Аның урынына Советлар Союзы Герое, Югары Советны җитәкләгән Леонид Брежнев сайлап куелды. Бу вакыйга 1964 елның 14 октябрендә булды.
Дөрес, Никита Хрущев илебезне җитәкләгән унбер ел эчендә халык хуҗалыгын күтәрүдә байтак кына уңай эшләр дә башкарды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә колхоз-совхозларга ярдәм кулы сузды, Америкага барып кукуруз үстерү белән тынышып, аны игү серләрен өйрәнеп кайтты. Илебездә бу культураның чәчүлекләрен булдырды. Документсыз авыл халкын, крестьяннарны паспортлы итте. Әмма, аның, уңай яклары белән беррәттән, кире яклары да байтак булды. Минемчә, шул җитешсез якларын искә алып, “Новодевичье” зиратындагы Никита Хрущевның бюстының ярты битен ак, ярты битен кара граниттан эшләп куйганнар.
Никта Сергеевич ил халкын азык-төлек белән тәэмин итүне көрчеккә илтеп терәгән булса, Леонид Брежнев ул мәсьәләне икенче эш көнендә үк уңай хәл итте. Әлегә кадәр буш утырган кибет киштәләре азык-төлек белән тулы булды. Ил халкы моны шатланып кабул итте, Леонид Брежневка булган ышаныч акланды.
Леонид Ильич КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре булып эшләгәндә XXIII, XXIV съездлар карарлары халык хуҗалыгының барлык өлкәләрен тагы да уңышлырак эшләтү өчен бишьеллык планнар кабул ителде. Бигрәк тә КПССның XXV съезды билгеләгән планнар авыл хуҗалыгы өчен машиналар төзүне, югары уку йортларында, техникумнарда, һөнәрчелек училищеларында кадрлар әзерләүне юлга салып, җиңүләр һәм яңа үрләр яуланды.
Һәр барчабыз Леонид Ильичның абруена тап төшермәс өчен тырышып эшләдек. Бүген беркемнең дә аны хурлап телгә алганы юк, киресенчә, “ул безне коммунизмда яшәтеп алды”, дип искә алабыз. Ул тырышып эшләп, зур уңышка ирешкән илебез халкына хөкүмәтебезнең бүләкләрен тапшырды.
СССР Югары Советы Президиумы рәисе Николай Подгорный Леонид Брежневка ел аралаш диярлек илебезнең иң югары бүләген — “Советлар Союзы Герое” исемен биреп, түшенә Алтын йолдыз тагып кына торды. Дүртенче тапкыр шул югары бүләкне такканда: “Чынлап та бу бүләккә мин лаек дип уйлыйсызмы?” — дигән сүзләрен телевизордан тыңлап утырдым. Ул заманнарда илебезнең югары бүләкләрен намусын югалткан урындагы җитәкчеләр түшләре тулганчы такты. Әлбәттә, бу бүләкләргә авыл хуҗалыгы алдынгылары, нефтьчеләр, шахтерлар, мамык үстерүчеләр, артистлар, укытучылар, язучылар, шагыйрьләр дә лаек булды.
Шушы урында ирексездән халык шагыйре Әнгәм Атнабаевның сүзләре искә төште. Ул, “мин ил бүләкләре таратканда командировкада булып калдым”, дип, бер шигырендә язган иде. Алтмыш яшен тутырып ялга киткәндә “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Марсель Сәлимов, аңа “Хезмәт ветераны” медален тапшырып, “Хәзер бер медалем дә юк дип зарланмассың инде”, дигәч, залда утырган халык аларны алкышларга күмде.
Леонид Брежнев җитәкчелек иткән чорда, сыйфатлары бик яхшы булмаса да, клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары, фермалар төзекләндерелде һәм яңалары төзелде. Авыл хуҗалыгы өчен кирәкле техника һәм инвентарьга да мохтаҗлык булмады. Барысын да үзебезнең завод-фабрикалар эшләп чыгарды. Ул заманда чит илләрдә җитештерелгән югары сыйфатлы әйберләргә кызыкмадык без, исебез дә китмәде. Югыйсә,үзебездә чыгарылган җиңел машиналарыбызның маркалары да бармак белән генә санарлык иде. “Запорожец”, “Москвич”, “Жигули” һәм “Волга”ларны сатып алырга теләүчеләрнең чираты су буе иде. Аларны да башта алдынгы хезмәткәрләргә генә сата иделәр.
Үзебездә җитештерелгән шул техника, белән чәчүлек җирләренең кечкенә кисәген дә калдырмыйча эшкәртеп, басуларда игеннәр гөрләп үсеп утырыр иде. Комбайннар, ургыч машиналар артыннан укучы балалар ашлыкның бөртеген дә әрәм итмәс өчен башак җыя торган булды. Ул вакытларда икмәгебез үзе кадерле, үзе арзан иде. Бер буханка икмәкнең хакы 16-20 тиен генә тора иде. Халык тәртипле иде, олыны — олы, кечене кече итә белдек. Урамда да, клуб-мәктәпләрдә дә тәртип саклау пионер вожатыйлар, комсомол, профсоюз оешмалары җитәкчеләренә йөкләтелгән иде. Урамда тәртип бозып, аракы-сыра эчеп, тәмәке тартып йөрүчеләр бик аз иде. Ул вакытларда “Кеше кешегә дус һәм туган” дигән принципны күз уңында тотып яшәдек.
Бүген чит илләрдә җитештерелгән машиналарда җиләбез, алар теккән киемнәрне киеп йөрибез, җитештергән азык-төлекне ашыйбыз. Шунысы куанычлы: Михаил Горбачев белән Борис Ельцин юкка чыгарган илебезне акрынлап булса да рәткә кертә башладык. Халыкны эшле итеп, уку йортларында яшьләргә бушлай белем биреп, медицинага булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, җитәкчеләребезнең урлашуына, читкә чыгып качуына киртә куелса, илебез тагын да ныграк үсешер иде дигән өметтәмен.
Әйе, халыкны йодрык төеп түгел, ә Леонид Брежнев кебек әдәплелек кылып, эш биреп, яшьләрне укытып, тәртипле булырга өйрәтсәк, киләчәк буын вәкилләре мохтаҗлык кичермичә яшәр дигән фикердә мин.