-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 гыйнвар 2021, 11:49

Карсылу Кыш бабайның оныгы түгел икән лә...

Борынгы славян халыклары 30 гыйнварда кышның иң популяр бәйрәмен уздырган.

Борынгы славян халыклары 30 гыйнварда кышның иң популяр бәйрәмен уздырган.

Кыш бабай һәм Карсылу көне – мәҗүси бәйрәм, шуңа күрә аны безнең илдә яшәүчеләрнең күбесе белми. Әмма борынгы Русьтә 30 гыйнварда кышның иң популяр бәйрәмнәренең берсе узган.

Бу көнне славян халыклары көчле Велесның гәүдәләнеше, байлык һәм иминлек символы булган Кыш бабайны данлаган. Моннан тыш, Кыш бабай һәм Карсылу кышның, Яңа ел һәм шушы уңай­дан оештырылган күмәк күңел ачу чаралары атрибутларына әверел­гән.
Без яраткан бабакайның гаилә хәлен беләсезме? Ул бит Мара һәм Кощейның кызы Кар ханби­кәсенә өйләнгән икән. Ә аларның Карсылу исемле кызлары бар.
Бу көннәрдә Кыш бабай һәм Карсылу турында әкиятләр яңара. Кыз бит кешеләр арасыннан гап-гади бер егеткә гашыйк була, көннәр язга авышкач ул котыпка китәргә тиеш булса да, сөйгәне янында кала һәм кояш нурларында эреп, күлләвеккә әверелә. Бәлки шуңа да язгы сулар шундый серледер әле...

Алар дөньяның башка бер илендә дә юк

1999 елда Кыш бабай белән Карсылу Русия гражданлыгын алалар һәм Вологда өлкәсендә Бөек Устюг шәһәрендә яши башлыйлар. Чит илләрдәге Яңа елга кагылышлы әкиятләрдә һәм Раштуа мифоло­гиясендә безнең Карсылу­ның аналогы юк. Аны Маланка белән дә, изге Люция, изге Катерина белән дә, башкалар белән дә чагыштыралар, әмма аларның берсе дә Карсылуга охшамаган. Сүз уңаеннан, чит ил Кыш бабайларының да безнеке белән уртаклыгы юк.

Тарихы – мең елларда

Ерак төньякта, котыпта яшәүче һәм Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр өләшүче Кыш бабай белән Карсылу турында һәркем белә, әмма аларның славян тамырлары шактый тирән һәм күпләргә мәгълүм түгел. Мәҗүси кален­дарьның “Колосы Сварожье” дигән исеме дә бар. Славян халыклары өчен Сварожье – ул йолдызнамә түгәрәге. Сво­рог – ул җиһанның ирләрчә гәүдә­ләнеше. Ә Аллаһ җиһанны бар кылучы, җирдәге барча тереклекне булдыручы, җирне, күкләрне төзүче, шулай ук, Аллаһ гаилә һәм никах сагында торучы да.
Бу календарь буенча Кыш бабай һәм Карсылу көне – ул Кыш алласына, җиргә кар һәм салкын китерүче, шулай ук байлык, үрчем һәм уңыш бүләк итүче илаһи көч бәйрәме.
Кыш бабай – ул Велес алла­сының иң төп чагылышы, төгәлрәк әйткәндә, кышкы нөсхәсе, дип санала. Велесның төп эше – дөньяны хәрәкәткә китерү. Төн көнне алыштыра, кыштан соң яз килә, моңсулык артыннан, һичшиксез, шатлык киләчәк. Әмма бу бер үк төрле әйләнеш түгел, бу тормыш нигезләренә өйрәтүгә кагыла.
Шул рәвешле, кешеләр кыенлыкларга каршы көрәшергә һәм бәхетнең кадерен белергә өйрәнә.
Борынгы славян мифлары буенча, Кыш бабайның хатыны – караңгы җир асты патшалыгы белән идарә итүче Кощей һәм Мараның кызлары Кар ханбикәсе, дидек. Алардан Карсылу туган. Бу мифның тарихы меңәр еллар белән исәпләнә. Аңа ярашлы, без ярат­кан Карсылу Кыш бабайның оныгы була алмый. Без белгән Кар кызы образы Русиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Островский “Снегурочка” пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен языл­ган сценарийлар аша таныла.
2009 елда Русиянең Пенсия фонды Бөек Устюг Кыш бабаена “Әкияти хезмәт ветераны” дигән исем бирергә карар кабул итә. Пенсия фондының Вологда бүлекчәсе җитди рәвештә әкияти геройны бөтен дөнья буенча җигүле атларда бушлай йөрү хокукы биргән таныклык тапшыруга чакыра.
Славян халыкларының бүгенге бәйрәме безгә дә күтәренке рух өстәсен.

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас: