Чынлап та, телевидение тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән. Совет галимнәре һәм инженерлары Борис Розинг, Семен Катаев, Александр Константинов, Петр Тимофеев, Павел Шмаков, Америка уйлап табучылары Владимир Зворыкин белән Фило Фарнсуорт, Британия инженеры Алан Кэмпбэлл-Суинтон һәм башкалар узган гасырның 30нчы еллары башында телевидениене гамәлдә куллану рәвешенә китергәннәр. Телевизион трубка белән кинескоп уйлап табудан соң, телевидение әллә никадәр үсеш кичергән. Юлдаш телевидениесе булдырылганнан соң Җир шарының теләсә нинди почмагында да телевизион тапшырулар кабул итү мөмкинлеге ачылган. Русиядә 2009 елдан телевидение санлы форматка күчкән. Интернет-ресурслар хәбәр итүенчә, 2025 елга телевизорлар паркы тулысынча яңартылачак. Алар барысы да турыдан-туры Интернет челтәренә тоташтыру мөмкинлегенә ия булачак.
21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләнә. Бу өлкәдә эшләүче танышларыгыз — операторлар, мөхәррирләр, кино һәм тавыш режиссерлары, алып баручылар, дикторлар булса, котларга онытмагыз!