шушында гына көтеп торыгыз”, — дип, кабинетында калдырды.

Участковыйның эш машинасын күрептер инде, урындагы халык, “Радик Алигерович мондамы?” дип, берәм-берәм кабинет ишеген ачып карый башлады. Участок оперуполномоченныен күрер­гә теләүчеләрнең берсе — “Ал роза” кунакханә комплексында кадрлар бүлеге җитәк­чесе Лилия Вәлиева белән мин дә әңгәмә корып алдым.

— Радик Мостафин үз эшен яратып, күңелен биреп башкара, — дип сүз башлады Лилия. — Башлаган эшен азагына кадәр җиткермичә туктамый. Гадел һәм кешелекле, бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмый. Шуңа да, ул бирегә килдеме, барысы аның янына ашыга: кемдер болай — хәл белергә генә кереп чыга, кемдер үзен борчыган мәсьәлә буенча килә. Мин шуны төгәл беләм: аның нәкъ бирегә эшкә тәгаенлә­нүенә бөтен халык шат. Радикны башка участокка күчерә күрмәсеннәр генә, дип торалар...

Лилия чыгып китүгә, мин сәгатькә күз салдым. Көндезге икенче ярты булып килә. Оператив эш дигәне өч сәгатьтән артыкка сузылды. Ниһаять, ишектә, “Озак көттердемме?” дип, Радик Алигер улы үзе дә күренде.

— Эшегез бер дә җиңелгә охшамаган. Нигә бу һөнәрне сайладым икән, дип үкенгән чакларыгыз юкмы? — дип кызыксынам.

— Һич юк, чөнки мин эшемне күңелемне биреп, яратып башкарам. Ә яраткан эш ул беркайчан да авыр булмый.

Юл буе Радик Алигер улы һәм аның тынгысыз хезмәте турында уйланып кайттым. Гадәти тормышта без алар­ның хезмәтенә артык итътибар да биреп бармыйбыз. Ә менә иң авыр вакытта иң беренче аларга йөгерәбез, алардан ярдәм көтәбез. Үзебезнең җилкәгә төшкән авырлыкны алар җилкәсенә салабыз — эзләсеннәр, тапсыннар, ачыкласыннар, тотсыннар, кулга алсыннар, закон бозуны тыйсыннар, дибез. Ә чынлыкта исә тәртип сагында торучы полиция хезмәткәрләре булмаса, җәмгыятьтә ниләр булып бетәрен тәгаен генә күз алдына да китерә алмыйбыз. Авыр һәм тынгысыз эшегездә уңышлар юлдаш булсын, тормышыбызның иминлеген тәэмин итүче полиция хезмәт­кәрләре!
Читайте нас: