+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 декабрь 2016, 02:00

“Беренче, беренче, мин – икенче...”

Җинаятьчеләрне тоткарлаганда, катлаулы хәлләрдә элемтә гомерләрне саклап кала, уңыш нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә, Эчке эшләр министрлыгында 1949 елның 10 декабрендә элемтә хезмәте оештырыла.

Сугыштан соңгы елларда тормышны яңадан җайга салу гына түгел, җинаять­челек белән көрәшү дә җиңел булмый. Баштагы мәлдә хокук сакчыларының элемтә чаралары да бик гади була. Соңрак Русия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк оператив элемтә узелы оештырыла. Арытаба ул Русия Эчке эшләр министр­лыгының Баш махсус һәм оператив элемтә үзәге дип үзгәртелә. 2004 елдан хезмәт министрлыкның Тыл департаментына керә. Бүген элемтә хезмәте заманның иң алдынгы технологияләре белән җиһазлан­дырылган һәм үз алдына куелган барлык катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.
Читайте нас: