+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 ноябрь 2016, 02:00

Мәгълүматлы, димәк, заманга яраклашкан

Бөтендөнья мәгълүмат көне 1994 елдан Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе башлангычы белән уздырыла. 1992 елда бу көнне беренче Халыкара мәгълүматлаштыру форумы узган. Бүген бу көн дөньяның бик күп илләрендә билгеләп үтелә.

Яңа мәгълүмат техно­логияләре, телекоммуникация чаралары кеше тор­мышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Гражданлык җәмгыятен төзү­не, икътисади үсешне, яшәү шартларын дөнья стандартларына якынайтуны тормышыбызның барлык өлкәләренә мәгъ­лүмат технологияләре кертүдән башка күзаллап булмый.

Мәгълүмат кешелек тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнады. XX гасыр уртасыннан социаль алга китеш һәм фән белән техниканың үсеше нәтиҗәсендә мәгълү­мат­ның әһәмияте көчәйде.

2008 елда мәгълүмати җәмгыять үсешенең 2015 елга кадәр стратегиясе кабул ителде, ул Русиядә мәгълүмати җәмгыять үсеше өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының стратегик максатларын һәм эшчәнлек юнәлеш­ләрен билгеләде.

Кеше тормышының күпчелек тармагында интернет-технологияләрне үстерү Русия җәмгыятен мәгълүматлаштыруның мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Элег­рәк башка да килмәгән компьютер, кесә телефоны, Интернет, планшет һ.б.) чынбарлыкка әйлән­де.

Соңгы вакытта психологлар мәгълүмат техно-ло­гияләреннән һәм алынган мәгълүматтан дөрес файдаланмауның, аның сыйфатын һәм күләмен контрольдә тотмауның “мәгълүмат стрессы”на китерүе турында сөйли башлады, бу социаль нәтиҗәләрнең һәм сәла­мәтлеккә бәйле пробле­маларның нигезе була ала.
Читайте нас: