+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 ноябрь 2016, 02:14

Эчке дөньяң тәртиптә булсын

Русиядә психолог көне 22 ноябрьдә билгеләнә. Бәйрәмне шәхси үсеш тренерлары, психологлар, психология клубларында кат­нашучылар билгели. Тантаналы чараларга укытучылар, студентлар, профильле уку йортла­ры­ның чыгарылыш укучылары кушыла.

Бәйрәмнең максаты – психолог һөнә­ренең дәрәҗәсен күтәрү, белгеч­ләрнең хезмә­тенә рәхмәтле булу, кеше­ләрне психологларга йөрергә җәлеп итү.

Гомере дәвамында кеше башкалар белән аралашканда авырлыклар китереп чыгаручы, рациональ булмаган гамәлләр кылырга мәҗбүр иткән эчке каршылыклар белән очраша. Бәйрәм шушы проблема­ларны хәл итүче кешеләргә багышланган.

Бу көнне корпоратив бәй­рәм­нәр оеш­тырыла. Җитәк­челәр бәйрәм сә­бәпчелә­рен тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтә, грамоталар, диплом­нар тапшыра.

Русиядә психолог көненә 2000 елда Мәскәү дәүләт университеты нигез сала. Сайланган датаның символик мәгънәсе бар – 1994 елның 22 ноябрен­дә Русия психологик җәмгыятенең съезды үтә.

Психологлар, педагог-психологлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, җәмгыять учреждениеләрендә бик кирәк. Алар нәтиҗәле, уңайлы хезмәт һәм тормыш өчен кирәкле сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Читайте нас: