+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 гыйнвар 2017, 02:00

Җәза бирүче түгел, хокук яклаучы орган

Бүген Русия прокуратурасы 295 еллыгын билгели.“Прокуратура ялган документлар буенча алынган җирне муниципалитетка кире кайтаруга иреште...” “Прокурор тикшерүеннән соң инвалидка кыйммәтле дару бирелгән...” “Прокурор тикшерүеннән соң инвалид баланы укытмаган укытучы законсыз алынган хезмәт хакын кире кайтарган...”

Менә өч гасыр дәвамында прокуратура законнарның үтәлешен контрольдә тота. Ул яшәешебезнең төрле өлкәсендәге хокук бозуларга киртә куя, социаль, башка хезмәтләр эшенә күзәтчелек итә, җитешсез­лекләрне бетерүне таләп итә. Ләкин безнең халык элек-электән прокурорларга бераз шөрләбрәк карарга өйрәнгән. Берәр нәрсә турында төпченеп сораштырган кешеләргә “Прокурор булдыңмы әллә?” дип әйтү дә юктан гына килеп чыкмаган. Прокурор булгач, усал, катгый, бәйләнчек, куркыныч булырга тиеш кебек.

— Соңгы елларда прокуратура халык аңында формалашкан бу образны юкка чыгарырга тырыша. Без — җәза бирүче түгел, ә кешеләрнең хокукын яклаучы орган. Күреп торасыз, бүген прокурорларның хезмәте күпкырлы. Алар судларда дәүләт гаепләүчесе сыйфатында катнашып кына калмый, граж­даннарның хокуклары һәм ирекләре сагында тора, җинаять эзәрлекләве барышын контрольдә тота, коррупциягә каршы законнарны бозуны ачыклый, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы җитди эш алып бара. Шуның белән бергә, безнең хезмәткәрләр эш хакы, торак белән тәэмин итү, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, ветераннар проблемалары һәм тагын бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, — ди республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Мәсәгутова.

Прокурорлар азык-төлек товар­ларына һәм даруларга хакларны, ягулык сыйфатын, учреждение­ләрнең янгын хәвефсезлеген, инвалидлар өчен социаль мохитнең уңайлылыгын һәм аларның түләүсез дарулар белән тәэмин ителешен дә тикшерә.

Былтыр шушы хезмәт ияләре тырышлыгы нәтиҗәсендә җылыту чорында коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең өзеклегенә юл куелмаган, аерым урыннарда фатир өчен арттырып түләтелгән хак яңадан исәпләнелгән, граж­даннардан җыелган түләүләрне тотуда закон бозулар ачыкланган.

— Мәсәлән, прокурор тик­ше­рүеннән соң Нефтекама шәһәрен­дәге “Безнең йорт” идарә итү компаниясе җитәкчесе 10 миллион сумнан артык акчаны туздырган өчен хөкем ителде. Ул зыянны кап­лады. Барлыгы бу өлкәдә прокурорлар башлангычы белән 19 җинаять эше кузгатылды, — ди Гүзәл Габделбарый кызы.

Прокурорлар хезмәт һәм торак законнарын бозуны да катгый контрольгә алган. 560 миллион сум күләмендә хезмәт хакы түләмәгән 300дән артык предприятие һәм оешма ачыкланган. Соңгы ике елда намуссыз эш бирүчеләрдән суд тәр­тибендә 1 миллиард сумнан артык акча түләттерелгән.

Инвалидлар белән ятим балалар — аерым игътибар үзәгендә. Мөм­кинлекләре чикле кешеләрнең җәмәгать урыннарына һәм үз фатир­ларына керү хокуклары якланган. Әйтик, былтыр ике паралимпияче лифт ватылу һәм хезмәтләндерүче компаниянең аны ремонтлаудан баш тартуы нәтиҗәсендә өйләренә керә алмый. Прокурор тикше­рүеннән соң җиһаз төзәтелә.

Ә 700дән артык ятим бала нәкъ прокурорлар катнашлыгыннан соң гына уңайлы торак белән тәэмин ителә. Баймак һәм Краснокама районнарында ятим балаларга тиешле уңайлыклары булган торак алырга прокурорлар ярдәм итә. Югыйсә, алар төзелеш һәм санитар нормалары бозылып төзелгән йортларда яши башлаган булган. Прокурор тикшерүеннән соң төзүче предприятие җитешсезлекләрне төзәткән, эшкә бармак аша караган чиновниклар җәза алган.
— Шунысы куанычлы: прокуратура, прокурор тикшерүе әлеге чиновникларны хаталарын тиз арада төзәтергә мәҗбүр итә, — ди Гүзәл Мәсәгутова.

Илдә бизнес субъектларына ярдәм итү сәясәте үткәрелә, бу шартларда эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү прокуратураның өстенлекле бурычы булып кала. Президентның “бизнесны болгатудан туктагыз” дигән сүзләрен истә тотып, прокуратура хезмәткәрләре 2008 елдан алып 3 меңгә якын законсыз тикшерүләрне үткәрүгә киртә куйган.

Коррупциягә каршы тору — ведомство эшчәнлегенең тагын бер мөһим бурычы. Бу эш кысаларында прокуратура органнары тарафыннан 3700дән артык закон бозу очрагы ачыкланган, 1 меңнән артык законсыз актка протест белде­релгән, прокурор тикшерүләре буенча 47 җинаять эше кузгатылган. Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан 702 коррупцион җинаять, ришвәт алуның 162 факты ачыкланган.

Кайбер дәүләт эшлеклеләре бик кыйммәтле милек сатып ала. Тикшерә башласаң, аларның әлеге милек бәясеннән кимрәк керем алуы ачыклана, ә калган сумма каян алынган, дигән сорауга җавап бирә алмыйлар. Былтыр Туймазы һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә шундый эшләр яңгыраган иде. Намуссыз чиновниклар “ышанычны югалту” сәбәбе белән эштән бушатыла. Ә аларның туганнарына язылган законсыз милекне ил казнасы кеременә әйләндерү буенча эш алып барыла.

— Былтыр республика прокуратурасына гражданнардан 106 мең мөрәҗәгать килде. Бу халыкның безгә ышанычы арту турында сөйли. Республика прокуроры Андрей Назаров шәхсән үзе районнарда 367 гражданны кабул итте, — ди Гүзәл Габделбарый кызы.

Ведомство башлыгы, шулай ук, республикада яңгыраган авыр җинаять эшләре буенча судларда дәүләт гаепләүчесе ролендә чыгыш ясаган. Әйтик, ул Күмертау шәһәрендә биш кешене үтергән Букаев белән Сурковны һәм кечкенә балаларны көчләгән һәм үтергән Валеткинны гомерлеккә төрмәгә яптыруга ирешкән.

Андрей Назаров балалары бул­ган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне тәртипкә салуга һәм гадиләштерүгә юнәлтелгән закон башлангычы белән чыгыш ясый. Ул ана капиталын алу өчен кирәк булган документлар исемлеген үзгәртергә тәкъдим иткән. Аерым алганда, гариза бирүчеләрнең шәхси торак төзелеше объектларына хокукларын раслау тәртибе үзгәргән. Бу башлангыч, Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан хупланып, Дәүләт думасына карауга җибәрелгән. Законны Федераль Җыелыш кабул итеп, Русия Президенты аңа кул куйган. Бүген ул көченә кергән.

Әйе, бүген прокурорларның эше күпкырлы. Бу өлкәдә дә яңалыклар булып кына тора. Әйтик, хәзер прокурорлар җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнми, аларга күбрәк күзәтчелек итү бурычы йөк­ләтелгән. Ләкин аларның төп бурычы — гражданнарның хокукын яклау — еллар дәвамында үзгәрешсез кала.
Читайте нас: