“Риэлтор” төшенчәсе СССР заманында булмаса да, эре шәһәрләрдә күчемсез милекне алыштыру хезмәте белән шөгыльләнүче маклерлар бар, әмма алар үз эшен качып-посып дигәндәй башкара иде. Беренче риэлтор фирмалары Русиядә XX гасырның 90нчы елларында барлыкка килә һәм, тиз арада үсеп, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле күбәеп, зур бер тармакка әверелә.
1996 елда Мәскәү шәһәрендәге риэлторларның һөнәри гильдиясе үз бәйрәмнәрен булдыру тәкъдиме белән чыга. Бу вакытта инде илебез икътисадының әлеге тармагында берничә йөз мең кеше хезмәт сала.