1935 елда туган авылына кайткач, Әхәткә алтынчы һәм җиденче сыйныфлар өчен имтиханнарны берьюлы тапшырырга рөхсәт итәләр. Шуннан соң ул Уфа театр-художество училищесына кереп, аны да вакытыннан алда тәмамлый.
Тыелган әдәбият белән мавыгуы хакында кемдер тиешле органнарга хәбәр итү аркасында Әхәт янә эзәрлекләүгә эләгә. Әтисенең “халык дошманы”, “кулак” икәнлеген кабат исенә төшерәләр. Ул, ике тапкыр кулга алынып, нахак гаеп тагылганы ачыкланганчы икешәр ай төрмәдә утыра.
Артыннан күзәтеп йөрүләрдән тәмам туйган егет гаепсезлеген исбатлауның иң кыска юлын таба: 1941 елның апрелендә үз теләге белән армиягә китә. Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән ут эчендә була ул: Брест, Гомель, Бобруйск шәһәрләрен саклауда катнаша. Алышларның берсендә командиры сафтан чыккач, Нигъмәтуллин ротаны һөҗүмгә күтәрә һәм дошманны чигенергә мәҗбүр итә. Берничә көннән соң үзе дә авыр җәрәхәт алуы сәбәпле, госпитальгә эләгә. Дәвалангач, күкрәгенә беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены тагып, култык таякларына таянган хәлдә туган ягына кайтып төшә. Үзе белем алган Үтәй мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
1944 елда Әхәт Нигъмәтуллин Казан дәүләт университетына укырга керә. Шунда ук аспирантура тәмамлагач, Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы, татар филологиясе кафедрасы мөдире булып эшли. 1954 елда Уфага килеп, БДУда эшли башлый. 1993 елда конкурс буенча педагогия университеты профессоры итеп сайлана. “Мәктәптә туган әдәбиятны проблемалы өйрәнү” лабораториясенә җитәкчелек итә. Бераздан Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында туган, чит телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә.
Әхәт Нигъмәтуллин Язучылар берлеге әгъзасы иде. Аның ике дистәгә якын китабының бишесе шигырь һәм поэмалардан тора. Шигырьләренә Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Мөдәрис Морзаханов һәм башкалар музыка язды.
Педагог, галим, шагыйрь 94нче яше белән барганда былтыр вафат булды.