+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 март 2017, 02:00

Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора

Уфа шәһәренең Дим районындагы алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсе республика күләмендә яхшы үрнәк була ала.Сер түгел, узып баручы кыш коммуналь хезмәтләр өчен зур сынау булды. Чамадан тыш күп яуган карны вакытында тазартып өлгермәү юл тыгыннарына, кайбер төбәкләрдә торак пунктларның кыш “тоткынлыгында” калуына китерде. Хәер, Башкортстанда мондый күңелсез хәлләргә чик кую өчен күп көч салынды. Дим районы торак хуҗалыгы идарәсен генә алып карыйк. Идарә уңганнары кышын сынатмаган. Бу хакта аларның эш нәтиҗәләре дә, хезмәтләренең халык тарафыннан югары бәһаләнүе дә сөйли.

– Кар ишеп яуганда да сынатмадык, – диде идарә җитәкчесе Ринат Гарипов. – Трассаны, иркен юлларны тазарту әллә ни авыр түгел. Урамнарда, йортлар арасындагы тар култыкларда, машина кую урыннарында хәл катлаулырак. Аңла­шыла, анда куәтле техника керә алмый. Безнең канат астындагы дүрт торак-файдалану идарәсендә дә аз габаритлы техника булуы мәсьәләне хәл итәргә булышлык итте. Йортлар тирәсендәге кар графикка ярашлы тазартылды. Бу хакта белдерү Уфа шәһәре, Дим районы хакимиятләре, идарә сайтларында ур­наштырылды. Хәзер язгы мәшәкатьләргә әзерлек эшләре бара.

Әйткәндәй, 2016 елның декабреннән 2017 елның мартына кадәр Дим районы уңганнары 4626 кубометр кар төяп, тиешле урынга бушаткан. Урамнарны, юлларны кардан чистартуга техника, 51 урам җыеш­тыручы җәлеп ител­гән. Шул ук вакытта, күңелсез хәл­ләргә чик кую максатында йорт түбәләре кардан, эленеп торган боз сөңгелә­реннән тазартылган. Түбә­ләрнең гомум мәйданы – 250 мең квадрат метр.

Соңгы елларда күпкатлы йортларны төзекләндерүгә игътибар артты. Идарә бу юнәлештә дә нәтиҗәле эшли. Былтыр биредә 100 миллион сумга 38 йорт ремонтланган.

Без Уфаның 2016 елдагы иң яхшы урамында да булдык. Дагыстан урамындагы йорт тирәсендәге әкият дөньясына хәйран калырлык. Дивардан, агачлар арасыннан ябалак карап тора. Агач башында торналар оя кора. Биредә балалар уен мәйданчыгы, зурларга ял урыны да бар.

– Җыештырылган түгел, чүпләмәгән җирдә пөхтә була, – диде Дим районы торак хуҗалыгы идарәсенең 32нче торак-файдалану идарәсе мастеры Надежда Штанько. – Халык, аеруча яшьләр сакчыл булганда гына йортта яшәүчеләр гүзәллеккә соклана алачак. Кышкы чорда ал-ял белми эшләдек. Хәзер юллардагы бозны ватабыз, өелеп тор­ган кар өемнәрен чәчкә­либез. Алда өмәләр көтә.
Читайте нас: