Чәй — безнең милли эчемлек. Әмма ул тәү башлап Кытайда әзерләнгән. Анда сакланган риваятьләргә караганда, бервакыт императорга кайнаган су тәкъдим иткәннәр, шунда аңа берничә яфрак килеп төшкән. Суның төсе карайганны күреп, хезмәтчеләр сагаеп калган. Әмма аларны бу эчемлекнең гаҗәеп хуш исе җәлеп иткән, ул император күңеленә дә хуш килгән. Бу — дөньяда беренче чәй эчү булган.
Чәйнең төп дүрт төре бар — кара, кызыл, яшел һәм ак чәй. Ул — дөнья халыклары судан кала иң күп кулланган эчемлек. Анда углевод, аксым, майлар, кофеин юк.
Бар яклап та файдалы бу эчемлекне татар тарихын өйрәнүче Карл Фукс та урап узмаган. Аның фикеренчә, һәр татар йортында фарфор чынаяклар һәм самавыр булган. Хуҗаны ихтирам иткән кунак дүрт чынаяк чәй эчәргә тиеш булган.
Яңа гына бәбидән котылган хатынга күчтәнәчкә чәй белән шикәр алып килү, яшь кызлар яучыларга күренергә чәй белән чыгу йолалары мөһим булган.
Чәй табыны бүген дә кадерле. “Чәй яны — гаилә җаны”, дип юкка гына әйтмиләр, анда ниләр булганын менә шул табыннан күрергә мөмкин дә инде.
Кызганычка каршы, кунакларга хәзер мәен дә тәкъдим итәбез. Әмма тәмле аштан соң озаклап чәйләп утыру, ашыкмый гына гәп коруга ни җитә!? Сабыйларыбыз безнең табыннарда “шайтан суы” түгел, ә бизәкле чәйнекләрдән путаллы чәшкеләргә коелган хуш исле чәй күреп үссен иде.