Соңгы елларда кешеләрнең үз хокукларына игьтибары артуга шаһитбыз. Бу, беренче чиратта, халыкның юридик белем дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле.
Хокук яклау өлкәсендә эшчәнлек шактый киң җәелдерелсә дә, көндәлек тормышта хокукларыбыз санга сугылмауга йөзләрчә мисал китерергә мөмкин. Әйтик, кибетләрдә сатып алучыны алдау очраклары күп, атап әйткәндә, куллану вакыты чыккан товар саталар. Страховкалау компаниясендә авариягә очраган машинаны ремонтлауга киткән чыгымнарны тулысынча капламыйлар. Дәваханәдә безгә кирәк табибка язмыйлар. Коммуналь хезмәткә түләү квитанциясендә торак мәйданы дөрес күрсәтелмәгән. Юл-патруль хезмәте инспекторы, юлда туктатып, штраф белән яный.
Әлеге очраклар һәркайсыбызның тормышында булып тора. Бу җәһәттән хокукларыбызны үзебезгә ничек якларга? Закон буенча безгә нәрсә тиешлеген беләбезме?
Сораулар бихисап, һәр очракны аерым тикшерү, мәсьәләнең асылына төшенү таләп ителә. Шуны күздә тотып, гәзит укучылар игътибарын соңгы очракка, ягъни, юл хәрәкәте инспекторы белән очрашканда, автомобиль йөртүче буларак, үз хокукларыбызның үтәлешенә юнәлтергә ниятләдек.
Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, каршылыклы хәл килеп туганда ун кешенең җидесе генә үз хокукларын якларга әзер. Шәхси машина йөртүчеләрнең күпчелеге, үзе хаклы булса да, инспекторга каршы сүз әйтергә кыенсына. Әйе, хокукларыңны яклау җиңелдән түгел, әмма моңа кайчан да булса өйрәнергә кирәк бит.
Автомобиль йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә түгел, граждан буларак, үз хокукларын да белергә тиеш. Моңа өстәп, ул, әлбәттә, инспекторның вәкаләтләре, юл хәрәкәтенә кагылышлы законнар турында да хәбәрдар булырга бурычлы. Гади генә очрак, әйтик, сезне ЮХХДИ инспекторы туктатты, ди. Моңа закон таләбеннән якын килик, чөнки инспекторның автомобильне туктату таләбе хокукый акт санала, ул Русия эчке эшләр министрының 1998 елның 1 июнендәге приказына, Юл-патруль хезмәте эше буенча кулланмага таяна. Транспорт чарасын туктатуга нигез итеп алынган сәбәпләр бу документта ачык күрсәтелгән. Шунысы билгеле: транспорт чарасын кирәк дип табылмаган очракта туктату тыела. Әмма инспектор өчен сәбәп табу берни тормый, моны, әйтик, урланган машинаны эзләү белән аңлатырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, сезгә телдән мөрәҗәгать иткәндә, инспектор үзе белән таныштыру белән бергә, мотлак рәвештә туктатуның сәбәбен дә атарга бурычлы. Әгәр дә инспектор, таләп ителгәнчә, үзенең исемен, фамилиясен атамаса, күкрәккә тага торган билгенең санын, туктату сәбәбен күрсәтмәсә, моны хезмәт тәртибен бозу, дип бәяләргә була.
Инспектор сездән документларыгызны күрсәтүне үтенәчәк. Кулланмага ярашлы, документларны тикшерү стационар постларда гына үткәрелергә тиеш. Юл читендә торган, ЮХХДИ билгесе куелган автомобиль генә мондый рәсми тикшерү посты саналмый. Шуңа да инспекторлар тарафыннан автомобильне җитди сәбәпсез юл читендә туктату юл хәрәкәте законнарын бозу санала.
Сезнең белән аралашуны инспектор мондый очракта гадәти сүзләрдән башлый. Мәсәлән, инспектор Фәлән Фәләнов, билгем фәлән санлы, документларыгызны күрсәтегез, ди. Үзегезнең юридик яктан белемле, һәрхәлдә, “төшеп калганнардан” түгеллегегезне сиздерү максатында, инспектордан турыдан-туры туктатуның сәбәбен сорагыз. Моның һичбер гаебе юк, әмма шунысы мөһим: куелган сорауга инспектор анык җавап бирергә тиеш. Сүз дә юк, ул туктатуның сәбәбен табачак, атап әйткәндә, хәвефсезлек каешы эләктерелмәгән иде, дип расларга маташыр. Монда аның хәйләләшүе күзгә бәрелеп тора, чөнки аның каеш эләктерелгәнне күрмәве көн кебек ачык. Аннары, туктатуның сәбәбе документлар тикшерү өчен икәнлеген белдерде бит инде. Димәк, каеш — шоферга бәйләнү өчен уйлап чыгарылган сәбәп кенә. Хәзер сез үз хокукларыгызны яклау максатында инспекторга каршы һөҗүмгә күчәргә тиеш: “Документлар тикшерү, Русия юл-патруль хезмәте Кулланмасына ярашлы, стационар пунктта гына башкарыла ала. Сез мине туктаткан юл чите андый пост саналмый. Нинди нигездә сез минем хокукларымны бозасыз? Сез үзегез Русия МВДсы приказын үтәмисез, димәк, хезмәт тәртибен бозасыз. Бу хакта мин шикаять язачакмын”.
Әлеге сүзләр инспекторны урынына куячагына шикләнмәскә мөмкин. Шул ук вакытта, кайбер әрсез инспекторлар уңайсыз хәлдән чыгу өчен, туктатуның сәбәбен мин сезгә башта ук әйттем, дип барачак. Әмма сез аңардан акыллырак, чөнки җавап рәвешендә, мин сөйләшүне диктофонга яки телефонга яздырдым, дип әйтегез. Бу очракта инспекторга сезнең белән хушлашудан башка чара калмый.
Үз хокукларын яклаганда автомобиль йөртүченең тынычлыгы, хаклы булуын тоюы зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, шул ук Кулланмада транспорт чараларын юл чатында, тимер юл кичүе янында һәм башка шуның кебек уңайсыз урыннарда туктату катгый тыела. Мондый урында туктатса, инспектор үзе дә юл хәрәкәте законнарын бозучы булып чыга. Аннары, автомобильне туктату бик кыска вакытка билгеләнә, бу турыда Кулланмада ачык итеп язылган. Инспектор протокол төзи башлаганда, төрле сәбәпләр табып, сезне сөйләндерә башлаячак, вакытны сузачак. Моңа каршы инспекторга протоколның хокук бозу ачыклану белән төзелә башланырга тиешлеген әйтегез. “Протокол тутыруның ярты сәгатькә сузылуы сезнең тарафтан закон бозуны аңлата”, дип тә өстәгез.
ЮХХДИ инспекторларының күпчелеге, үз хокуклары белән бергә, үзләренә йөкләтелгән бурычларны да яхшы белә. Сезнең исә үз хокукларыгызны яклаудагы эзмә-эзлеклелек аларда ихтирам уятыр. Әлбәттә, инспектор белән әңгәмә барышында үзегезне илтифатлы тоту да үзара аңлашуга китерәчәк. Шунысы мөһим: әрсезлек белән генә инспекторны җиңеп булмый. Бу өлкәдә алар барыбер тәҗрибәлерәк.
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә. Русия хокукый дәүләт төзү юнәлешендә үзенең тәүге адымнарын ясый. Кешенең хокуклары илебезнең Төп законы – Конституция белән билгеләнгән, ә дәүләт аның гаранты булып тора. Бу җәһәттән дәүләткә ышаныч зур, әмма хокукларны яклауда үзебез дә читтә калмаска тиешбез.