Ул кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте.
Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү юлы белән кабул ителде, ә 25 декабрьдә “Российская газета”да рәсми басылып чыккач, көченә керде.
Бүген төп документның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана. Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русия Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы, хәзер 12 декабрь эш көне дип санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.
Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соңгылары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.
Ил Конституциясе зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең демократик нигезләрен гарантияли торган система барлыкка килде.
2020 елның 17 мартында Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирү чарасын билгеләү турында” Указга кул куйды. Тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнде. “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау тавыш бирүгә чыгарылды. Әмма пандемия аркасында тавыш бирү көне соңрак вакытка күчерелде.
1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирү чарасы узды. Исегезгә төшерәбез: гражданнар тавыш бирү көненә кадәр дә, 25 июньнән башлап тавыш бирә алды. Әйткәндәй, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә республикада 2 миллион 763 мең 98 кеше катнашты, бу тавыш бирү исемлекләренә кертелгән кешеләрнең 90,83 процентын тәшкил итә.
Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыручы ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.
Башкортстанлылар Русия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.