+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 март 2017, 17:16

Каракларны атканнар!

12 мартта Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының җинаять-җавапка тарттыру системасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели.

Бу дата очраклы сайланмаган. 1879 елның 12 мартында Русия императоры Александр-II төрмә департаменты булдыру турындагы указга кул куя, шул рәвешле, җинаять өчен җәза бирүнең бердәм дәүләт системасы булдырыла башлый. Әмма Русь дәүләтендә урлашу, кеше үтерү, ялган сөйләү, талау кебек җинаятьләр өчен җавапка тарттыру тарихы X-XV гасырларга ук барып тоташа. Ул дәверләрдә каракларны бигрәк тә аямаганнар. Җинаятьтә тотылган угрыны һәркем үтерергә хокуклы булган.
Озак еллар җинаять-җавапка тарттыру системасы Эчке эшләр министрлыгы карамагында булды, дәүләт системасын үзгәртеп корганда ул Юстиция министрлыгына күчерелде. Җаваплы һәм хәвефле системада эшләүчеләр саны илдә 300 мең кешедән артык. 2005 елда “Русиянең җинаять-җавапка тарттыру системасы ветераны” дип аталучы ведомство медале булдырылды.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: