+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 март 2017, 02:00

Күңелләрне уятыр!

Театрларның әле бигрәк тә җанланган чоры. Яз көнендә — “күңелләр гармуннар уйнаганда”, бик-бик ялкаулар гына өйлә­рендә утырып каладыр. Язын туган хисләр­не тәртипкә салу өчен барысын да, әйтик, театрда табып була — сөйгәннәрдә өмет уята, туңган күңелләрне эретә, хисләрне нечкәртә ул... Бөтендөнья театр көне дә шушы вакытта — 27 мартта билгеләнә.

Театр көне 1961 елдан Халыкара театр институтының IX конгрессы карары белән билгеләнә. Уставта билгеләнүенчә, институт эшчәнлеге тынычлыкны һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, дөнья эшлеклеләренең иҗади хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлтелгән.

Театр көне — сәхнә осталарының гына һөнәри бәйрәме түгел. Бу көнне миллионлаган тамашачы да көтеп ала. Ел саен март аенда Мәскәүдә “Алтын битлек” фестивале уза. Чара кысаларында тамашачыга Русиянең төрле шәһәрләреннән иң яхшы спектакльләр күрсәтелә. Марафонның традицион йомгагы — “Алтын битлек” премиясен тапшыру. Профессиональ жюри иң яхшы спектакльләрне, режиссерларны, актерларны билгели.

Театр көне республикада да киң билгеләнә. Иҗат коллективлары котлый да, котлаулар да кабул итә.

Форсаттан файдаланып, театрга бәйләнеше булган һәммә иҗат ияләрен һөнәри бәй­рәмнәре белән котлыйбыз! Сез безнең иң якыннарыбыз, иң матурларыбыз, сәләт­леләребез. Тормышыбызның нуры сез!

Теманың дәвамы — Kiziltan.ru сайтында. Анда сезнең игътибарга Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры Рушат Мөдәрисов белән әңгәмә тәкъдим итәбез!
Читайте нас: