Шуңа да 24-30 ноябрьдә уздырылучы “Театр һәм балалар” Бөтенрусия атналыгы актерларның гына түгел, миллионлаган тамашачыларның да көтеп алган бәйрәменә әйләнә. Атна буе төрле чаралар, фестивальләр оештырыла, яңа спектакльләр тәкъдим ителә.
“Театр” — грек сүзе, тамаша өчен урын, тамаша дигәнне аңлата. Борынгы грек театры барлыкка килгән безнең эрага кадәр V-VI гасырларны “классик чор” дип атыйлар. Ул чорда театрлаштырылган тамашалар дәүләт бәйрәменең иң мөһим чарасы булып тора. Бөтен шәһәр халкы тамашага җыела. Бары тик кияүдәге хатын-кызга комедия карарга рөхсәт ителми. Ә ярлыларга театрга түләп керү өчен дәүләт акча бирә. Борынгы грек театры — Европа театрының башлангычы. Әлегә кадәр театрда шул чордагы архитектура, партер, амфитеатр, яруслар, сәхнә саклана.
Шунысы кызыклы, театр матур бина эчендә генә түгел, урамда, ачык һавада да уйналырга мөмкин. Моңа мисал булып, XVIII гасырдагы Петрушка театры тора. Чынлап та, Петрушка кәмите халык арасында бик популяр була. Мондый театр шарманкачы яки скрипкачыдан, берничә курчактан, курчакчының үзеннән торган. Шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрүче бу уникаль театр 100 ел дәвамында тамашачыларны, бигрәк тә, балаларны сөендергән. Балалар курчак театрлары да нәкъ менә Петрушка кәмитеннән соң барлыкка килә башлаган.
Уфада курчак театры 1932 елда ачыла. Башкортстан дәүләт курчак театры Русиядә беренче милли курчак театры булып тора. Анда урыс һәм башкорт төркемнәре эшли. Театрның төп максаты — балаларда мәдәнияткә һәм әдәбиятка хөрмәт тәрбияләү.
Төрле курчакларны һәм кызыклы спектакльләрне күрергә кечкенә тамашачылар бик теләп йөри.