Әлеге принципиальлеге совет чорында аны җитәкчелекнең иң югары баскычына мендерсә, республикада үзаллылык игълан ителгәч, әлеге принципиальлек аның үзенә каршы эшли башлый. Аяныч хәл килеп туа, чөнки ул Ельцинның “Мөстәкыйльлекне йотып алганчы алыгыз” дигән сүзләрен бездәге аерым түрәләрнең “Хватай не глядя!..” дип кабул итүен белә. Эш шунда: республиканың индустриаль куәтен җентекле аңлаган Марат Париса улы “дәүләт ирке” төшенчәсен башкача кабул итә. Югары Советтагы эшчәнлек аның тормыш принципларына каршы килә иде. Шул чордагы авыр кичерешләр аның башын ап-ак иткән, маңгаена тирән эзләр салган.
Үз вакытында аның белән өч сәгаттән артык әңгәмәләшеп утырырга туры килгән иде. Аның тулы канлы тормыш юлы, үткәннәр, кешеләр турында сөйләштек. Узган гасырның 80нче еллары ахырыннан 90нчы еллар башына кадәр ул Башкортстанның иң югары башкарма власть органы – Министрлар Советы Рәисе вазыйфасын башкарды.
Марат Париса улы партия-совет органнарында эшли башлаганда КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Шакиров була. “Аның җитәкчелегендә эшли башлау безнең кебек яшьләр өчен зур тормыш мәктәбе иде, — дип хәтерли ул. — Аның эш стиле бик үзенчәлекле иде. Алда торган бурычларны хәл иткәндә компетентлылык, оешканлык, югары активлык белән аерылып торды. Безне дә шуңа өйрәтте. Катлаулы шартларда хәлне җайга сала белде. Югары җитәкчеләр дә, гади халык та аны ихтирам итте. Шуны аерып әйтәсем килә: аның мәдәниятлелеге күзгә бәрелеп тора иде. Берәүләр аны, урыны белән бик кырыс иде, дип хәтерли. Әйе, андый чаклары да булгандыр. Әмма нинди генә шартларда да аның алдында үз фикереңне белдереп була иде. Һәрхәлдә, үземә карата бернинди дә начар мөнәсәбәт тоймадым. Максатка ирешү өчен ул кешеләрне берләштерә белде”.
Әйткәндәй, 2012 елда “Башкирия на переломе эпох и веков” дип аталган күләмле хезмәт басылып чыкты. Анда Марат Миргазямовның да мәкаләсе бар. Остазы турында ул бик тирән эчтәлекле, фәһемле шундый сүзләр яза: “...Ул тормышта бик тыйнак булды. Башка җитәкчеләрнең эшенә генә түгел, хәтта кием-салымына да таләпчән иде... Ул чорда эшләвем белән чын мәгънәсендә горурланам”.
Башкортстанның социаль икътисадын үстерүгә күп көч салган Марат Миргазямовның тормышы, эшчәнлеге турында матбугатта соңгы елларга кадәр мәгълүмат ифрат аз булды. Хәтта республика энцик-лопедиясендә дә нибары берничә юл. Ни өчен шулай соң? Бу очракта алда әйтеп кителгән “принципиальлек” төшенчәсенә әйләнеп кайтырга кирәктер. Үзенең сәяси кабалага эләгүе хакында сорагач, ул сүзне болай дип башлаган иде:
— БАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлангач, Мортаза Рәхимов янына куштаннар җыела башлады. Башкортстан икътисадының терәге – ягулык-энегетика комплексын хосусыйлаштыру буенча эш җәелдерелде. Министрлар кабинеты, шул исәптән мин, мондый башбаштаклыкка принципиаль рәвештә каршы чыктык.1992 ел мине сәяси аренадан алып ташлауга багышланды. Әллә нинди башка сыймаслык “чаралар” күрә башладылар. Минем җиде буын бабамны тикшерделәр, КГБга миңа карата компромат сорап мөрәҗәгать иттеләр... Югары Совет утырышында Министрлар кабинетын отставкага җибәрү эше җәелдерелде.
Мин РТИ заводында эшли башладым. Гомумән, туксанынчы еллар башында җитештерү предприятиеләренең хәле авыр иде. Ничек кенә булмасын, башка төбәкләр белән моңача өзелгән элемтәләрне яңартуга ирештек. РТИ продукциясе чит илләрдә ихтыяҗ белән файдаланыла башлады. Табышлы эшли башладык, ләкин... Минем үземне генә түгел, гаиләмне дә эзәрлекли башладылар. Хатынымны пенсия яшенә җиткәнче эшеннән алдылар, кызым республикадан чыгып китәргә мәҗбүр булды, улымны алты ел буена эшкә алмадылар. Ә инде 1998 елда, мин Башкортстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтелгәч, заводны төрле яклап камап алдылар, югарыдан кушу буенча ясалма рәвештә банкрот ясадылар. Минем кандидатураны сайлауга үткәрмәделәр. Заводны, фабриканы юкка чыгару, кеше язмышын челпәрәмә китерү ул чор башлыклары өчен берни түгел иде...
...Совет чорында Уфада төрле дәрәҗә җитәкчеләрнең нинди дә булса зур проблемага багышланган партия-хуҗалык активлары үтә иде. Шуларда чыгыш ясаганда Марат Париса улының проблеманы төпле белүе, республиканың нинди төбәгендә кайсы эшнең сүлпәнлеге, кайда нинди ресурслар җитешмәү хакындагы фәһемле чыгышлары сокландыра иде. Аның залдан төрле район-шәһәрләрдән килгән җитәкчеләрнең сорауларына, мәсәлән, кәгазьсез-нисез тулы җавап биргәнлеге истә калган...
Без кайчак, властьта кем утырса да ярамыймыни инде, дибез. Иң мөһиме – предприятие эшләп торсын да хезмәт хаклары түләнсен. Бу — беркатлы фикер. Мәсәлән, республикада егерме елда ике дистәгә якын завод һәм фабрика юкка чыкты. Алар эшләп торганда социаль өлкәгә акмаса да тама иде. Хәзер милекчеләр, чит төбәкләрдән булгач, бары тик табыш алуны гына кайгырта. Соңгы егерме елда Башкортстанның сәнәгать потенциалы нык какшады, аграр тармак бик авырлык белән генә аякка басып килә.
...Тормыш сынауларына биреш-мәде Марат Париса улы. Җәй көне Дим бистәсе базарыннан чыгып килгәндә азык-төлек сумкалары күтәргән төз гәүдәле ветераныбызны очрадым. “Исәнмесез, Марат Парисович!” диюгә уйчанлы күзләре яктырып киткәндәй булды. “Шушы якларда яшисеңмени, матур төбәк бу”, — диде. Ашыга иде. Бәлки, сәяси темага гәп сатып алган булыр идек...
Марат Миргазямов дөньяга үч тотып, үз эченә бикләнеп ята торганнардан түгел. Иҗтимагый эшләрдә актив катнаша, бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Үзенең туган Караидел авылының җәмигъ мәчетенә намазга килүчеләр Аллаһ бинасын төзетүдә катнашканы өчен дә, башка бик күп изге эшләре өчен дә аңа рәхмәт әйтеп дога кылалардыр... Амин, шулайдыр.
Идрис Сәетгалиев.